Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Әти,әни һәм мин – спорт сөюче гаилә 25.01.2025

Бүген гимназиябездә “Әти,әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” исемле бәйсе узды.
Чарада 1-4 сыйныфлардан актив гаиләләр катнашты.
Мондый бәйгеләр, гаиләләрне берләштерә, ата-аналар һәм мәктәп арасында ышанычлы, дустанә мөнәсабәтләр булдырырга ярдәм итә.
Ярыш бик күңелле үтте. Анда 4 гаилә катнашты. Балалар белән әти-әниләр төрле каршылыклар аша узды, ярышларда бирешмәскә тырышты. Ярыш бик кызу һәм мавыктыргыч узды.
Нәтиҗәдә, беренче урынны 2"Б" сыйныфында укучы Мөбәрәкҗанова Сәидә гаиләсе яулады.
Икенче урынга 3”А” сыйныфында белем алучы Сафин Егор һәм 3”Б” сыйныфында укучы Хузин Булат гаиләләре лаек булды.
Өченче урынны 2”А” сыйныфында укучы Кәримова Тәнзилә гаиләсе яулады.
-
Бергә һөнәр сайлыйбыз 24.01.2025

Бүген 9 нчы сыйныфларда, Студентлар көне кысаларында, “Бергә һөнәр сайлыйбыз” темасына дебаты узды. Укучылар ике төркемгә бүленеп, һөнәр сайлау буенча үз фикерләрен дәлилләр китереп расладылар.
Укучыларга бу чара киләчәктә ярдәм итәр дигән теләктә калабыз.
-
Халыкара интернетсыз яшәү көне 24.01.2025

26 гыйнвар - Халыкара интернетсыз яшәү көне.
Интернетсыз яшәү көне ел саен гыйнварның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бөтен дөньяда, бер генә көнгә булса да, интернеттан, социаль челтәрләрдән баш тартып торырга өндиләр. Ягъни без бер генә көн булса да смартфон, телефон, ноутбукларсыз яшәп алырга тиеш булабыз.
Әлеге тәкъдим белән беренче булып 2000 елда Британиянең социаль ачышлар институты чыккан. 20 ел эчендә интернет кулланучылар саны 5 тапкыр арткан! Һәм шул ук вакытта «инфомания», «социаль йомылу» кебек авыру төрләре дә барлыкка килгән.
Шул уңайдан Алдынгылар Советының “Сәламәт яшәү рәвеше” юнәлеше радиоэфир үткәрделәр. Кызыклы уеннар туплап, стена газетасы чыгардылар.
Гимназия китапханәсе кызыклы китаплардан торган күргәзмә эшләде.
-
Пионербол уены дәвам итә 24.01.2025

Пионербол турниры дәвам итә.
25 нче гыйнвар көнне уен 6а һәм 6б сыйныфлары арасында узды. Бәйге нәтиҗәләре буенча 6б сыйныфы җиңү яулады.
Җанатарлар плакатлар ярдәмендә көч биреп тордылар. Уен бик көчле узды.
Турнир гыйнвар ахырына кадәр дәвам итәчәк.
-
Пионербол турниры дәвам итә 23.01.2025

Пионербол турниры дәвам итә.
Бүген уен 5б һәм 5в, 7б һәм 7в сыйныфлары арасында узды. Бәйге нәтиҗәләре буенча 5в һәм 7в сыйныфлары җиңү яуладылар.
Җанатарлар плакатлар ярдәмендә көч биреп тордылар.
Турнир гыйнвар ахырына кадәр дәвам итәчәк.
-
Алдынгылар советы 23.01.2025

23 нче гыйнвар көнне гимназиябездә Алдынгылар советының төрле юнәлешләре җыелышлар уздырдылар. Чарада узачак бәйгеләр, уеннар, кызыклы акцияләр турында фикер алыштылар.
“Ватанпәрвәрлек һәм тарих”, “Сәламәт яшәү рәвеше”, “Мәгариф һәм белем” юнәлешләре алдагы атналарга эш планы төзеделәр.
-
Пионербол ярышы уза 22.01.2025

Гимназиябездә Алдынгылар советы үз эшен дәвам итә. “Спорт” юнәлеше, физкультура укытучылары белән берлектә, пионербол турнирын башлап җибәрделәр.
Бүген 5а һәм 5б, 7а һәм 7б сыйныфлары үзара көч сынаштылар. Беренче турда 5а һәм 7б сыйныфлары җиңү яулады.
Турнир гыйнвар ахырына кадәр дәвам итәчәк.
-
Юл йөрү кагыйдәләре 21.01.2025

21 нче гыйнвар көнне гимназиябезгә инспектор Зөлфия Вагыйзовна килде һәм башлангыч сыйныф укучыларын юл йөрү кагыйдәләре белән таныштырды. Нәни укучыларга брошюралар тапшырды.
-
Студентлар көне
20.01.2025
Бүген, 20 нче гыйнвар көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес студент еллары, бәйрәм тарихы турында иде һәм «Студентлар көне» дип аталды.
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 13.01.2025

Бүген, 13 нче гыйнвар көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес Россиядә беренче басмалар тарихы, мәгълүмати культура турында иде һәм «Россия басмасы көне» дип аталды.













