Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 ( 226 ) 227 228 229 230 >>
-
Район сәхнәсеннән котлау. 27.11.2013

23 нче ноябрь көнне Шәүкәт Биктимеров исемендәге мәдәният йортында "Әниләр көненә" багышланган чара узды. Район үзечәннәре көче белән әзерләнгән концертта безнең балалар бакчасыннан Валиева Язгөл һәм Шамсутдинов Инсаф барлык әниләрне бәйрәм белән котлап шигырь сөйләделәр.
-
Иң кадерлем- әнием. 27.11.2013

Бүген җир йөзендә иң матур бәйрәм – әниләр бәйрәме. Әни – гаиләдә иң якын, газиз кеше. Ул яшәргә дәрт, тормышка илһам өсти. Ана баласын күз нурын, бәгырь кисәген татлы сөенечләр белән кулына ала һәм аны нинди генә матур, кадерле сүзләр белән атамый. Кадерле әниләребез! Сезгә кояштай озын гомер, гаилә бәхете, нык сәламәтлек телибез. Безнең балалар да бөйрәм иртәсендә әниләрне, әбиләрне чын күңелдән матур җырлар, шигырьләр, биюләр аша котладылар.
Бу бәйрәмне барлык җирдә
Зурлап каршы алалар.
Бәхетле елмая бүген
Җирдә барлык аналар.
-
Активларга- бүләкләр. 11.11.2013

Бакчабызда йомгаклау чаралары, каникулларда төрле чаралар, конкурслар даими үткәрелә. Соңгы атнаның лидерлары- зурлар төркеме балалары (тәрбиячеләре- Алсу Хамитовна, Ләйсән Альфакаровна) һәм икенче кечкенәләр төркеме балалары (тәрбиячеләре- Фәния Фаттаховна, Ләйсән Равилевна) булды. Алар "Татарстанда яшәүче җәнлекләр" рәсем конкурсында актив катнашып, балалар бакчасының грамотасы белән бүләкләнделәр. Аларны уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез.
-
"Энҗе бөртекләре" ансамбле икенче урынга лаек булды. 11.11.2013

Безнең балалар бакчасыннан музыка җитәкчесе Галимуллина Алсу Ринатовна әзерләгән "Энҗе бөртекләре" ансамбле Саба мәдәният йортында балалар җырлары һәм татар халык җырларын башкаручы балалар арасында үткән "Җырлы балачак" бәйгесенең йомгаклау өлеше- финалда катнаштылар. Ансамбльнең “Хәерле көн” җыры белән чыгышын жюри югары бәяләде. Алар II призлы урынга лаек булдылар. “Энҗе бөртекләре” ансамбле Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлегенең дипломы белән һәм балалар акчалата бүләк белән тәбрикләнделәр. Нәни артистларыбызны уңышлары белән котлыйбыз, аларга алга таба да талантларын үстерергә язсын дигән теләктә калабыз.Чыгышны "Саба дулкыннары" ТВ эфирында күрә аласыз.
-
"Йорт кошлары һәм хайваннары" темасының йомгаклау чарасы. 25.10.2013

Атна буе балалар белән бик матур әңгәмәләр үткәрелде, чөнки һәрбеосе үзенең яраткан эте, песие, авылдагы әбиләренең хайваннары турында апаларына, иптәшләренә бик яратып, сөенеп сөйләделәр. Аларны тасфирлап ясадылар, кисеп- ябыштырдылар, җырлар, шигырьләр өйрәнделәр, төрле презентацияләр карадылар, күп төрле әкият, хикәяләр тыңладылар, рәсемнәр карап алар буенча матур җөмләләр төзеп сөйләргә өйрәнделәр. Ә йомгаклау чарасы итеп рус теле тәрбиячесе Ләйлә Рафаэловна "Угадай, это кто?" табышмак кичәсе үткәрде. Балалар русча табышмакларга җавапларны бик тиз таптылар. Җавапларның дөреслеге презентациядә күрсәтелде. Шулай ук тәрбиячеләр балаларга "Сертотмас үрдәк" курчак театры күрсәттеләр. Ахырда балалар атна дәвамында өйрәнгән шигырьләрне сөйләделәр, җырладылар, әкиятләрне күрсәттеләр.
-
Корбан бәйрәме. 21.10.2013

Бисмиллахир-рахман-иррахим.
Башлыйк әле сүзне, туганнар.
Шул сүз белән эшкә тотынганнар,
Безгә кадәр бирдә булганнар.
Ананы бар һәм бер дип белгән
Бабалардан гыйбрәт аласы.
Кем булсаң да, халкың үткәненнәнЙөз чөермә, заман баласы.
Шундый шигъри юллар белән балалар бакчабызда "Корбан” бәйрәме башланып китте. Бәйрәмгә Флюра абыстай килгән иде. Аңа балалар бәйрәм кичәсе күрсәттеләр, ә Флюра абыстай вәгазьләрен җиткерде. Соңыннан бәйрәм табын артында корбан ашы белән тәмамланды. Балалар өчен Корбан ашы үткәргән районыбыз җитәкчеләренә рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Безнең клип "Саба дулкыннарында". 21.10.2013

Безнең бакча балалары белән "Кабак" җырына клип төшердек. Ул клипта төрле яшьтәге балалар катнашты. Җомга көнне клипны "Саба дулкыннары" телевидениесы күрсәтте. Хөрмәтле әти- әниләр, клипны карый алмаган булсагыз, 18 октябрь тапшыруын интернет аша карый аласыз. http://saba-rt.ru/
-
"Җырлы балачак" бәйгесе. 21.10.2013

-
Семинарда катнаштык. 11.10.2013

7 -9 октябрьда Казанда регионара семинар үткәрелде. Семинар темасы: "Обсуждение проекта ФГОС дошкольного образования и "дорожных карт" введения ФГОС ДО". Мәктәпкәчә белем бирүдә ФГОС проекты буенча фикер алышулар алып барылды. Бу семинарда районның өлкән тәрбиячеләре катнашты. Семинарда методологик мастерскойлар, түгәрәк өстәлләр, Казан балалар бакчаларының эш тәҗрибәләре белән уртаклаштык.
-
Ипи ничек өстәлгә килә. 11.10.2013

“Ипи ничек өстәлгә килә” – рәсем конкурсы балалар һәм әти- әниләр арасында үткәрелде. Бу конкурста икенче кечкенәләр төркеме әти- әниләре бик актив катнаштылар. 1 урынга Гафурова М,, Шәрәфиева Г., Закиров А., 2 урын-Рафиков З., Галимов И., 3 урын- Давлетшин Ә., Фатхрахманов А. лар лаек булды. Конкурста катнашкан әти- әниләр һәм балаларга зур рәхмәт, алга таба да иҗади уңышлар телибез.












