Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Бөек Җиңүгә 68 ел!
08.05.2013
Җиңү көне иң зур бәйрәм бит ул,Дүрт күз белән зарыгып көткән көн.Күпме кайгы, югалтулар ашаИлгә шатлык алып килгән көн.Җиңү көне җиргә килгән саен,Яфрак ярган саен бөреләр.Яу кырында калган ир-егетләрКүңелләрдә кабат терелә.Авылыбыз уртасындагы билгесез солдат һәйкәле янында сугыш ветеранарын хөрмәтләү һәм һәлак булганнарны искә алу митингы булды.
-
Илһам чишмәсе
06.05.2013
9 класс укучысы Ваесова Гөлдания (укытучысы Зайнагиева З.Ф.) Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулуга багышланган Татарстан Республикасы укытучылары һәм укучыларының "Илһам чишмәсе" исемле III республика әдәби-иҗат бәйгесендә катнашып Дипломга лаек булды. Шигырьләре "Илһам чишмәсе" дигән җыентыкка кертелде. Котлыйбыз!
-
Әдилә-җиңүче
05.05.2013
Мәктәбебезнең 7 класс укучысы Зиинәтова Әдилә (укытучысы Зайнагиева З.Ф.) татар теленнән "Всезнайка" республика олимпиадасында катнашып җиңүче исеменә лаек булды.
-
Район балалар думасының утырышында
30.04.2013
29 апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә Район балалар думасының чираттагы утырышында мәктәбебездән укучылар катнашты. Һәрбер комитет җитәкчесенең отчеты тыңладылар. Укучылар 3 төркемгә бүленеп Бөек җиңүнең 68 еллыгына Ветераннарыбыз хөрмәтенә плакат ясадылар. Соңыннан Саба Район Балалар Думасының флеш-мобын барлыкка китерү уңаеннан һәр мәктәптән хәрәкәтләр тәкъдим ителде.
-
ТИН фәненнән ачык дәрес 30.04.2013
30 апрель көнне приказ һәм "Балаларны саклау айлыгы" планы нигезендә ТИН фәненнән укытучы Гатиятов Р.Р. 8 класста "Беренче медицина ярдәме күрсәтү" темасына ачык дәрес үткәрде. Мәктәп күләмендә янгын куркынычсызлыгы буенча эвакуация ясалды. Башлангыч класс укучылары арасында викторина, күңелле стартлар уеннары узды. Укучыларга алдагы бәйрәм көннәренә инструктажлар үткәрелде. -
Тукай туган көн 27.04.2013

27 апрель көнне мәктәбебездә Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!" дигән темага әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
-
"Сәләтле балачак - өметле киләчәк" фестивалендә
23.04.2013
22 апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә "Сәләтле балачак-өметле киләчәк" конкурс-фестивалендә мәктәбебезнең "Сәйлән" бию ансамбле украин халык биюен башкарып, 1-4 класс укучылары арасында 2 урынга лаек булды. (җит. Фаваризова Р.Т.)
-
22 апрель-Җир көне 22.04.2013

22 апрель көнне укытучы Назирова Д.А. 5-6 класс укучылары белән җир көненә багышланган класс сәгате үткәрде. Балалар җир көне тарихы һәм экологик проблемалар белән таныштылар. Экологик проблемаларны чишү юлларын эзләделәр, брейн-рингта актив катнаштылар.
-
Парламент дәресләре 22.04.2013

22 апрель көнне 5-6 класс укучылары белән укытучы Галиева М.Р.парламент дәресе үткәрде. Дәүләт символларын искә төшерү, Татарстан гимны сүзләре белән танышу, төрле уеннар уйнау күңелле узды.
-
"Дәүләт символларын саклау-безнең бурыч" 22.04.2013

Бүген тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хабирзянова Р.И. 6 класста "Дәүләт символларын саклау-безнең бурыч" дип исемләнгән парламент дәресе үткәрде. Укучылар дәүләт символлары турындагы белемнәрен тулыландырып, рәсемнәр ясадылар. Дәрес Россия гимнын башкару белән тәмамланды.











