Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 ( 229 ) 230 >>
-
Белдерү!
16.09.2013
Хөрмәтле әти- әниләр! Сезне 18 сентябрь көнне уздырылачак гомуми җыелышка чакырабыз.
Тема: Балалар бакчасының эш юнәлешләре белән таныштыру.
Көн тәртибе:
1. Еллык план, белем бирү программасы белән таныштыру.
2. Бакчадагы санитар таләпләр белән танышу.
3.Ата-аналар комитетын сайлау.
4.Туклану, ата-аналар взносы турында информация, бакчаның гомуми эшчәнлеге.
4. Гаиләдә сәламәт тормыш алып баруда – әтинең роле.( доклад)
5. “До свидания лето красное, здравствуй осень золотая!”- күңел ачу кичәсе.
Башлана: 16.00 сәг.
Барыгызның да килүе сорала.
-
КӨЗГЕ КҮҢЕЛЛЕ СТАРТЛАР. 16.09.2013

Атна темасын йомгаклау чарасы- "Күңелле стартлар" үткәрелде. Балалар атна буе өйрәнгән сәламәтлекне саклау кагыйдәләрен ЮНИга сөйләделәр. Ә аннан соң ЮНИ аларга күңелле спорт уеннары уйнатты. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Педагогик киңәшмә. 14.09.2013

Яңа уку елына аяк бастык. Педагоглар белән беренче пед. киңәшмә дә үткәрелде. Еллык план, белем бирү программасы, көндәлек режим, белем бирү эшчәнлеген оештыру, планнар язу тәртибе, яңа уку елына һәр педагогның әзерлеге буенча карарлар кабул ителде. Кабул иткән план нигезендә исән- сау эшләргә язсын!
-
Хезмәт коллективы җыелышы. 14.09.2013

Бакчабызда барлык эшчеләр катнашында хезмәт коллективы җыелышы үткәрелде. Мөдир Алсу Маратовна уку елына приказлар белән таныштырды, хезмәтне саклау, антитеррор, балаларның сәламәтлеген саклау һ.б. тиешле инструктажларны үткәрде.
-
Саулык- зур байлык. Спорт – сәламәтлек 11.09.2013

Бу атна темасы спорт һәм сәламәтлекне саклауга багышланды. Бу уңайдан балалар белән төрле спорт чаралары, ярышлар үткәрелә. Зурлар төркеме балалары белән "Без спортсменнар" ярышы оештырылды. Балалар командаларга бүленделәр, бик җитез, тапкыр, игътибарлы булдылар.
-
Экология атналыгы дәвам итә. 09.09.2013

Табигатькә кирәк чисталык.
Гүзәлия Ганиева.“Экология”сүзе әйтеп тора:
Табигатькә кирәк чисталык!
Чиста һава сулап, саф су эчсәк,
Җаннарыбыз китәр чистарып.
Ул чисталык була инде, дуслар,
Йә, әйтегез, кемнең кулында?
Ял итәргә чыксаң табигатькә,
Чүплек очрый миңа юлымда.
Бушап калган шешә, тәм-том кабы
Кайда тотсаң, шунда ташлана.
Илдә тәртипсезлек вак-төяктән,
“Әйдә, ярар” лардан башлана.
Заводлардан чыга ачы төтен,
Ит комбинатыннан – сасы су.
Тумас борын йөрәк начар була,
Яман чирләрнең дә башы шул.
Өч баланың берсе сырхау туа,
Һәр кешегдә чирләр бәйләме.
Сәнагәтьнең “пластмасс файдасы”
Шешләр булып кайта әйләнеп.
Карап торсаң, сөлек кебек егет,
Ил сакларга ләкин ярамый.
Дөнья куя чибәр-сылу кызлар
Яшь булуларына карамый.
“Чисталык” дип сөйләп торып кына
Чүп таулары юкка чыгармы?
Пычратулар шулай дәвам итсә,
Җир-Анабыз күпкә чыдармы?
-
Сау бул, җәй! - бәйрәм иртәсе. 09.09.2013

Яшеллеккә күмелгән туган илем атналыгы тәмамлады. Йомгаклау чарасы итеп, "Сау бул, җәй!" күңел ачу чарасы үткәрелде. Анда барлык төркем балалары да катнашты. Атна буе өйрәнгән шигырь, җырларны балалр матур итеп башкардылар. Ә Каен кызы аларның экологик белемнәрен экологик башваткыч, табышмак, сораулар биреп тикшерде. Экология атналыгы тәмамланса да, бу тема буенча эш дәвам итә. Бу ел -экология елы булганлыктан иң күп игътибарны шуңа бирәбез. Урамда күзәтүләр белән бергә табигать бүлмәсендә дә күзәтүләр, тәҗрибәләр үткәрелә.
-
Яшеллеккә күмелгән туган илем. 06.09.2013

Бүгенге көндә экология проблемасы көнүзәк мәсьәлә булып тора. Шунлыктан экологик тәрбия бирүне иң кече яшьтән үк гамәлгә ашыру зарурдыр. Бу проблема буенча бездә эзлекле эш алып барыла. Уку елының беренче атнасын “Яшеллеккә күмелгән туган илем” темасы белән башлап җибәрдек. Экологик атна кысаларында паркта "Көзге уен, көзге кросс” исеме астында күңел ачу, спорт уеннары уйнатылды, "Җәйге мизгелләр” рәсем конкурсы, зурлар төркеме һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары елга, чишмә буйларына экскурсиягә бардылар. Аларга чишмә, су буйларын чиста тотарга кирәклеге аңлатылды.
-
31 август- экологик өмә көне. 02.09.2013

-
2 сентябрь- Белем бәйрәме! 02.09.2013

Бүген бәйрәм....бөтен дөньяда зур тантана – Белем көне! Чын күңелдән сезне белем бәйрәме белән котлыйбыз. Яңа уку елы сезгә сөенечләр, шатлыклар, уңышлар алып килсен!
Бакчабызда бүген бәйрәм,
Бәйрәмнең дә ниндие?!
Барыбыз да көте алган
Кояшлы Белем көне.
Матур җәй бик тиз үтеп китте,
Уку вакыты килеп җитте.
Ләкин җәй безне сагындыра,
Өч ай ул, дуслар, бик аз гына.
Аяк баса яңа уку елына,
Безнең алда тора зур эшләр.
Яңа уку елы алып килсен
Һәммәгезгә бик зур уңышлар.












