Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Сәгыйт Сүнчәләй исемендәге регионара конференциядә 20.04.2013
19 апрель көнне безнең мәктәп укучылары Кукмара районы Зур Сәрдек мәктәбендә үткәрелгән экологик культура һәм әйлә-тирә мохитне саклау елына багышланган С.Сүнчәләй исемендәге регионара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Инглиз теле секциясендә Зиннатова Әдилә 3 урынга (җит. Галимзянова Г.Г.), тарих секциясендә Мазитова Алисә 2 урынга (җит.Хабирзянова Р.И.), татар теле секциясендә Халиуллина Нурсилә 3 урынга (җит.Зәйнәгыева З.Ф.), рус теле секциясендә Сабирова Әдилә Мактау кәгазенә (җит.Габделхакова М.Р.) лаек булдылар. -
Мәктәптә-өмә 20.04.2013
Бүген 20 апрель көнне 7, 8 класс укучылары мәктәп территориясенең һәм мәктәп яны тәҗрибә участогының кардан арынган урыннарында өмә ясадылар. Җирне былтыргы яфраклардан арындырып тырмаладылар, себерделәр. Тиздән бу урыннарда ямь-яшел чирәм чыгачак. -
"Китапка мәдхия" 18.04.2013
Бүген дәресләрдән соң "Китапка мәдхия" викторинасы үтте. 5 класс укучылары китапханәче Махмутова Г.М.ның сорауларына дөрес, тулы җаваплар биреп, актив катнаштылар. Соңыннан китап турында "Иң күп мәкаль белүче" билгеләнде. -
"Аҗаган-2013" зона ярышы 17.04.2013
Бүген 17 март көнне мәктәптә "Аҗаган-2013" уенының зона ярышы үтте. Ярышта 4 мәктәп катнашты.I урынны Кызыл Мишә төп мәктәбеII урынны шекше урта мәктәбеIII урынны Тимершык мәктәпләре яулады. Иштуган мәктәбе командасы актив катнашучы буларак билгеләнде. Катнашучыларга грамоталар тапшырылды. -
"Син Тукайны беләсеңме?
17.04.2013
Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы дәвам итә. 6 класс укучылары арасында "Син Тукайны беләсеңме?" КВН-викторина булып узды. .(укытучы Ханнанов Р.Ф.)
-
"Шушы яктан, шушы туфрактан без" 16.04.2013
16 апрель көнне мәктәбебездә якташ шагыйрә Ильмира Гыймаева белән очрашу-кичә булды. Кичәдә шагыйрә үзенең шигырьләрен укыды, яраткан җырларын башкарды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар. -
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы
15.04.2013
Мәктәбебездә 15 апрельдән 23 апрельгә кадәр план нигезендә татар теле һәм әдәбияты атналыгы башланып китте.
-
"Сәләтле балачак-өметле киләчәк"
15.04.2013
15 апрель көнне район балалар иҗат үзәгендә узган "Сәләтле балачак-өметле киләчәк" конкурсының "Вокаль ансамбль" номинациясендә Махмутова Гөлшат һәм Хайртдинова Гүзәл "Ак каен" татар халык җыры белән катнашып, 2 урынга лаек булдылар.(җит.Фаваризова Р.Т.)
-
Шагыйрьне искә алу 15.04.2013
15 апрель Г.Тукайның үлеменә 100 ел тулу уңаеннан мәктәбебездә шагыйрьне искә алу сәгате үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнәгыева З.Ф. Тукайның соңгы көннәре һәм музейда сакланып калган дүрт шәхси әйбере турында сөйләде. Бүгенге көнгә багышлап республикада узучы чаралар планы белән таныштырды. -
Республика конкурсында 13.04.2013
Яр Чаллы шәһәрендә узган "TALENTS" IV Республика фестиваль конкурсының II турына узган Хайртдинова Г., Махмутова Г. дуэты, 13 апрель көнне инглиз телендә "Alliluya" җырын башкарып, дипломга лаек булдылар. Аларның җырларын тагын да матуррак итү максатыннан биючеләр Гомәров И., Халиуллина Н.(9кл), Зәйнәгыева З., Галимов Д.лар(8 кл.) күп көч куйдылар. (җит. Фаваризова Р.Т.) Укучыларга алдагы конкурсларда да уңышлар телибез.











