Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Химия атналыгы 02.03.2013
25 февральдән 2 мартка кадәр мәктәптә химия атналыгы узды. Атналыкта презентация конкурсы, химия кабинетына экскурсия, класс сәгатьләре, КВНнар үткәрелде. -
Очрашуда 01.03.2013
1 март көнне чик буенда хезмәт иткән солдат, оста гармунчы Шәрипов Рәкып абый 5-8 класс укучылары белән очрашуга килде. Ул укучыларны солдат тормышы, истәлек фотоальбомы белән таныштырды. Гармунында уйнап җырлар башкарды, укучылар да аңа кушылдылар. Очрашу күңелле үтте. -
Ә.Кәримуллин исемендәге республика конференциясендә 28.02.2013
27 февраль көнне Ә.Кәримуллин исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә безнең мәктәптән 2 укучы: Зәйнәгыева Зәлинә (укытучысы Зәйнәгыева З.Ф.) Маметова Регина (укытучысы Галиева М.Р.) уңышлы чыгыш ясады. "Татар филологиясе" секциясендә Зәйнәгыева Зәлинә 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз! -
"Аҗаган-2013" 28.02.2013
28 февраль көнне оборона-масса айлыгы планы нигезендә мәктәптә "Аҗаган-2013" үткәрелде. Укучылар бик зур әзерлекләрен күрсәттеләр. Башлангыч класслар арасында 1 урын 3-4 класска, 2 урын - 2 класска, ә 1 класс укучылары "Иң яшь солдатлар" исеменә лаек булдылар. Уртанчы класслар арасында 1 урын-8 кл., 2 урын - 7 кл., 3 урын - 5-6 классларга. Югары класслар арасында 1 урын - 9 кл., 2 урын 10-11 класска. -
"Тамчы-шоу" 26.02.2013
26 февраль көнне Муса Җәлилгә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Смайлик"лар(5 кл) һәм "Дуслык"(6кл) отрядлары арасында чираттагы "Тамчы-шоу" уены үткәрелде. Программаны "Чемпион " (7кл) отряд варислары әзерләде. Уен "Дуслык" отрядының җиңүе белән тәмамланды. -
"Математика илендә" олимпиадасы
25.02.2013
Бөтенроссия күләмендә уздырылган "Математика илендә" олимпиадасында катнашып 1 класс укучысы Зәйниева Рәзинә 2 урынга лаек булды.
-
Ягез әле,егетләр!
21.02.2013
Бүген, 22нче февраль көнне, 8 һәм 9 класс (кл. җитәкчеләре Хабирзянова Р.И., Габдулхакова М.Р.) егетләре арасында "Ягез әле,егетләр!"бәйгесе булып үтте. Егетләр буй буенча тезелеп ике командага бүленделәр. ("АК - 47" һәм "МК" командалары). Җиңү яулау өчен егетләргә күп сынаулар аша үтәргә туры килде. Бәйге "МК" командасы җиңүе белән тәмамланды.
-
Халыкара Туган тел көне 21.02.2013

21 февраль көнне мәктәптә Туган тел көненә багышланган чаралар үткәрелде. "Мәкаль әйтәм - дәвам ит" уены, "Туган телдә шигырем" конкурсында микрафонга теләгән шигыреңне сөйләү, " Туган телебез-татар теле"(5-6кл.), "Туган телебез: бүген һәм иртәгә"(диспут, 10-11 кл.)дигән темага класс сәгатьләре булып узды. "Әллүки" әдәби газетасы чыгарылды.
-
Әтиләр бәйрәме
20.02.2013
18 февраль көнне 5 класс укучыларының әтиләр бәйрәме узды. Әтиләр өчен төрле уеннар үткәрделәр. Котлап концерт куеп, үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Конференциядә 19.02.2013
13-16 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә узган А.М.Терентьев исемендәге XIX Идел буе фәнни-экологик конференциядә 11 класс укучысы Давлетшина Ландыш (җитәкчесе Амирова Л.С.) актив катнашып кайтты.











