Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Бүген һәм һәрвакыт 28.02.2025

Пушкин картасы” проекты – яшүсмерләр һәм яшьләр өчен мәдәни чараларны бушлай карау мөмкинлеген бирүче дәүләт программасы. Ул нигездә – виртуаль карта.
Гимназиябез укучылары “Пушкин картасы” ярдәмендә төрле чараларга йөриләр.
28 нче февраль көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры гимназиябез сәхнәсендә чыгыш ясады. Укучылар “Бүген һәм һәрвакыт” исеме концерт карадылар.
Концерт Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оешуга 91 ел тулуга багышлана.
-
Парламент дәресләре 26.02.2025

Гимназиябездә Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» дип аталган парламент дәресләре узды.
Дәрестә Ватанга хезмәт итү турында фикер алыштылар. Укучылар Бөек Ватан сугышының тарихи вакыйгалары, геройларның батырлыклары турында сөйләделәр.
Парламент дәресе – Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Мәгарифне үстерү институтының укучыларның сәяси-хокукый культурасын һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә торган уртак проекты. 2025 елда Татарстанда парламент дәресе инде унҗиденче тапкыр оештырыла. Быел «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» дип аталган парламент дәресе республиканың барлык мәктәпләрендә 17-28 февраль көннәрендә уза.
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 24.02.2025

Бүген, 24 нче февраль көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес Ватаныбыз Татапрстан турында иде һәм «Кече Ватаныбыз» дип аталды.
-
Аҗаган 24.02.2025

Бүген гимназиябездә “Аҗаган” хәрби-патриотик уены узды.
Чарада 1-11 сыйныф укучылары арасыннан төрле командалар катнашты.
Аҗаган-башлангыч хәрби әзерлек буенча шәхси күнекмәләрне тормышка ашыруда, сугышчан хәрәкәтләрне имитацияләүдә, хәрби-патриотик һәм спорт эшен камилләштерүдә хис-кичерешләр бирә торган хәрби-спорт бәйрәме
Уен барышында командалар төрле хәрби-гамәли спорт төрләрендә уен элементлары белән ярышалар.
-
Өмет 21.02.2025

Бүген Халыкара туган телләр көне. Шул уңайдан “Җиңү варыйслары” командасы, туган (татар) теле укытучысы Элмира Рөстәмовна белән берлектә “Өмет” исемле шигырь тәкъдим иттеләр. Бу шигырь гомер буе әтисен сугыштан көтеп яшәгән әби турында.
-
Туган тел көне
21.02.2025
Бүген гимназиябездә Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм концерты узды.
Укучылар туган телгә багышлар эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар җырладылар.
Бәйрәм Г.Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
21нче февраль – Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан – ел үзенең даирәсен киңәйтә бара, мәктәпләрдә әлеге уңайдан төрле чаралар уздырыла.
#1татаргимназиясе
#МБОУтатарскаягимназия1имГТукая
#Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства#НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #памятиВоиновНД #ДеньРодногоЯзыка -
80 игелекле эш 20.02.2025

Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «80 игелекле эш»акциясе дәвам итә.
Акция барышында укучылар, 80 көн дәвамында, 9 майга кадәр һәр көнне изге эшләр башкарачаклар.
Гимназиябезнең “Җиңү Варислары” командасы әти-әниләр белән берлектә гаилә архивларын өйрәнделәр, сугыш ветераннары турында фото һәм мәгълүмати материаллар тупладылар. “Үлемсез полк” өчен портретлар ясдылар.
-
Хәрби техника макетлары күргәзмәсе 20.02.2025

Бүген Ватанны саклаучылар көненә багышланган хәрби техника макетлары күргәзмәсе узды. Укучылар гади материаллардан бик матур эшләр ясап алып килделәр.
-
Ватанны саклаучылар көненә стена газеталары 20.02.2025

Укучылар арасында Ватанны саклаучылар көненә стена газеталары, плакатлар һәм рәсем бәйгеләре игълан ителгән иде.
Бүген әлеге эшләрдән күргәзмә оештырылды.
Укучылар эшләрендә бу бәйрәмнең әһәмиятен, тарихын, эчтәлеген чагылдырдылар.
-
Ягез әле, егетләр! 20.02.2025

Бүген гимназиябез спорт залында, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, “Ягез әле, егетләр!” бәйгесе узды. Чарада 5-8 сыйныфлар катнашты.
Һәр сыйныф 5 егеттән торган команда төзеде һәм үзара көч сынашты.
Укучы егетләр хәрби тема буенча белемнәрен сынадылар, өлгер, җитез икәнлекләрен күрсәттеләр.
23 нче февраль көнне илебез төп бәйрәмнәрнең берсе - Ватанны саклаучылар көнен билгелҽп үтә.
Бәйрәм әле СССРда барлыкка килгән, ул вакытта ел саен 23 февральдә бөтенхалык бәйрәме - "Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флоты көне"буларак билгеләп үтелә. СССР таркалганнан соң, бәйрәмне, элеккегечә, БДБның кайбер илләрендә билгеләп үтәләр.













