Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Бүләкләү тантанасы 19.02.2013

18 февраль көнне район мәдәният йортында үткән "Ел укытучысы 2013" бәйгесенең бүләкләү тантанасы булды. Безнең мәктәптән өстәмә белем бирү буенча катнашкан "Оста куллар" түгәрәге җитәкчесе Гарипова А.Р. да бүләккә лаек булды.
-
Ветераннар хатирә яңарта 16.02.2013

Сугыш ветераны Нәҗип абый мәктәп музеенда да булды. Ул музейга үзенең фоторәсемнәрен бүләк итте.
-
Фестивальдә 16.02.2013
15 февраль көнне Биектау районының Айбаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә V Республикакүләм экологик туган якны өйрәнү фестивалендә 7 класс укучысы Зиннатова Әдилә (җитәкчесе Хабирзянова Р.И.) чыгыш ясап, 3 урын яулады. -
Муса Җәлил туган көн 16.02.2013

15 нче февраль Муса Җәлил туган көне уңаеннан 9 класста ( кл. җитәкчесе Габдулхакова М.Р.)"Муса Җәлил - патриотик шагыйрь" дигән тема астында тәрбия сәгате үтте
-
Боль моя -Афганистан 15.02.2013

15 нче февраль - Совет гаскәрләрен Афганистаннан чыгарган көн. Бу көнне мәктәптә, Афганистанда һәлак булган солдатларыбызны искә алып, төрле чаралар үткәрелде. 9 нчы класста "Боль моя - Афганистан" темасына класс сәгате уздырылды.
-
Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2013

15 нче февраль - патриот шагыйребез М. Җәлилнең туган көне. Мәктәптә башлангыч класслар арасында " Ачык микрофон" шигырь бәйрәме үткәрелде. Анда укучылар Җәлилнең шигырен сөйләделәр. Иң оста башкаручы исемен 3 нче класс укучысы Фаваризова Ралинә алды.
-
Гашыйклар көне 14.02.2013

Бүген мәктәптә "Гашыйклар көне" бәйрәме үткәрелде. Ул "Таныш булыйк!" проектына нигезләнеп оештырылды. Шоу-тамашаны мәктәп думасы активы әзерләде. Проектта Фазылова Флүзә, Яруллина Ильмира, Габдулхакова Айгөл һәм кунак егет Рамил катнашты. Астролог ролендә -Зайнагиева Зәлинә, "Танышулар бюросы" вәкилләре - Сабирова Әдилә, Ваесова Гөлдания булды. Ә кичәне Махмутова Гөлшат белән Хаертдинова Гүзәл алып барды. Музыкаль бизәлешне Маметова Регина, ә презентацияләрне әзерләү һәм күрсәтүне башкарды Рамазанова Гөлсирин. Кичә бик күңелле үтте.
-
Чын егетләр! 14.02.2013

Мәктәптә армия хезмәтеннән кайткан егетләр белән очрашулар оештыру инде традициягә әйләнгән. Бу очрашуның кунаклары -Хисамов Флюр, Сайфетдинов Рамил, Рахматуллин Айдар булды. Алар солдат тормышы турында мәгълүмат бирделәр. Укучыларның сораулары да күп иде. Очрашуны ОБЖ укытучысы Гатиятов Р.Р. оештырды.
-
Ветераннар бездә кунакта 13.02.2013

Февраль ае -патриотик тәрбия айлыгы. 13 нче февраль көнне сугыш ветераны Шәрипов Нәҗип абый белән очрашу оештырылды. Ул укучыларга үзенең тормыш юлы, сугышта күрсәткән батыолыклары турында сөйләде. Укучыларның сорауларына җавап бирде.
-
Сәламәтлекне кайгыртып 12.02.2013

"Сәламәтлегеңне кайгыртсаң гына авыртулар әйләнеп узар," диләр. Шул максаттан ФАП фельдшеры Гөлфинә Галимова 2-5 класс укучылары белән сәламәтлек турында әңгәмә оештырды. Ул укучыларны шәхсм гигиена таләпләре белән таныштырды, сәламәтлекне саклау буенча киңәшләр бирде.











