Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 229 ( 230 ) >>
-
КИТАПХАНӘГӘ СӘЯХӘТ. 29.08.2013

Бүген мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме балалары китапханәгә сәяхәткә бардылар. Аларны китапханәче Алия апалары каршы алды. Ул аларга китаплар эчендә мавыктыргыч маҗаралар, серле дөнья булуын аңлатты, китапларны саклап тотарга, китапханәдән китап алу тәртибе һәм башка мәгълүматларны җиткерде. балалар рәсемле китаплар карадылар, соңыннан Алия апалары аларга презентация күрсәтте. Сәяхәт мавыктыргыч һәм файдалы булды.
-
Ел балалар бакчасы- 2013. 29.08.2013

Безнең балалар бакчасы "Ел балалар бакчасы- 2013" республика конкурсында катнашты һәм август конференциясендә конкурс дипломы белән бүләкләнде.
-
"Зеленая Россия" 29.08.2013

"Зеленая Россия" бөтенроссия экологик субботнигы бездә бүген үк башланып китте. Эшчеләр балалар бакчасы биләмәсен җыештырдылар. Экологик акцияләрдә коллектив актив катнаша.
-
Мөдирләр өчен август киңәшмәсе. 23.08.2013

21 август көнне "Балалар бакчасына заман таләбе" исеме астында район мөдирләренең август киңәшмәсе уздырылды.
Көн тәртибе:
1.”Бакчабыз визиткасы”-мөдир Мубаракшина А.М.чыгышы.2. Балалар бакчасында аралашу (рус теле,инглиз теле, логопункт) һәм музыка белем бирү өлкәләре буенча интеграция:а)“Сөйләм үсешендә кимчелекләр булган балаларны тәрбияләүдә уеннар, күнегүләр һәм психогимнастика”. Логопед Валиева Г.Р. чыгышы.б) «Лето красное». Рус телендә күңел ачу.(Рус теле тәрбиячесе Валимухаметова Л.Р., муз. җит. Галимуллина А.Р., инглиз теле тәрб. Ханова Г.Р.)3. Грамматик яктан дөрес сөйләшә белә торган балалар тәрбиялибез-“Заманча Кызыл Калфак”4. ФДТ һәм ФГОС буенча эшлекле әңгәмә. Өлкән тәрбияче Халитова Ф.Р.5.” Мәктәпкәчә тәрбия бирү буенча актуаль мәсьәләләр “ район мәгариф бүлегенең өйдәп баручы белгече Димухаметова А.Ш. чыгышы.6. Районда юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүнең торышы. ГИБДД вәкиле Насыбуллин И.Д. чыгышы.
-
Лето красное! 23.08.2013

Рус теле тәрбиячесе Валимухаметова Л.Р., музыка җитәкчесе Галимуллина А.Р. "Лето красное" күңел ачу программасын тәкъдим иттеләр. Балалар җәйге күренешләрне кунакларга җыр, биюләр аша җиткерделәр. Бик матур җәйге тамаша күрсәтелде.
-
Кунакларны каршылау. 23.08.2013

Кунакларны каен кызы һәм юкә кызы каршы алдылар. Юкә кызы кунакларга юкә балы һәм тәмле үлән чәйләре белән сыйлады, ә каен кызы тылсымлы тасмалар өләште. Аннан соң кунаклар балалар бакчасы буенча экскурсия ясадылар.
-
Инглиз телендә җәйге уеннар. 23.08.2013

Бәйрәм кичәсе инглиз телендәге җәйге уеннар белән дәвам итте. Ханова Г.Р. белән балалар уеннарны музыка астында рәхәтләнеп уйдылар.
-
Заманча Кызыл Калфак. 23.08.2013

Тәрбиячеләр "Заманча Кызыл Калфак" әкияте буенча театр куйдылар. Соңыннан өлкән тәрбияче шундый ситуацияләрне балалар белән эшчәнлектә һәм әти- әниләр белән эш оештырганда куллану алымнары турында мөдирләр белән фикер алышты.
-
Балалар бакчасында ФГОС. 23.08.2013

Өлкән тәрбияче Халитова Ф.Р. үткән уку елында ФГТ буенча эшчәнлеккә нәтиҗә ясады. Яңа ФГОС проекты белән таныштырып, аның буенча фикер алыштылар. Соңыннан мөдирләр каеннарга үз теләкләрен теләп тасмаларны бәйләделәр. Яңа уку елында яңача, зур уңышларга ирешеп исән- сау эшләргә язсын!
-
ГИБДД вәкиле белән очрашу. 23.08.2013

ГИБДД вәкиле Насибуллин И.Д. мөдирләрне район, республика буенча юл хәвеф-хәтәрләре буенча статистика белән таныштырды. Балалар бакчаларында юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүнең торышы белән таныштырды. Видео, фотолар күрсәтеп әңгәмә оештырды. Мөдирләрне борчыган сорауларга җавап бирде.












