Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
“ALGA РИТМ” республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе 21.03.2025

Бүген гимназиябезнең 8 нче сыйныф укучылары Билалова Даяна һәм Минһаҗева Дәлия “ALGA РИТМ” республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә 3 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булдылар.
Укучы кызларыбызны котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
-
“Илһам” яшь язучылар бәйгесе 20.03.2025

20 нче март көнне “Илһам” яшь язучылар бәйгесенең 2 нче этабы узды. 9 нчы А сыйныфы укучысы Яруллин Рәмзил “Яшь прозаик” номинациясендә уңышлы чыгыш ясады.
Укучы егетебезгә иҗади уңышлар телибез!
-
Иминлек тәгәрмәче 18.03.2025

18 нче март көнне Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Иминлек тәгәрмәче» район конкурсында гимназиябез укучылары да катнаштылар. Көне буена сузылган ярышларда яшь инспекторлар велосипедта фигуралы йөрү буенча осталыкларын күрсәтсә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләре һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча имтихан тоттылар.
Чара балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү, балалар һәм яшүсмерләр арасында куркынычсызлык кагыйдәләрен пропагандалау, балалар һәм яшүсмерләрне яшь инспекторлар отрядларына җәлеп итү максатыннан чыгып оештырыла.
Гимназиябез командасы бәйгедә лауреат, ә иҗади бәйгедә Кәримова Азалия 4 урынга лаек булды.
Укучыларны һәм аларның җитәкчеләрен котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
Россия мәктәпләрендә кинодәресләр 18.03.2025

Илебездә “Россия мәктәпләрендә кинодәресләр” исемле проект башланып китте.
Һәр ай укучыларда тәрбияви темаларга кинофильмнар күрсәтелә.
Бу айда башлангыч сыйныфлар «Экзамен» (аккуратность) исемле фильм карадылар.
Соңыннан бергәләп фильм эчтәлеге буенча фикер алыштылар.
-
Кырым турында сөйләшүләр 18.03.2025

Бүген гимназиядә “Кырым турында сөйләшүләр” исемле интеллектуаль уен үткәрелде. Укучылар төрле категорияләрдәге сорауларга җавап бирделәр, белемнәрен сынадылар.
Бүген илебездә Кырымның Россиягә кушылу көне билгеләп үтелә.
Кырым Республикасы территориясендә бу көн 2015 елның 3 мартында кабул ителгән республика законы нигезендә бәйрәм һәм ял көне булып санала. Нәкъ менә шул көнне 2014 елда Кырым рәсми рәвештә Россия Федерациясе составына керде. -
Радиоэфир узды 17.03.2025

Бүген гимназиябездә, традицион рәвештә, радиоэфир узды. Тапшыру барышында үткән атна яңалыклары яңгырады, яңа атнада узасы чаралар тәртибе искәртелде. Шулай ук истәлекле даталар турында да мәгълүматлар яңгырады.
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 17.03.2025

Бүген, 17 нче март көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес ил тарихына карата хөрмәт һәм кызыксыну, “Артек” халыкара балалар үзәге, Кырым һәм Севастополь турында иде һәм «Россия Федерациясендә Кырым һәм Севастопольнең Россия белән кушылу көне» дип аталды.
-
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган сыйныф сәгатьләре 14.03.2025

14 нче март көнне гимназиядә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган сыйныф сәгатьләре узды.
Укучылар Җиңү көне, Бөек Ватан сугышы турында мәгълүматлар тыңладылар, фикер алыштылар.
-
А.С.Тайсин исемендәге XIV Төбәкара фәнни-гамәли конференция 14.03.2025

Бүген гимназиябезнең 8 нче сыйныф укучылары Билалова Даяна һәм Минһаҗева Дәлия А.С.Тайсин исемендәге XIV Төбәкара фәнни-гамәли конференциядә 2 нче урын яуладылар.
Укучы кызларыбызны котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
-
Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г.Тукай мәңгелек 13.03.2025

Бүген укучыларыбыз “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г.Тукай мәңгелек” дип исемләнгән шәһәр бәйгесенең район турында катнаштылар.
Алар үзләре язган шигырьләр һәм Г.Тукайның әсәрләрен тәкъдим иттеләр.













