Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 221 222 223 ( 224 ) 225 226 227 228 229 230 >>
-
Методик берләшмә утырышы. 23.12.2013
19 декабрь көнне өлкән тәрбияче Халитова Флюзия Рафаиловна Биектау районы Дөбъяз авылының "Гөлчәчәк" балалар бакчасында семинарда катнашты. Семинар "Татарстан Республикасында икетеллелекне өйрәткәндә УМК куллану" темасы буенча үтте. Балалар бакчасы рус теленә өйрәтү буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, ачык шөгыльләр күрсәттеләр.Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә тәрбия бүлеге начальнигы Манюрова Гельнур Халирахмановна норматив документлар белән таныштырды. Хазратова Фируза Вакилевна "Туган телдә сөйләшәбез" комплектын куллану тәртибе белән таныштырды.Бүген педагогларга чираттан тыш методик берләшмә утырышы үткәреп, Флюзия Рафаиловна семинардан алган тәэсирләр, эш тәҗрибәләре, ФГОС буенча эшне башлап җибәрү, үзгәрешләр, УМК пособиеларын куллану буенча җентекләп сөйләде. -
Әти- әниләр безнең беренче ярдәмчеләребез. 20.12.2013

Бакчабызда әти- әниләр белән бергәләп эстетик тәрбия бирүгә зур игътибар бирәбез. Эстетик тәрбия идеалы дигәндә, без халык иҗаты белән танышу, җыр һәм музыкага, биюгә өйрәтү, табигатьнең матурлыгын бәяләү, аны күрү, тою күнекмәләрен һәм баланың үз тирә-ягын, көнкүрешен зәвыклы итә белүен күздә тотабыз. Ләкин эстетик хисләр, бу сәләт үзеннән-үзе генә ачылып китә алмый, аны формалаштырырга кирәк. Монда инде бакча белән гаиләнең бер булып тотынуы мөһим.Бик күп төрле конкурслар оештырабыз. Чөнки балалар әти- әниләр белән җаваплылыкка, матурлык тудырырга өйрәнә. Бу көннәрдә балалар бакчасы биләмәсендә эшчеләр кар сыннары ясады. Аларга булышырга әти- әниләр дә килде, һәр төркем балалары яраткан мултьфильм, әкият геройларын ясап куйдылар. Күмәк эш әти- әниләр коллективын да берләштерә, дуслаштыра. “Кышкы фантазияләр” конкурсында катнашкан һәр гаиләгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы, матурлык идеалы дөрес формалашкан камил шәхес итеп тәрбиялик , белем һәм тәрбия бирү эшенә һәрберебез өлеш кертик. -
Чисталык дәресләре. 20.12.2013

Әйләнә- тирә мөхитне саклау мәсьәләсендә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү максатыннан 2013 ел республикабызда ТР Президенты указы нигезендә "Экологик культура һәм әйләнә- тирә мөхитне саклау" елы дип игълан ителде. Әлеге ел кысаларында бакчабызда бик күп чаралар уздырыла. Шул исәптән "Чисталык дәресләре" акциясе үткәрелә, экологик зыяннан саклау көннәре үткәрелде. Бүген кабат һәр төркемдә "Чисталык дәресләре" үткәрелде. зурлар төркемендә Алсу Габделхамитовна балаларга безнең якның табигате бай һәм күптөрле булуын балаларга җиткерде. Чүпне тиешле урынга ташларга, табигатьтә ял иткәннән соң чүпне үзең белән алырга һәм башка кагыйдәләрне балалар үзләре сөйләп бирделәр, төрле ситуацияләрне чиштеләр, табигать, аны саклау буенча шигырьләр сөйләделәр. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары экологик бүлмәдә Лилия Амировна белән экологик экспериментлар үткәрделәр. Юл кырыендагы кар белән машина йөрмәгән җирнең карын чагыштырып, автомобильләрнең дә табигатькә зыян китерүен ачыкладылар.
-
Кошларны кайгыртабыз. 20.12.2013

