Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
"Нарат" боз сараенда 29.03.2013
Каникуллар файдалы һәм күңелле уза. График буенча бүген, ягъни 29 мартта укучыларыбыз "Нарат" боз сараенда булып, үзләренең сәламәтлекләрен тагы бер кат ныгытып, рәхәтләнеп тимераякта шуып кайттылар. -
Волейбол ярышында
29.03.2013
29 март көнне Шәмәрдән лицеенда узган волейбол ярышында мәктәпнең укытучылар командасы катнашты.
-
Конференция Чаллы 29.03.2013
29 нчы март көнне 9 класс укучысы Сабирова Адилә (җитәкчесе Габдулхакова М.Р.) һәм 11 класс укучысы Фазылова Флүзә (җитәкчесе Галимзянова Г.Г.) Чаллы шәһәренең 76 нчы гимназиясендә "Актуальные вопросы языковой компетентности в условиях полилингвизма" дигән темага үткәрелгән фәнни конференциядә уңышлы гына чыгыш ясап сертификатка ия булдылар. -
Конкурс "Живая классика" 28.03.2013

Бүген, 28 нче март көнне,6 нчы класс укучысы Сафина Айсинә (җитәкчесе Габдулхакова М.Р.) балалар иҗат үзәгендә "Живая классика" конкурсының муниципаль этабында катнашып уңышлы гына чыгыш ясады һәм Дипломга ия булды
-
Каникулда - бассейнда. 27.03.2013

27 март көнне башлангыч класс укучылары бассейнга йөзәргә бардылар. Рәхәтләнеп җәйләрне искә төшереп су коендылар.
-
Флорбол ярышы 27.03.2013

27 нче март көнне Шәмәрдән лицее базасында безнең мәктәп егетләре һәм кызлары флорбол ярышында катнаштылар. Кызлар командасы өченче урынга лаек булды. Командаларга грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Пробный ЕГЭ, ГИА
26.03.2013
25-26 март көннәрендә 9, 11 класс укучылары рус теле һәм математика фәннәреннән пробный ГИА һәм ЕГЭ да катнаштылар.
-
Нәүрүз мөбәрәк булсын! 23.03.2013
23 март көнне мәктәптә Нәрүз бәйрәме узды. Укучылар үзләре пешергән төрле тәм-томны, кул эшләрен ярминкәдә сату иттеләр. Бәйрәмгә килгән авыл халкы, укучылар кайнар коймак, карга боткасы белән сыйландылар. Нәүрүзгә кунак булып Нәрүзбикә һәм Кыш бабай килде, сәхнәдә концерт гөрләде. Укучылар күтәренке кәеф белән язгы каникулга киттеләр. -
Әти-әниләр җыелышында 22.03.2013
22 март көнне мәктәптә әти-әниләр җыелышы үтте. Башлангыч класс укытучысы Гибадуллина Р.Х. "Баланың сәләтен ничек ачарга һәм үстерергә?" темасына чыгыш ясады. III чирек нәтиҗәләре белән укыту эшләре буенча директор урынбасары Гарифуллина Г.Р. таныштырды. Ел буе эшләгән түгәрәкләр эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, укучылар "Балачак иле" дип аталган концерт программасы куйдылар. -
Конференция 22.03.2013

22 нче март көнне Казан шәһәренең 140 нчы гимназиясендә "Практика и тенденции социального партнерства в системе Школа- СПО-ВУЗ" темасына булып үткән фәнни конференциядә 11 класс укучысы Галимов Ранис (җитәкчесе Габдулхакова М.Р.) уңышлы гына чыгыш ясап сертификатка ия булды.











