Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Мөһим сөйләшүләр - "Арктика- үсеш территориясе" 10.02.2025

10 нчы февраль көнне үткәрелгән "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклында укучылар белән "Арктика- үсеш территориясе" дигән темага сөйләшү алып барылды. Дәрес барышында Арктиканың тарихы, әлеге территориянең илебез өчен әһәмияте турында фикер алышынды. Чыннан да, Арктика- Россиянең ресурс базасы, аны боз хәзинәсе дип атарга мөмкин.
-
"Мизгелләр"- топ- спикер 08.02.2025

Гимназиянең "Алдынгылар хәрәкәте" активистлары 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучылары белән "Мизгелләр" дип аталган чара оештырдылар. Әлеге чара "Топ- спикер" форматында узды. Укучылар бирелгән темага бер минутлык чыгыш әзерләделәр. Ахырда җиңүче диплом белән бүләкләнде.
Укучылар хис- кичерешләрен һәм якты мизгелләрен искә төшереп вакытны бик файдалы уздырдылар.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239362%2Fbb04cb5abbe8af3a04%2Fpl_wall_-216931602
-
"Тату сыйныф серләре" бәйгесе 08.02.2025

Республика күләмендә үткәрелгән "Тату сыйныф серләре" бәйгесенең район этабында гимназиябезнең 8А сыйныфы укучылары, әти- әниләре югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар һәм 13 команда арасында II урынга лаек булдылар!
Әлеге бәйге 4 этаптан торды:
- "Тату сыйныф серләре" күргәзмәсе;
- “Безнең тату сыйныф” визит карточкасы;
- “Хәтер. Батырлык. Каһарманлык.” темасына иҗади номер;
- "Бердәм тәрбия мөхите: ата- аналар, балалар, сыйныф җитәкчесе һәм тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе” проект эше.
"Хөрмәтле Флүзә Рузалевна, 8А сыйныфы укучылары һәм әти- әниләр! Сезне чын күңелдән уңышлы чыгыш ясавыгыз белән котлыйбыз! Әлеге бәйгедә тагын бер кат укучыларыбызның иң сәләтле, иң акыллы, иң матурлары икәннәренә инандык. Сезнең белән горурланабыз!"- дип рәхмәт сүзләре җиткерде гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна. -
"Сугыш чоры балалары" батырлык дәресе 05.02.2025

Гимназия китапханәсендә укучылар белән "Сугыш чоры балалары" дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Сөйләшү барышында сугыш чоры балаларының авыр тормышы, аларның җиңүгә керткән зур өлешләре турында фикер алышынды. Укучылар видеоөзекләр карадылар, күргәзмә белән таныштылар.
Батырлык дәресләре киләчәк буынга патриотик тәрбия бирүдә, аларда тормышка дөрес караш тәрбияләүдә зур роль уйный. -
Балалар бакчасы белән хезмәттәшлек 04.02.2025

Гимназия активистлары тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхәтовна җитәкчелегендә 362 нче номерлы балалар бакчасында даими рәвештә төрле чаралар үткәрәләр.
"Халыкара кышкы спорт төрләре көне" уңаеннан, балалар белән сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеге турында сөйләшү һәм спорт ярышлары үткәрелде.
"Тормыш сөючән кешеләр көне" акциясе уңаеннан, әзерлек төркемнәрендә мастер- класслар уздырылды, "Хыял картасы" төзелде. Әлеге карталарда һәр бала үзен, гаиләсен, яраткан спорт төрен, үз дусларын һәм хыялларын ясадылар. Ахырдан "Алдынгылар хәрәкәте" активистлары белән берлектә флешмоб биеделәр.Видеога сылтама: https://vk.com/galyamaldingilari?z=video-222311097_456239277%2F08a9e417869a79d99e%2Fpl_wall_-222311097
-
Мөһим сөйләшүләр - "Бизнес һәм технологик эшмәкәрлек" 03.02.2025

3 нче февраль көнне үткәрелгән "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклында укучылар белән "Бизнес һәм технологик эшмәкәрлек" темасына сөйләшү алып барылды. Дәрес барышында алдынгы технологияләр, әлеге өлкәдә эшмәкәрлек юнәлешләре турында фикер алышынды.
-
Кинодәресләр проектын гамәлгә ашыру 03.02.2025

Илебездә "Россия мәктәпләрендә кинодәресләр" исемле проект башланып китте. Әлеге дәресләр белем алу процессын баета, укучыларга яңа белемнәр һәм тәҗрибәләр бирә. Фильмнарның социаль, тарихи һәм мәдәни контексты укучыларның дөньяга карашын киңәйтүенә ярдәм итә. Кинодәресләр проектын тормышка ашыру буенча гимназиядә актив эшчәнлек алып барыла.
-
Табигый фәннәр атналыгы 03.02.2025

Табигый фәннәр атналыгы кысаларында үткәрелгән чаралар:
- башлангыч сыйныф укучылары арасында "Иң эчтәлекле плакат" рәсем конкурсы;
- химия фәненнән тәҗрибәләр үткәрү буенча мастер- класс. -
Котлыйбыз! 01.02.2025

Район күләмендә үткәрелгән "Звёздный билет" бәйгесендә ирешкән уңышларыбыз:
- I урын яулаган 9А сыйныфы укучысы Сөнгәтуллина Җәннәт (җитәкчесе Светлана Федоровна);
- III урын яулаган 4В сыйныфы укучысы Заляндина Аишә (җитәкчесе Гөлчәчәк Мансуровна).
Укучыларны һәм җитәкчеләрен котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез! -
Математика фәне атналыгы 31.01.2025

29- 31 нче гыйнвар көнне үткәрелгән чаралар:
- "Тылсымлы фигуралар" геометрик фигуралардан аппликация, конструкторлар;
- "Знатоки математики" олимпиадасы;
- "Своя игра" интеллектуаль уен;
- "Кемнең миллионер буласы килә?" математик уен.