"Чисталык дәресләре" уртанчылар төркемендә дә бик нәтиҗәле үтте. Балалар тәрбияче Тәслимә Камилевна белән кошлар турында сөйләштеләр, аларга җим табуы авыр булуын әйттеләр һәм бергәләп җимлек ясадылар. Ул җимлекне бергәләп агачка элделәр һәм җим салдылар. Кошларның килүен күзәттеләр. 2 кечкенәләр төркемендә Фәния Фаттаховна агачлар, аларның кешеләр, тереклек өчен бик кирәк булуын аңлатты һәм "Чыршыларны саклыйбыз, кибеттән ясалма чыршы алабыз" темасына рәсем ясарга тәкъдим итте. Балалар чын күңелдән матур чыршы рәсемнәре ясадылар.
Кышын бездә яшиләр:
Песнәкләр һәм чыпчыклар,
Күгәрченнәр, чәүкәләр,
Тагын башка кошчыклар.
Кыен була аларга
Кышын салкыннар җиткәч,
Ачыгалар, туңалар,
Ашарга җимнәр беткәч.
Шундый салкын кышларда
Бу сөекле кошларга
Балалар ярдәм итә
Рәхәт, тыныч кышларга.
Җим сибәләр аларга,
Оя ясый балалар.
Шатланышып, кошкайлар
Канатларын кагалар.
-
Курчак театры карадык. 17.12.2013

16 декабрь көнне район мәдәният йортында А.Алиш премиясе лауреаты "Әкият" татар дәүләт курчак театры "Мактанчык әтәч" исемле театр куйдылар. Театр карарга зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре керде. Алар бик күп тәэсирләр алып чыктылар һәм безнең белән дә уртаклаштылар.
-
Китапханә белән элемтә. 17.12.2013

Балалар бакчасында без ел дәвамында төрле очрашулар оештырабыз. Бүген китапханә хезмәткәрләре кечкенәләр төркемнәре белән очрашуга үзләре килделәр. Китапханәче Алия Гарипова балаларга үз һөнәре турында кыскача мәгълүмат бирде, китаплар турында, аларны сак тотарга кирәклеге турында сөйләде. Балаларга матур рәсемле китапларны күрсәтте, алардан матур әкият, шигырьләр укыды. Очрашу эчтәлекле һәм нәтиҗәле булды.
-
Яңа ел килә, яңа ел! 17.12.2013

Бу көннәрдә бакчабызда Яңа ел бәйрәменә әзерлек дәвам итә. "Яңа елга иң матур бизәлгән төркем" конкурсы игълан ителде. Һәр төркемне матур итеп бизәп тә куйдылар. Балалар бәйрәм иртәсенә әзерләнәләр, ә апалар кар сыннары әвәли.
Менә салкын кыш та җитте,
Алтын көз үтеп китте.
Җиргә ак карлар ява,
Әйтерсең энҗе тама.
Кар бабайлар да ясарбыз
Шугалакта шуарбыз.
Бу кыш ккүңелле үтәр,
Безне шатлыклы итәр
-
Мәктәп белән элемтә. 16.12.2013

-
Китапчык- серле янчык. 14.12.2013

Атна буе балалар китап, аңа сак караш тәрбияләү буенча мәгълүмат алдылар. Зурлар төркеме балаларын Алсу Габделхамитовна китапханәгә экскурсиягә алып барды. Әти- әниләр өйдәге китапларын, энциклопедияләрен алып килделәр һәм балалар бергәләп аларны карадылар, апалары кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Кечкенәләргә ярдәм итәбез -китапларын төпләп бирәбез" шефлык эшен башладылар. Ясле, кечкенәләр төркеме балаларының таушалган китапларын ябыштырып бирделәр. Өлкән тәрбияче Флюзия Рафаиловна үзе ясаган презентацияне күрсәтеп балалар белән әңгәмә оештырды, теманы үзләштерүләренг ачыклады. "Китапчык- серле янчык" кичәсенә Хоттабыч килеп алардагы серләрне ачты һәм сак тотарга кирәклеген аңлатты.
-
Ак ефәктән кыш килде. 09.12.2013

Җомга көнне «Ак ефәктән кыш килде” темасы буенча йомгаклау чарасы- кыш турында шигырь, җыр, биюләрдән төзелгән концерт һәм
"Туган якта кыш" балалар рәсеменнән күргәзмә оештырылды.
Балаларга “Кыш килде”, “Кышкы айлар”, “Бездә кышлаучы кошлар” презентацияләре күрсәтелде.












