Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
"Пастернак укулары" 21.03.2013
20 мартта Менделеевск шәһәрендә узган I Бөтенроссия "Пастернак укулары" фәнни конференциясендә 10 класс укучысы Рамазанова Гөлсирин катнашып, 2 дәрәҗә Дипломга лаек булды (җитәкчесе Гарифуллина Г.Р.). -
Кеше һәм табигать 20.03.2013

20 март көнне мәктәбебезнең 2 укучысы: Мәхмүтова Гөлшат (җитәкчесе Зәйнәгыева З.Ф.), Мәҗитова Алисә (җитәкчесе Хәбирҗанова Р.И.) Арча шәһәрендә үткәрелгән Экологик ультура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы кысаларында "Кеше һәм табигать" республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашып уңышлы чыгыш ясадылар. Мәхмүтова Г. 3 урынга, Мәҗитова А. "Богатство фактического материала исследование" номинациясендә Дипломга һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.
-
21 март-Халыкара урман көне. 19.03.2013
21 март быелдан башлап дөньяның барлык илләрендә Халыкара урман көне буларак билгеләп үтеләчәк. Шушы уңайдан 18 март көнне мәктәптә урманнарны саклауга багышланган класс сәгатьләре үтте. Башлангыч класс укучылары урманга төрле ел фасылларында виртуаль сәяхәт итсәләр, югары класслар Саба урманнары буйлап "йөрделәр". -
Тарих атналыгы тәмам
16.03.2013
11-16 март көннәрендә мәктәптә тарих атналыгы булып узды. Атналык барышында барлык класс укучылары да төрле чараларда: газета, тарихи кроссвордлар чишү, блиц-турнир, тарихи шәхесләрне барлау конкурсларында актив катнаштылар. Алар арасында җиңүчеләр билгеләнеп, грамоталар тапшырылды.
-
"Минем кече Ватаным" презентация конкурсы 14.03.2013
Башлангыч класслар арасында район күләмендә "Минем кече Ватаным" видеоролик, презентация конкурсы үткәрелде. 3 класс укучысы Яруллин Әлфис һәм 4 класс укучысы Зиннатов Айзатларның эше 1 урынга лаек булды. -
Тарих атналыгы дәвам итә
13.03.2013
Мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы дәвам итә. Бүген 13 мартта 8 класс укучылары арасында тарихтан блиц-турнир үткәрелде. Җиңүче дип Зәйнәгыева Зәлинә танылды.
-
Тарихтан блиц-турнир
12.03.2013
12 март көнне 7 класс укучылары арасында "Нәрсә?Кайда?Кайчан?" дип исемләнгән блиц-турнир үткәрелде. Бу ярышта Зиннатова Әдилә җиңүче дип табылды.
-
Башлангыч класслар атналыгына нәтиҗә 11.03.2013
25 февральдән 2 мартка кадәр башлангыч класслар атналыгы булып үтте. Бу атналык кысаларында үткәрелгән ярышларда барлык башлангыч класс укучылары актив катнашты."Иң матур, каллиграфик дөрес язучылар:Сафина Алинә- 1кл., Шигабиева Рәзинә-2 кл., Хафизова Зәринә-3 кл., Гилязетдинова Илвина-4кл."Иң тиз мисал чишүче":Мирзагалямов Айзат-1кл., Исхакова Дания-2кл., Шавалиев Илсаф-3 кл., Зиннатов Айзат -4кл."Минем әнием" темасына сочинениеләргә урыннар:1 урын-Хафизова Зәринә,3кл., 2 урын-Мөбәрәков Илнур, 2кл., Фаваризова ралинә, 3кл., 3 урын-Закиров Ринат, 2кл.Рәсем конкурсы:Зәйниева Рәзинә-1кл., Мөбәрәков Илнур -2кл., Хөсәенов Әмир -3кл., гилязетдинова Илвина-4кл. -
Тарих атналыгы башланды 11.03.2013
Бүген, 11 март көнне мәктәбебездә тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы башланып китте. Тарих укытучысы Рузилә Ильгизовна 5 класс укучылары арасында "5"лене ничек отарга? дип исемләнгән борынгы заман тарихы буенча блиц-турнир үткәрде. Бу бәйгедә Махмутова Гүзәл җиңү яулады. -
Гаилә бәйрәме 09.03.2013
9 март көнне 2 класс укучыларының әти-әниләре мәктәпкә "Гаилә бәйрәменә" килде. Укучылар әти-әниләренә үзләренең җырга, биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Гаиләләр арасында уздырылган ярышларда Мөбәрәковлар һәм Исхаковлар җиңеп чыкты. Бәйрәм күңелле үтте.











