Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 221 222 ( 223 ) 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Бүләкләүләр күп булды. 30.12.2013

Кыш бабай гына түгел, бакчабыз мөдире Алсу Маратовна да бүләкләр таратты яңа ел иртәсендә. Ул "Кыш бабай кул эшләре" күргәзмәсендә катнашкан гаиләләргә рәхмәтен белдерде һәм грамоталар тапшырды. шулай ук "Кышкы фантазияләр" конкурсында катнашкан гаиләләргә дә рәхмәт хатлары тапшырды. "Яңа елга иң матур итап бизәлгән төркем" конкурсына йомгак ясап, һәр төркемгә рәхмәтен белдерде һәм җиңгән номинацияләр буенча граоталар тапшырды. Яңа елга әзерлек һәм бик матур итеп оештырган өчен барлык эшчеләргә һәм гаиләләргә балалар бакчасы администрациясе рәхмәтен белдерә.
-
Әкият геройлары. 30.12.2013

Уртанчылар төркеме балалары маскарадка әкият, мультфильлм геройлары: Кызыл Калфак, мушкетерлар, җиләк, бик күп төрле җәнлекләр булып киенгәннәр. Алар озын шигырьләр өйрәнгәннәр. Бик матур, сәнгатьле итеп русча, татарча сөйләргә өйрәнгәннәр. Шулай ук зур төркемнәрдә инглиз телендә дә шигырьләр сөйләделәр, җырлы- хәрәкәтле уен уйнадылар.
Яңа ел турында "Все новости" дан карарга мөмкин.
-
Кыш бабай бүләк тарата. 27.12.2013

Безнең балалар бакчасы хезмәткәрләренә Кыш бабай белән Кар кызы һәм быелгы елның символы булган атларга утырып инде килеп тә җиттеләр. Алар өй саен кереп безнең профсоюз эшчеләрен, балаларны, барлык гаиләләрне Яңа ел белән котлап та чыктылар. Буш кул белән килмәгәннәр, күчтәнәчләр алып килгәннәр, үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Аларны һәр гаилә ачык йөз белән каршы алды, шигырьләр, җырлар башкардылар.
матур тамаша оештырган профсоюз комитетына коллектив исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Яңа ел белән! Исән- сау коллективта бердәм эшләргә язсын!
Чыршы астында күпме бүләк...
Гөрләп килә Яңа ел!
Яктылык, зур уңышлар,
Бәхет китерер Яңа ел!
Күп яңа тәэсирләр,
Шатлык һәм матурлык
Изге булсын өметләр
Тыныч булсын күңелләр!
-
Кыш бабай телеграммасы. 26.12.2013

Хөрмәтле балалар, әти- әниләр!
“-Кыш бабай ,безгә кайчан килә” –дип көтәсезме?
Бик тиздән килеп җитәчәкмен. Бүләкләремне алдан ук җибәрдем, ошаткансыздыр. Әле тагын алып килермен, көтегез! Бәйрәм иртәсенә матур костюмнар киеп килегез.
Ә бәйрәм иртәләренә 29 декабрь көнне килеп җитәм.
Ясле төркеменә- 8.30 сәг.тә.
1 кечкенәләр төркеменә- 9.00 сәг.тә.
2 кечкенәләр төркеменә- 10.00 сәг.тә.
уртанчылар төркеменә- 11.00 сәг.тә.
зурлар төркеменә- 12.00 сәг.тә.
Мәктәпкә әзерлек төркеменә- 13.00 сәг.тә.
Сезне сагынып Кыш бабагыз һәм Кар кызы.
-
Балалар бакча биләмәсен бизиләр. 26.12.2013

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кул эшләре эшчәнлегендә матур итеп кар бөртекләре һзм биюче кыз силуэты кисеп, аннан композиция ясап бакчага керүче арканы һәм чыршыны бизәделәр. Һәркөн алар нинди дә булса яңалык кертергә омтылалар, ясаган кул эшләрен бик шатланып биләмәләрне бизиләр.
-
Чыршы бизибез. 25.12.2013

