Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 ( 227 ) 228 229 230 >>
-
Котлыйбыз!!! 08.10.2013

4 октябрь көне, укытучылар көненә багышланган Район конференциясендә безнең "Кыңгырау" балалар бакчасының шәфкать туташы Ильясова Рисәлә Карибулловна Саба муниципаль районының Грамотасы белән бүләкләнде. Аны чын күңелдән котлыйбыз, алдагы тормышта һәм эшендә уңышлар телибез!
-
"Сөмбелә" бәйрәме. 04.10.2013

Бакчабызда "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмне икенче кечкенәләр төркеме балалары "Яфраклар" җырлы- биюе белән башлап җибәрделәр. Бәйрәмдә һәр төркем балалары көз турында өйрәнгән җыр, бию, шигырьләрне башкардылар. Бәйрәмгә Сөмбелә дә килде. Балаларга ул табышмаклар, уеннар алып килде. Шулай ук Уңыш бабай да килде, әлбәттә буш кул белән түгел, аның да бик матур уеннары, җырлары бар иде, ә тагын балаларга көз күчтәнәчләрен алып килгән. Бәйрәмдә Солтанова М.Р. җитәкләгән "Әкият илендә" түгәрәгендә йөрүче балалар "Тыңлаусыз кыяр баласы" театрын куйдылар. Театр бәләкәй тамашачыларга бик ошады.
-
"Көзге могҗиза" 04.10.2013

"Көз күчтәнәчләре" атналыгы дәвамында әти-әниләр "Көзге могҗиза" күргәзмәсе оештырдылар. Монда ясле төркеменнән башлап һәр төркем әти- әниләре актив катнаштылар. Нинди генә персонажлар юк иде бу күргәзмәдә! Күргәзмәдә актив катнашкан әти- әниләргә балалар бакчасы администрациясе зур рәхмәтен белдерә һәм грамоталар белән бүләкли. Тагы да бергә - бергә эшләргә язсын1
-
Көз килә җиргә һәр елны, шундый матур киенеп! 04.10.2013

Көз-сылу килгән ерактан,
Ни генә алмаган!
Нинди бүләк кирәклеген
Әйтмәсәң дә аңлаган.
Каеннарга-сары яулык,
Миләшкә-муенсалар,
Чиягә көрән алкалар
Бигрәк килешеп торалар.
Алсу, яшел буяуларны
Биргән алма, кыярга.
Бөрлегән кызыл мәрҗәнен
Белми кая куярга.
Көз шулай төрле төсләргә
Буйый бөтен җирне дә.
Җиләк-җимеш белән сыйлый
Шатландырып безне дә.
Шатлыклар – күңелебездә,
Ал кояш – күгебездә!
Рәхәтләнеп бәйрәм иттек –
Алтын Көз килде безгә!
-
КАБАК БӘЙРӘМЕНДӘ. 30.09.2013

28 сентябрь көнне спорткомплекста районның "Кабак бәйрәме" уздырылды. Бу бәйрәмдә безнең коллектив та катнашты. Кабак күргәзмәсендә төрледән- төрле әйберләр ясадык. Аларны күргәзмәгә килгән җитәкчеләр, оештыручылар, кунаклар зур кызыксыну белән карап йөрделәр. Күргәзмә өчен акчалата бүләк тапшырдылар.
-
Балалар чыгышы. 30.09.2013

Кабак бәйрәмендә балалар татар, рус һәм инглиз телендә шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук "Кабак" җырына презентация да төшерелде.
-
Балаларны бүләкләү. 30.09.2013

Кабак бәйрәмендә катнашкан өчен Тазиева Ясминә, Закиров Руслан, Шамсутдинов Инсафлар грамота һәм уенчыклар белән бүләкләнделәр. Аларга алга таба да уңышлар телибез.
-
Бәйрәм белән! 27.09.2013

Бүген бакчабызда зур бәйрәм- балалар бакчалары хезмәткәрләре көне. Бәйрәм рухы иртәдән үк башланды, чөнки балалар, әти- әниләр хезмәткәрләрне, тәрбияче апаларын котлап матур чәчәк бәйләмнәре тотып бакчага килделәр. Бу уңайдан бик матур бәйрәм иртәсен зурлар төркеме балалары башлап җибәрде. Аларга башка төркемнәр дә кушылды. матур җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды бәйрәм иртәсе. шулай ук зурлар төркеме балалары коллективны радиодан котладылар. Радио аша, интернет почтасы аша безне котлаган әти- әниләргә, коллегаларыбызга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз, хөрмәтле коллегалар!
-
Поздравляем! 27.09.2013

Уважаемая Алсу Маратовна!!!
С днем дошкольного работника Вас!
Согласитесь с нами, не кривя душой!
Бесполезно спорить, мы на том стоим,
Вас за все сегодня похвалить хотим,
Сладкий мед похвальный пейте не спеша,
Пусть чуть-чуть покружится
Ваша голова.
Обликом приятным Вы наделены,
Внутренним достоинствам просто нет цены!
Многие Вам лета! И счастливых дней!
Жизнь пускай становится только веселей.
Круг друзей хороших пусть растет у Вас,
Смело причисляйте, просим, к ним и нас!!!
-
Котлыйбыз! 27.09.2013

Өлкән тәрбияче Флюзия Рафаиловна! Һөнәри бәйрәмегез -Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз. Алга таба да яңалыкка омтылып эшләргә язсын. Сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.
Тәрбиячем, җанга якын кешем
Кыласыз сез бары изгелек.
Гамәл, киңәшегез үзегезгә
Бирсен иде бары игелек!
Коллектив.












