Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
"Батыр егет турында җыр" - батырлык сәгате 17.02.2025

15 нче февральдә илебездә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, укучылар белән "Батыр егет турында җыр" исеме астында батырлык сәгате үткәрелде. Рафаэль Мостафинның "Кызыл ромашка" һәм Хәдичә Җәлилованың "Абыем турында" китаплары ярдәмендә китапханәче укучыларга шагыйрьнең балачагы турында сөйләде. Балалар Муса Җәлилне тыйнак, игелекле, юмор хисле һәм олы җанлы кеше итеп күрә алдылар, аның иҗат юлы белән таныштылар. Шагыйрьнең иҗаты әхлак, кешелеклелек, үз Ватаныңа тугры булырга өйрәтә дигән нәтиҗәгә килделәр.
-
Мөһим сөйләшүләр - "Ватанга хезмәт итү нәрсә ул?" 17.02.2025

17 нче февраль көнне үткәрелгән "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклында укучылар белән "Ватанга хезмәт итү нәрсә ул? Фёдор Ушаковның тууына 280 ел" дигән темага сөйләшү алып барылды. Дәрес барышында Ватанны саклау, ватанпәрвәрлек, тарихи традицияләр турында видеоөзекләр каралды, фикер алышынды.
-
Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне 15.02.2025

15 нче февраль- сугышчы-интернационалистларны искә алу көне билгеләнеп үтелә. 1989 нчы елның 15 нче февралендә совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстан территориясеннән чыгарылды. Шул уңайдан, укучылар белән "Герой юлы" дип исемләнгән тематик сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
-
Сынлы сәнгать, хезмәт, җыр һәм физик культура атналыгы 14.02.2025

Фәннәр атналыгы кысаларында үткәрелгән чаралар:
- 6 нчы сыйныфлар белән "Һөнәрле үргә йөзәр" дип исемләнгән рәсем бәйгесе;
- 7 нче сыйныфлар белән хезмәт һәм сынлы сәнгать фәннәре буенча викторина;
- 8 нче сыйныфлар арасында хезмәт һәм физик культура фәннәре буенча эстафета;
- 9 нчы сыйныфлар белән "Профессияне танып бел" уены. -
14 нче февраль- Халыкара китап бүләк итү көне 14.02.2025

14 нче февраль- Халыкара китап бүләк итү көне. Әлеге дата уңаеннан, гимназия китапханәсендә төрле чаралар үткәрелде:
- Халыкара китап бүләк итү көненең килеп чыгу тарихы турында видеоөзекләр каралды;
- "Китапны яратып бүләк ит- 2025" һәм "Китап белән тәнәфес" акцияләре дәвам итте;
- Укучылар барысы бергә китап белән аралашу кагыйдәләрен кабатладылар: рәсемнәр ясамаска, язмаска, битләрне ертмаска;
- Китап кыстыргычы ясау буенча мастер- класс оештырылды.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239364%2F25e66dfc59f38bbbde%2Fpl_wall_-216931602
-
"Что? Где? Когда?" - укытучылар арасында турнир 13.02.2025

13 нче февраль көнне гимназия базасында Казан шәһәре мәктәпләре арасында "Что? Где? Когда?" турниры үткәрелде. Әлеге чарада гимназиябез укытучылары да катнаштылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Афәрин!
-
"Россия- минем горизонтларым" курсы 13.02.2025

13 нче февраль көнне үткәрелгән “Россия - минем горизонтларым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы кысаларында "Илебездәге мөмкинлекләр" темасына сөйләшүләр алып барылды. Укучылар видеоөзекләр белән таныштылар, биремнәр эшләделәр, фикер алыштылар.
-
Экологик сәгать 12.02.2025

Гимназия китапханәсендә укучылар белән "Җир- безнең уртак йортыбыз" дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Әлеге чарада табигатьне саклау турында сөйләшү алып барылды. Укучылар табигатькә кагылышлы төрле сорауларга җаваплар бирделәр.
-
"Гәүһәр" балалар фестивале 12.02.2025

12 нче февраль көнне "Чулпан" мәдәният үзәгендә "Гәүһәр" балалар фестивале үткәрелде. Әлеге фестиваль Казан Мэриясе тарафыннан Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
Гимназиябез укучылары "Хәрәкәттә - бәрәкәт" һәм "Сөйлә" проектларында финалга үтеп, фестивальнең йомгаклау тантанасында югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар. Без укучыларыбыз белән горурланабыз! Киләчәктә аларны зур сәхнәләрдә күрергә язсын дигән теләктә калабыз! -
Сынлы сәнгать, хезмәт, җыр һәм физик культура атналыгы 11.02.2025

Әлеге фәннәр атналыгы кысаларында укучылар белән үткәрелгән чаралар:
- төрле музыкаль ребуслар чишү, биремнәр эшләү;
- 5 нче сыйныфлар арасында "Халык кәсепләре" темасына рәсем конкурсы;
- "Рус рәссамнарының картиналары"- өстәл уены.










