Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 221 ) 222 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Котлыйбыз! 05.02.2014

Тәрбиячебез Габбасова Ләйсән Равилевна 1квалификацион категория алды. Аны балалар бик яраталар, әти- әниләр ихтирам итәләр. Коллектив профсоюз председателе итеп сайлады. Аны уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
Ут белән шаярма! 31.01.2014

27 январьдан бакчабызда “Куркынычсызлык” атналыгы башланып китте. Атналык дәвамында ГО һәм ЧХ буенча норматив документлар өйрәнүне дәвам ителде, искеләре яңартылды, планнар төзелде, техник әсбаплар әзерләнде, эшчеләргә инструктажлар үткәрелде. "Куркынычсызлык" темасын йомгаклап, уртанчылар төркеме малайлары "Теремок –на новый лад" театры куйдылар. Театрны рус телендә бик матур итеп уйнадылар. Балалар театрны бик ошаттылар. Ахырда театрдан алган тәэсирләр белән уртаклашып, әңгәмә кордылар. Алсу Ринатовна һәм Алсу Габделхамитовна “Ут- дус, ут-дошман” презентациясен күрсәтеп , балаларның атна буе өйрәнгән белемнәрен ныгыттылар.
-
Педагогик киңәшмә үткәрелде. 31.01.2014

31 январь көнне“Сәламәтлек”, “Физик култьура”, “Куркынычсызлык” белем бирү өлкәләре аша балаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда ата-аналар һәм балалар бакчасы бәйләнешенүстерү” темасына чираттагы пед. киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмәдә ФДТ – сәламәтлек өлкәсенең бүгенге көн тәләпләре; сәламәтлек булеге буенча проектлар белән танышулар, физик тәрбиядә гаиләнең роле темалрына чыгышлар , фикер алышулар, эш тәҗрибәсе уртаклашулар булды.
Өлкән шәфкать туташы Ильясова Р.К. балаларның чирләп калдырган көннәренә анализ ясады һәм узган елга караганда йөреш күбрәк булуын әйтте, үзенең киңәшләрен бирде.
Өлкән тәрбияче Халитова Ф.Р әти- әниләр белән уздырылган анкеталарга күзәтү ясап, балалар бакчасы эшчәнлегеннән әти- әниләрнең канәгать булуларын, алда үткәреләчәк чаралар турында сөйләде.
ФГОС ны тормышка ашыру буенча 2014-2016 елларга төзелгән план белән таныштырды һәм бу планны пед.коллектив бердәм тавыш белән кабул итте. Бакча мөдире Мубаракшина А.М. “Киләчәк” программасы нигезендә безнең балалар бакчасы район буенча база мәйданчыгы булып сайлануын җиткерде һәм алда торган бурычлар белән таныштырды.
-
Яңа методик әсбаплар кайтты. 29.01.2014

Бакчабызга балаларны рус теленә өйрәтү, белем бирү эшчәнлеге үткәрә өчен методик ярдәмлек, әдәплелек, үстерелешле уеннар, хәрәкәтле уеннар, биюләр өйрәтү өчен "Шома бас" , "Әдәп- әхлак тәрбиясе" видео язмалары кайтты. Бу методик ярдәмлекләрне Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы һәр балалар бакчасына җитәрлек итеп чыгарды һәм таратты. Без бу пособиеларны чыгарган һәм кайтарткан җитәкчеләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Уңышларыгыз белән! 27.01.2014

"Минем яраткан мультфильмнарым" Бөтенроссия конкурсында катнашып, Вахитов Булат һәм аның тәрбиячесе Габбасова Ләйсән Равилевна Грамота белән бүләкләнделәр. Аларны уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз! 27.01.2014

"Минем яраткан мультфильмнарым" Бөтенроссия конкурсында катнашып, Гайнуллина Айзилә һәм тәрбиячесе Хазиева Алсу Габделхамитовна Грамота белән бүләкләнделәр. Аларны бу уңышлары белән котлыйбыз һәм тагы да актив булып, зур уңышларга ирешүләрен телибез!
-
Уңышлар сезгә! 27.01.2014

Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән "Минем яраткан мультфильмнарым" конкурсында катнашып, Ханов Ринас һәм тәрбиячесе Мавлявиева Ләйсән Альфакаровна Грамота белән бүләкләнделәр. Аларны тәбриклибез һәм яңа уңышлар телибез.
-
Юл йөрүкагыйдәләрен нык бел! 24.01.2014

Бүген атна буе үзләштергән белемнәрне барлау, ачыклау максатыннан "Юл йөрү кагыйдәләрен нык бел!" ярыш- кичәсе үткәрелде. "светофор" түгәрәге җитәкчесе Ләйсән Альфакаровна барлык төркем балаларына табышмакларны презентациядә күрсәтте һәм төрле ситуацияләр чиштеләр, үзара җитезлеккә, игътибарлылыкка ярышлар үткәрделәр. Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү даими, эзлекле алып барыла, алга таба да күп төрле чаралар үткәреләчәк.
-
Әти-әниләр ярдәмен тоеп яшибез. 23.01.2014

Безнең балалар бакчасы гаиләләр белән даими элемтәдә тора. Бергәләп төрле чаралар, күргәзмәләр үткәрелә. әти- әниләр белән үткәрелгән анкета нәтиҗәләре буенча балалар бакчасы эшчәнлегенә " 5" ле куелган. Кулдан килгән әсбаплар ясауда да әти- әниләр ярдәмен тоябыз. Уртанчылар төркеменә физкультура почмагы ясау өчен Вахитов Булатның әти- әниләре менә дигән "Песи- Леопольд" ясап алып килделәр. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, алга таба да бергә- бергә эшләргә язсын дигән теләктә калабыз.
-
Юлларда иминлек кирәк. 23.01.2014

Бу атнада балаларга белем бирү эшчәнлеге юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә багышлана. Юл йөрү кагыйдәләрен без автокласста өйрәтәбез. График нигезендә, балалар белән режимда бу бүлмәдә төрле уеннар аша белем бирү эшчәнлеге дәвам итә. зурлар төркеме белән "Светофор" түгәрәге алып барыла. Уртанчылар төркеме балалары да программа буенча бирелгән бурычларны үзләштергәннәр. Алар Тәслимә Камилевна белән һәрдаим автокласста шөгыльләнәләр.
Юл чатында дуслаштым мин
Горур светофор белән,
Аның барлык сигналларын
Хәзер инде мин беләм.
Һәлакәтләр булмасын дип
Телидер һәрбер йөрәк,
Шуңа күрә дә йөргәндә
Бик сак булырга кирәк.












