МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Яңа көч белән укырга керештек! 12.01.2015

Менә озын кышкы яллардан соң 3 нче иң озын чиреккә дә укырга керештек. Иртәнге линейкада да директор үз чыгышында игътибарны нәкъ укуга юнәлтте. Иң нәтиҗәле уку чоры. Бигрәк тә чыгарылыш класс укучылары өчен. Шулай булгач, укуда бары тик тырышлык, үҗәтлек һәм дә уңышлар телисе генә кала!
-
Эшли дә, ял да итә белә безнең коллектив! 11.01.2015

Укучылар Казанда ял итеп кайтса, укытучылар коллективы Яшел Үзәнгә барып кайтты. 10 гыйнварда Ришат Тухватуллин концертына барып, үзебезгә ял оештырдык. Ришатның концертларының гаять тә күп һәм еш булуына гаҗәпсенә идем, шулкадәр йөрүче күп микәнни соң дигән сораулар да килә иде башыма. Программасын үз күзләрем белән күргәч инде аңладым. Бик матур, эчтәлекле, гаҗәеп матур тамаша булды бу. Рәхәтләнеп карадык, үзебезгә рухи көч алдык. Сезгә дә тәгъдим итәм, дусларым!
-
Кышкы каникулларда... 10.01.2015

5-7 класс укучылары кышкы каникулларының бер көнен Казан каласында үткәрде. 8 гыйнвар көнне алар Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрына сәяхәт итеп кайттылар. Беренче Т.Минуллинның "Әйт, әле күбәләк" исемле әсәре буенча куелган спектаклен карадылар, аннан чыршы янында Кыш бабай, Кар кызы белән берлектә яңа ел тамашасында катнаштылар, "Әкият" курчак театры каршындагы боз шәһәрчегендә рәхәтләнеп шудылар,уйнадылар, "Туган авылым" комплексына экскурсия ясадылар. Гомумән алганда, сәяхәт кызыклы узды. Экскурсияне оештырганы өчен, укучыларның әти-әниләре класс җитәкчеләренә олы рәхмәтләрен җиткерә.
-
Каникуллар башланды! 02.01.2015

Менә укучыларның күптән көтеп алган каникуллары да башланып китте. Чыршы бәйрәмнәрен күңелле генә үткәргәннән соң, ярты ел дәвамында алынган билгеләргә куанып, ирешкән уңышларга шатланып, рәхәтләнеп ял итсәгез дә була. Тик телевизор һәм компьютер артында гына утырып түгел, ә саф һавада күбрәк булып, чаңгы һәм чана шуып, сәламәтлекне кайгыртып, 3 чирек өчен көч туплап. Барыгызга да күңелле каникуллар!!!
-
Балмаскарад шәп узды! 29.12.2014

Мәктәптә узучы Балмаскарад авыл халкының яраткан бәйрәмнәреннән берсе. Студентлар да нәкъ шушы көнгә эшләрен җайлап кайту ягын карый. Елдагыча быелгысы бәйрәм дә күтәренке рухта узды. Һәр хәлдә килүчеләрнең бәясе уңай. Сценарийның нигезендә танылган әкият һәм фильмнарыннан сюжетлар ята. Гомумән алганда һәр класс әзерлекле чыгышлар күрсәтте. Мәктәп директоры Максумов М.М. Яңа елга әзерлек буенча дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Җиңүчеләр булып 7 һәм 10 класс укучылары танылды.
-
Чыршы бәйрәмендә 27.12.2014

Менә Яңа еллар да якынлаша. Бүген иртәнге якта 1-6 класс укучылары өчен Чыршы бәйрәме узды. Укучылар үзләренең матур чыгышлары белән әти-әниләрен, килгән кунакларны куандырдылар. Кыш бабай һәм Кар кызына үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Бүләкләр алдылар. Бәйрәм тамашасы бик матур узды.
-
Яңа ел чыршысы куелды 25.12.2014

Бүген Яңа елның иң төп атрибутларының берсе булган чыршы залга куелды. Инде укучылар дәртләнеп аны бизәп тә куйдылар. Чыршы янында беренче репетицияләр дә узды.
-
Мәктәп алдында кар сыннары үсеп чыкты 24.12.2014

Укучылар тырышып Яңа елга әзерләнә. Класслар бизәлгән, мәктәп фасадында аллы-гөлле утлар яна һәм менә кар сыннары да инде кунакларны каршы алырга әзер. Көннәрнең җылы торуыннан файдаланып кар скульптураларын инде ясап куйган идек. Һәм менә кичә көн бераз суыткач, персонажларыбыз матур киемнәргә киенделәр. Укучылар аларны буяу эшен тәмамладылар. Ничек булгандыр, бәясен сез бирегез!
-
Президент "IT-Чемпион" җиңүчеләрен котлады 23.12.2014

Бүген Казанда "IT-Чемпион" конкурсы җиңүчеләрен котладылар. Әлеге мәртәбәле чарада 11 класс укучысы Шигабутдинов Алмаз катнашты. Ул безнең районның өч җиңүчесе арасында. Республикабызның төрле районнарыннан килгән укучыларны министрлар һәм Президентыбыз Рөстәм Минниханов сәламләде, үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр. Алмаз исә ноутбук белән бүләкләнде. Котлыйбыз, Алмаз сине! Афәрин!
-
Әлфинә татар әдәбиятыннан олимпиадада призер!
23.12.2014
8 класс укучысы Кашапова Әлфинә татар әдәбиятыннан муниципаль тур олимпиадада призер булды. Әлфинәне һәм укытучысы Гатиятуллин М.Г. ны чын күңелебездән зур уңышлары белән котлыйбыз! Алга таба да безнең шундый күңелле яңалыклар белән куандырып торыгыз.