Зурлар төркеме балалары дискалар, лампочкалар, төрле фигуралы савытларны бизәп, кар бөртекләре кисеп биек булып үсеп утыручы чыршыны бизәделәр. Алар моны кул эшләре белем бирү эшчәнлегендә һәм режим моментларында ясадылар. Бик матур, кызыклы уенчыклар килеп чыкты. Һәммәсе дә үзе ясаган уенчыкны чыршыга элергә ашыкты. Яңа елга әзерлек буенча өлкән тәрбияче чыгышын иртәгә, "Саба дулкыннар" радиосында "Хәбәрләр" чыгарылышында тыңлый аласыз.
Чыршы, чыршы, Яңа елда
Матур итеп бизәлгән.
Баштан алып аска тикле
Уенчыклар эленгән.
Балалар чыршы янында
Бииләр һәм уйныйлар,
Чыршыдагы утларга
-
Котлыйбыз! 25.12.2013

"Земля моя - Татарстан" республика экологик конкурсында 10 педагог катнашты. Халитова Ф.Р., Валимухаметова Л.Р., Галимуллина А.Р., Валиева Г.Р., Ханова Г.Р., Мухаметшина С.С., Мавлявиева Л.А., Ганиева Ф.Ф., Хазиева А.Г., Габбасова Л.Р. га конкурс сертификатлары килде. Аларны уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
-
Хуш киләсең, яңа ел!!! 24.12.2013

Һәркем көтеп ала торган бәйрәм- ЯҢА ЕЛ килә! Бу атнада балалар белән яңа ел темасы буенча белем бирү эшчәнлекләре оештырыла. Балалар бәйрәм иртәсенә әзерләнә. Һәр бала яңа ел килүен зарыгып көтәләр, үзләре теләгән бүләкләр турында сөйләшәләр. Әти- әниләр дә бу бәйрәмгә һәм атналыкны үткәрергә ныклап әзерләнделәр. Бакчабызда "Кыш бабай мастерское" исемле конкурс игълан ителгән иде. Һәр баланың гаиләсе бик актив катнашып, төрледән- төрле кул эшләре, матур чыршы, кыш бабайлар ясадылар. Кыскасы нинди бай фантазияле безнең әти- әниләр дип безгә сокланырга гына кала! Кул эшләреннән табигать бүлмәсен бизәп куйдык. Ә конкурс нәтиҗәләре бәйрәм иртәсендә игълан ителәчәк.
-
АК БӘХЕТЛӘР АЛЫП КИЛСЕН! 24.12.2013

Әти- әниләрнең кул эшләре белән коридорларны да, төркем бүлмәләрен дә бизәдек. Барлык гаиләләргә дә бик зур рәхмәт!!!
Көн артыннан көннәр үтә,
Гүя еллар йомгак сүтә.
Иске елның матур киче
Саубуллашу кичен көтә.
Бөтерелә ак өермә
Кара, кара, карасана!
Кыш бабай килә түгелме,
Ак бизәкле чанасында?
Көтәбез без әйдә килсен,
Ак бәхетләр алып килсен!
Шул бәхетне барыбызга,
Тигез итеп бүлеп бирсен. -
Котлыйбыз! 23.12.2013

Алсу Маратовна!
Туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз!
Ходай биргән гомерегездә хәсрәтсез көннәр, ныклы
сәламәтлек, куанычлы озын көннәр телибез.
Туган көнегез белән тәбриклибез, сәламәтлек теләп иң элек.
Гомерегезнең һәрбер көне үтсен бары шатлыкларга күмелеп.
Бу гомерләр искән җилләр кебек, сизелмичә үтеп китәләр.
Гомерегезгә бәхет кенә теләп, гел елмайсын иде иртәләр.
Туган көндә матур теләк
Булсын әле үзегезгә:
Күктән кояш балкып торсын,
Нурлар сибеп йөзегезгә.Шаулап чәчәк атып торсын
Бакчаларда гөлләрегез,Бүгенгедәй ямьле үтсен
Киләчәктә көннәрегез!!!
Иң изге теләкләр белән Сез җитәкләгән “Кыңгырау”
балалар бакчасы коллективы.












