МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Спорт ярышларында җиңүчеләрне бүләкләделәр 02.03.2015

Мәктәптә хәрби-патриотик айлык узды. Бүген гомуми мәктәп линейкасында әлеге айлык кысаларында уздырылган спорт ярышларына нәтиҗәләр ясалды. Физик тәрбия фәне укытучысы Шайхуллин Р.Г. чаңгы ярышларында җиңүче һәм призерларга, волейбол буенча мәктәп беренчелегендә җиңү яулаган командаларга мактау грамоталары тапшырды.
-
Аҗаган - 2015 28.02.2015

Бүген, мәктәптә укучыларның көтеп алынган "Аҗаган - 2015" хәрби-патриотик спорт ярышы узды. 1-8 класс укучылары строй белән йөрүдә, сугыш темасына багышланган җыр җырлауда, яшерелгән флагны эзләүдә, вакыттка учак ягып чәй кайнатуда, мылтыкны җыю һәм аннан атуда, һәм башка бик күп төрле кызыклы ярышларда көч сынаштылар. Нәтиҗәдә 1 урын - 8 класс командасы, 2 урын - 5 һәм 6 класс командалары, 3 урын - 7 класс командалары алды. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.
-
"Жуковские чтения"
27.02.2015
Ученица 6 - го класса Пустынникова Анастасия приняла участие в ежегодных Жуковских чтениях, которая проходила в МБОУ "Лицей №9" г.Зеленодольска . Все участники старались показать свои таланты. Традиционно конкурс завершился вручением грамот. Анастасия получила грамоту в номинации "Авторские стихи" ( учитель Кабирова Г.Р.). Поздравляем!
-
Беренче коймак төерле булмады яки узган милли көрәш турниры турында 24.02.2015

Шимбә көнне мәктәбебездә беренче тапкыр татар-башкорт көрәше буенча турнир булып узды. Ул Җиңүнең 70 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде. Соңгы араларда Норлат зонасы авылларында көрәш ярышлары еш узуга карамастан, бездә узганы да шактый оешкан дәрәҗәдә, зур кунаклар катнашында узды. Катнашучыларга килгәндә алар Урысбага, Күгәй, Татар Танае, Мулла Иле авылларыннан, Яшел Үзән шәһәреннән, Казанның Мәскәү һәм Авиатөзелеш районнарыннан барлыгы 60 лап көрәшче иде. Һәм әлбәттә инде үзебезнең көрәшчеләребез. Кунакларга килгәндә, алар, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев, "Ангам" ширкәте җитәкчесе Әнвәр Минуллин, ТР Агрохимия үзәге директоры Әнәс Локманов, төрле елларда батыр калган сабантуе батырлары, сугыш ветераны Борһан абый һәм башка чакырылган кунаклар.
Барлыгы 14 комплект медаль уйнатылды. Һәр үлчәү авырлыгында җиңгән һәм призлы урынга ия булган көрәшчеләр диплом, медаль һәм акчалата бүләк белән бүләкләнделәр. Ә абсолют батырга дип әзерләнгән тәкә исә Казан шәһәренә китте.
-
Көрәшчеләребез сынаттырмады 24.02.2015

Инде хәзер үзебез көрәшчеләргә дә тукталып китик. Ачасыр мәктәбе базасында көрәш түгәрәге икенче ел эшли. Аны спорт мастеры, авылдашыбыз Гомәр Хәйруллин оештырды. Булып узган көрәш турнирында безнең мәктәп данын 8 егет яклап чыкты. Һәм нәтиҗәләр дә куанырлык булды. Ике укучыбыз 1 урынга чыкты ( Габидуллин Р., Замалиев Б.), калган 6 егетебез Гафиятуллин Р., Ахметшин И., Ахметшин И. (абыйлы энеле), Гайнуллин Н., Яруллин Н., Замалиев Р. ) призлы урыннарга лаек булдылар. Афәрин, егетләр!
-
Милли көрәш турнирына чакырабыз! 19.02.2015

21 февраль , шимбә көн, Ачасыр мәктәбе базасында татар-башкорт көрәше буенча турнир уза. Әлеге спорт бәйрәмендә 1997-1998 һәм 2000-2002 нче елларда туган үсмер егетләр катнаша ала. Рәхим итегез!
-
Чыгарылыш класс укучыларында сынау имтиханнары дәвам итә 18.02.2015

Чыгарылыш сыйныф укучылары сынау имтиханнарын тапшыруны дәвам итәләр. Бу атнада исә алар рус теленнән көчләрен сынадылар. Үз белемнәренә таянып, видеокамера астында башкарды алар бу эшне. Тикшергәннән соң нәтиҗәләр укучыларның белемнәре ни дәрәҗәдә булуларын күрсәтер инде!
-
Гомуми линейкада котлаулар күп булды 16.02.2015

Мәктәпкүләмендә узган гомуми линейкада бүген тәбрикләүләр күп булды. Узган атнада укучылар шактый гына бәйге-ярышларда катнашып призлы урыннар алдылар. Строевой смотрда - 1 урын, Урысбагада узган милли көрәш ярышында 8 класс укучысы Гафиятуллин Радис - 1 урын, "Иҗади гаилә" бәйгесендә - 2 һәм 3 урыннар. Мәктәп директоры аларны котлап грамота һәм дипломнар тапшырды. Афәрин, дуслар!
-
Иҗади гаиләләр бәйгесендә 14.02.2015

Бүген Яшел Үзәннең Балалар иҗат үзәгендә "Иҗади гаилә" бәйгесе узды. Анда безнең мәктәп даннын 5 класстан Габидуллиналар гаиләсе, 6 класстан Абзалиннар гаиләсе яклады. Катнашучылар саны шактый күп булуга карамастан безнекеләр сынатмады. "Вокал" номинациясендә Габидуллиналар 2 урынга, "Инструменталь жанр" номинациясендә Абзалиннар гаиләсе 3 дәрәҗәдәге дипломга лаек булдылар. Афәрин!
-
Иҗади гаиләләр бәйгесендә - 2 14.02.2015

"Иҗади гаилә" бәйгесендә 2 дәрәҗәдәге дипломга лаек булган 5 класстан Габидуллина Гөлүсәне һәм әнисе Гөлсинәне котлыйбыз!












