Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
Спортчыларыбызга уңышлар телибез!
11.02.2013
Район укытучылар спартакиадасында призлы урыннар яулаган 4 укытучыбыз: Гарипова А.Р.(шахмат, 1 ур.;), Гатиятов Р.Р.турникта тартылу-1ур.;), Фаваризова Р.Т.(шорт-трек, 2ур.;), Гибадуллина Р.Х.(шорт-трек-3ур.;) район җыелма командасы составына кертелделәр. Алар бүгенге көндә республика ярышларына әзерләнәләр. Укытучыларыбызга уңышлар телибез.
-
Республика конкурсында 11.02.2013
10 февраль көнне "Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе" үткәрүендә 11 класс укучысы Фазылова Флүзә (җитәкчесе Хабирзянова Р.И.) җәмгыять белеме олипиадасыннан 1 турны үтеп, 2 турда "Икътисади проектны" яклап, сертификатка һәм 3 урынлы дипломга лаек булды. -
"Лыжня России-2013" 09.02.2013
9 февраль көнне дәресләрдән соң "Лыжня России-2013" Шекше урта мәктәбендә старт алды. Анда 85 укучы, 24 укытучы һәм хезмәткәрләр катнашты. -
Мәктәп музеенда 07.02.2013
7 февраль көнне "Хәрби-патриотик айлык" планы нигезендә 6, 8 класс укучылары класс җитәкчеләре Галиева М.Р., Хабирзянова Р.И.белән мәктәп музеенда булдылар. Музей җитәкчесе Зайнагиева З.Ф. аларны "Алар Ватан сагында" дигән стенд белән таныштырды. 66 елдан соң ордены туган нигезенә әйләнеп кайткан солдат Кәримулла Галимуллин турында сөйләде. -
Без- җиңүче! 07.02.2013
4,5, 6 февраль көннәрендә үткән мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасында мәктәбебез спортчылары актив катнашып, зур уңышларга ирештеләр. Менә алар:Шорт-трек: Фаваризова Р.Т. - 2 урын, Гибадуллина Р.Х. - 3 урын; Ханнанов Р.Ф.- 7 урын; Зайнагиев Н.М.- 11 урын.Шахмат: Гарипова А.Р. - 1 урын;Турникта тартылу: Гатиятов Р.Р. - 1 урын;Чаңгы ярышы: Фаваризова Р.Т. - 8 ур., Хаертдинова С.Н. - 16ур., Гатиятов Р.Р. - 12 ур., Ханнанов Р.Ф. - 16 ур.Отжимание: Галимзянова Г.Г. - 5 урын.Дартс: Яруллин И.И. - 7 урын.Ярышларда призлы урыннар алган укытучыларга грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Мәктәпкә спорт җиһазлары алу өчен сертификат һәм кубок бирелде. -
ЕГЭ һәм ГИА буенча укулар 06.02.2013

5нче февраль көнне Саба районныннан бер төркем укытучылар ИПКРОга укырга барды. Анда ЕГЭ һәм ГИА буенча рус теленнән семинар - практикум оештырылды. Безнең мәктәптән рус теле укытучысы Гарифуллина Г.Р. да катнашты.
-
Саф һава-тәнгә дәва 06.02.2013
6 февраль көнне дәресләрдән соң 10 класс укучылары класс җитәкчеләре Зайнагиева З.Ф. белән чаңгыда йөрергә чыктылар, саф һавада сәламәтлекләрен ныгыттылар. -
9 нчы класста класс сәгате 05.02.2013

Бүген,5 нче февраль көнне, 9 нчы класста ТИН укытучысы Гатиятов Р.Р. катнашында "Огнетушитель төрләре һәм аны ничек дөрес кулланырга"дигән тема астында класс сәгате үтте.
-
"Ачык дәрес"тә 04.02.2013
Мәктәптә ачык дәресләр бирү дәвам итә. 4 февраль көнне ТИН укытучысы Гатиятов Р.Р. 10 класста "Структура ВС РФ" темасы буенча ачык дәрес үткәрелде. Дәрестә фән укытучылары, мәктәп администрациясе катнашты. -
Эвакуация буенча өйрәнүләр 01.02.2013

Мәктәптә 1 февраль көнне укучылар иминлеген саклау максатыннан эвакуация буенча өйрәнүләр үткәрелде. Укучыларның төгәл һәм тиз хәрәкәт итүләренә игътибар ителде. Барлык укучы да саклау повязкаларын дөрес файдаланды.











