МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
"Җимлекләр бәйгесе" игълан ителде 05.12.2014

Мәктәп укучылары арасында "Җимлекләр бәйгесе" бара. һәр теләүче "Иң матур җимлек", "Иң оригиналь җимлек" номинацияләрендә катнаша ала. Шулай ук иң актив катнашучы класс та билгеләп үтеләчәк. Инде эшләр килә башлады. Укучылар үз иҗат җимешләрен урамда урнашкан ачык күргәзмә галлериясенә урнаштыра. Киләсе атнада җиңүчеләр билгеләнеп һәр укучы үз бүләген алачак!
-
Район вәкилләре катнашында ата-аналар җыелышы узды 03.12.2014

Кичә мәктәп укучылары ата-аналарының гомуми җыелышы булып узды. Әлеге җыелыш формасы икенче ел инде район администрациясе вәкилләре катнашында үтә. Җыелышта район башлыгы урынбасары Шәмсиев Ф.Н, мәгариф идарәсе исеменнән Акъегет урта мәктәбе директоры Саттарова Г.Р., авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Р.С., укытучылар һәм әти-әниләр катнашты. Беренче булып сүзне мәктәп директоры Максумов М.М. алды. Ул җәмәгатьчелек алдындагы доклады (публичный отчет) белән чыгыш ясады. Үзенең чыгышында мәктәпнең уңышлары һәм проблемалары турында сөйләде. Шулай ук балалар бакчасы мөдире Тухватуллина М. үз эшчәнлекләрен яктыртты.
Соңында ата-аналар сорауларына Шәмсиев Ф.Н. үзе җавап бирде.
-
11 классники пишут итоговое сочинение по литературе 03.12.2014

Сегодня учащиеся 11 классов пишут итоговое сочинение по литературе.
-
Әниләр көненә карата кичәләр уза 28.11.2014

Россия Президенты 1998 елда Ана көнен билгеләп үтү турында указына кул куя. Инде менә ничә еллар ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебез халкы Аналар көнен билгеләп уза. Бүген безнең мәктәптә дә әлеге датага багышланган чаралар башланып китте. 5 класс укучылары класс җитәкчеләре Гафиятуллина Ә.Г. белән берлектә кунакка әниләрен дәшкәннәр. Матур концерт номерлары, кызыклы уеннар һәр әнинең күңеленә хуш килде.
-
Муниципаль тур олимпиадалар бара 25.11.2014

Узган атнада Яшел Үзән шәһәре мәктәпләре базаларында муниципаль тур олимпиадалар уза башлады. Безнең укучыларыбыз биология, немец теле һәм математикадан үз көчләрен инде сынап карады. Әлегә нәтиҗәләр билгеле булмаса да, без укучыларыбыз сынатмас, белемнәрен тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алырлар дип ышанып калабыз. Алга таба катнашучыларга уңышлар телибез!
-
Китапханә атналыгына йомгак ясалды 24.11.2014

Һәр дүшәмбе узучы гомуми линейкада дежур классларның чыгышларын тыңларга, төрле яңалыклар белән танышырга, атна дәвамына эш юнәлешләрен алырга мөмкин. Моннан тыш әлеге чарада төрле котлаулар, бүләкләү тантаналары да уза. Шундый тантананың берсе бу линейкада узды. Мәктәп китапханәсе мөдире Гөлшат Шәйхиева булып узган Китапханә атналыгына йомгак ясап, төрле бәйгеләрдә катнашучыларга диплом һәм грамоталар тапшырды.
-
9 лар рус теленнән тест эшләде
22.11.2014
Бүген 9 класс укучылары рус теленнән диагностик тестирование уздылар. Әлеге тест материалларын Казанның мониторинг үзәге тәкъдим итте һәм алар тикшереп бәясен дә куячак. Әлеге тестлаштыру укучыларның чыгарылыш имтиханнарына әзерлек чаралары кысаларында башкарылды.
-
Педагогик киңәшмә узды 21.11.2014

"Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барышында үсеп килүче яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү" дигән исем астында узды чираттагы педкиңәшмә. Киңәшмәдә укытучылар әлеге тема буенча тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Абзалина Г.А. ны тыңладылар, фикер алыштылар. Икенче көн мәсьәләсе буенча аттестация узучы укытучылар иҗади отчет белән чыгыш ясадылар. Башлангыч сыйныф укытучысы Замалиева Ф.Г. шәхси сайты турында мәгълүмат бирде, беренче чирек йомгаклары буенча директор урынбасары Гатиятуллин М.Г. чыгыш ясады.
-
ИТОГОВОЕ СОЧИНЕНИЕ (АПРОБАЦИЯ) в 11 классе 20.11.2014

-
"Парламент дәресе - 2014" 18.11.2014

Бүген мәктәптә "Парламент дәресе" узды. Ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 20 еллыгына багышланды. Әлеге чара Ачасыр авыл җирлеге башлыгы, район советы депутаты Кадыйров Равил Самат улы катнашында узды. Равил Саматович Дәүләт Советының эшчәнлеге, аның башкарган эшләре, бурычлары турында тәфсилләп сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап ала алдылар.












