Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз!
15.01.2013
Балалар иҗат үзәге, Мәгариф бүлеге һәм Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миннеханов тәкъдиме белән үткәрелгән "Авылым: бүген һәм иртәгә" дип аталган район конкурсында, "Сочинение" номинациясендә 8-11 класс укучылары арасында Зәйнәгыева Зәлинә 1 урын, "Видео" номинациясенә Габделхакова Айгөл 1 урынны яуладылар.
-
Район чыршы бәйрәмендә 14.01.2013
12 январь көнне мәктәбебезнең сәләтле укучылары Лесхоз бистәсенең спорт комплексында узган район чыршы бәйрәменә бардылар. Анда алар төрле уеннарда катнашып, Кыш бабай бүләге алып кайттылар. -
"Ел укытучысы-2013" конкурсында 12.01.2013
11 январь көнне "Ел укытучысы-2013" конкурсында өстәмә белем бирү педагогы Гарипова А.Р. "Топиари-бәхет агачы" ясау темасына мастер-класс белән уңышлы чыгыш ясады. -
"Тамчы - шоу" - Шекшедә! 10.01.2013

"Яшь ТНВ" каналыннан бара торган "Тамчы -шоу" уенын без варислар арасында даими үткәрәбез. Кышкы каникул вакытында Явлаштау мәктәбенең 7 нче класс варисларын, үзебезнен 7 нче классларга каршы уенга дәштек. Үзебез белән бик үзенчәлекле таныштырганнан соң, көндәшләребез - Явлаштау мәктәбенең "Салават күпере" командасы белән таныштык. Беренче турда көндәшләребез өстенлек алса, Универсиада буенча бирелгән сорауларда һәм сүзләр төзүдә без өстен идек. Ә кышкы сынамышларда Явлаштауларга уңыш елмайды. Шулай итеп, бар турларның исәбе буенча, дуслык җиңде. Бу исәп ике мәктәп арасындагы дуслык җепләрен тагын да ныгытты.
-
Баскетбол ярышы 08.01.2013

8 нче январь көнне мәктәбебезнең җыелма укытучылар командасы Эзмә мәктәбендә үткән зона баскетбол ярышларында катнашып 3 нче урынны яулап кайттылар.
-
"Яңа ел тамашасы" 07.01.2013

Башлангыч класс укучылары район мәдәният йортына "Яңа ел тамашасы"н карарга бардылар. Спектакль балаларга бик ошады.
-
"Нарат" боз сараенда
05.01.2013
Каникуллар файдалы һәм күңелле уза. Бүген укучыларыбыз "Нарат" боз сараенда экскурсиядә булып кайттылар. Биредә алар үзләренең сәламәтлекләрен тагы бер кат ныгыттылар һәм рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Каникулда - бассейнда. 04.01.2013

4 январь көнне башлангыч класс укучылары бассейнга йөзәргә бардылар. Рәхәтләнеп җәйләрне искә төшереп су коендылар.
-
Яңа ел белән! 31.12.2012

Энҗе карлар сафлык сипкән кебек,
Якты булсын бәйрәм көннәре!
Бәхет бураннары алып килсен
Яңа елның карлы җилләре. -
“Исәнме, Яңа Ел!” 30.12.2012

Бәйрәмнәр быел 30нчы декабрьдә 2 сменада оештырылды. 1-6 класслар өчен “Исәнме, Яңа Ел!” исеме астында уздырылды. Сценарийның эчтәлеге буенча барлык җәнлекләр дә, пиратлар мушкетерлар Кыш бабайны эзли. Алар Шекше мәктәбенең 2 укучысына тап булып, алардан Кыш бабайның бәйрәмгә киләсен беләләр. Барысыда шунда китәләр. Бәйрәмдә алдынгы укучыларның ата-аналарына мәктәп диркциясе Рәхмәт хатлары тапшырды, олимпиадада җиңүче укучылар бүләкләнде. Әти-әниләр, кунаклар катнашты.











