МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
11 класс укучылары математикадан БДИ форматында тестлаштыру уздылар 10.02.2015

Тиздән Дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыру көннәре дә килеп җитәчәк. Шушы уңайдан, мәктәбебездә 11 һәм 9 класс укучыларның ни дәрәҗәдә әзерлекләрен тикшерү максатыннан, мәктәп директорының махсус боерыгы нигезендә, математика, рус теле, татар теле фәннәреннән БДИ һәм ТДИ форматында тестлаштыру башланып китте. Тестлаштыру ДЙА шартларына мөмкин кадәр якын китереп, камералар белән үткәрелә. Бүген 11 класслар математикадан профиль баскычындагы биремнәрне эшләделәр. Иртәгә 9 класс укучылары математикадан шундый ук форматта тестлаштыру узачаклар. Соңыннан барлык нәтиҗәләр дә тикшерелеп, анлизланачак һәм әзерлек вакытнда нәрсәләргә иътибар итәргә кирәклеге ачыкланып, шул юнәлештә эш юнәлешләре билгеләнәчәк. Укучыларга уңышлар телибез!
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 10.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата мәктәптә күп төрле чаралар үткәрелә башлады: классларда очрашулар, класс сәгатьләре, стендлар яңарту. Менә бүген дә класс сәгатьләре вакытында, шушы дата уңаеннан, төрле темаларга сөйләшүләр үткәрделәр. 6-9 класс укучылары сугыш темасына презентацияләр ясап килгән иделәр. Аларны классташларына тәкъдим иттеләр.
-
Бүләкләр алу ничек күңелле! 09.02.2015

Атна дәвамында рус теле һәм әдәбияты укытучылары укучылар өчен файдалы, кызыклы булган бик күп төрле чаралар үткәрделәр. Укучылар атналык дәвамында үзләрен төрле яктан сынап карадылар, кыскасы мәктәп гөрләп торды. Һәр эшләгән эшнең нәтиҗәсе булган кебек, шушы чараларда актив катнашып җиңү яулаган яки катнашкан укучыларга рус теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан грамоталар, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Барлык укучылар да канәгать калдылар. Шушы атналыкны тиешле югарылыкта үткәргән Гафиятуллина А.А. җитәкчелегендәге укытучыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Калган атналыклар да шушындый югары дәрәҗәдә үтәр дигән ышанычта калабыз. Мәктәп администрациясе сезгә үзенең рәхмәтен белдерә.
-
Мәктәп беренчелегенә волейбол ярышы булып узды. 06.02.2015

Февраль ае мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык булып тора. Шушы уңайдан, мәктәптә көн саен диярлек, төрле чаралар, спорт ярышлары үткәрелә. Бүген менә мәктәп беренчелегенә волейбол ярышы булып узды. 8-11 класс укучыларының барысы да ике командага бүленеп үзара көч сынаштылар. Бер команданың да сынатасы килмәде. Алда булачак ярышларда да укучыларыбыз сынатмаслар дигән ышанычта калабыз.
-
Итоги Недели русского языка и литературы 02.02.2015

С 26 - го января по 1 - ое февраля в нашей школе проводилась Неделя русского языка и литературы. Название недели "Мы любим русский язык и литературу". Учителя-словесники провели внеклассные занятия совместно с детьми, любящими литературу и язык.
В ходе недели учащиеся выразительно читали стихотворения известных русских поэтов, подготовили творческие работы к литературным произведениям, инсценировали сказки, защищали свои научно-исследовательские проекты по разным направлениям, готовили стенгазеты.
Все ребята ответственно отнеслись к подготовке всех мероприятий. Победители были награждены ценными призами.
-
Педсовет утырышы узды 02.02.2015

-
День творчества 31.01.2015

В кабинете русского языка и литературы организована выставка поделок и рисунков учащихся к любимым литературным произведениям.
-
"Незнайкин список сказочных книг" 30.01.2015

Так называлась викторина, проведенная учителем русского языка и литературы А.А.Гафиятуллиной для учащихся 5-8 классов. Особенно отличились учащиеся Сайфутдинова Р., Яруллина И., Гибадуллина Г. (5 кл), Сайфутдинова А.(7 кл), Гафиятуллина И. (8 кл). Молодцы, ребята!
-
Студентлар белән очрашу 30.01.2015

Һәр елны гыйнвар ае ахырында мәктәпне тәмамлап инде югары уку йортларында белем алучы укучыларыбыз белән очрашу традициягә кергән. Менә быелгысы да гөрләп узып китте. Бу очрашу бик тә күңелле, матур узды. Студентлар да күбәүләп килгән иде. Алар исә үзләренең уку йортлары турында сөйләделәр, мәктәп укучыларының сорауларына җаваплар бирделәр, уеннарда катнаштылар. Мәдәният университетының театр һәм кино бүлегендә укучы Гыйбадуллин Илфат катнашучыларны әледән-әле көлдереп, күңелләрен күреп кенә торды, аның катнашуы да ямь өстенә ямь өстәде дисәм ялгыш булмас. Барлык студентларга укуларында уңышлар, мәктәп белән араларны суытмауларын теләп соң гына таралыштык. Кичәне оештыручы 11 класс укучыларына һәм класс җитәкчеләре Шайхуллин Р.Г. зур рәхмәт.
-
"В мире поэзии" 30.01.2015

Для учащихся 5-8 классов учитель Гафиятуллина провела вечер поэзии "Живая классика". Каждый прочитал свое любимое стихотворение русских поэтов. Выступление оценивали члени жюри из числа старшеклассников.












