Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Рус теле һәм әдәбияты атналыгы 13.01.2025

Гимназиябездә фәннәр атналыгы башланып китте. 13 нче гыйнвар көнне укучылар белән "Собери пословицу" чарасы үткәрелде. Барлык биремнәрне дөрес башкарган укучылар бүләкләнделәр. Шулай ук "Литературная гостиная" күргәзмәсе оештырылды.
Барлык укучыларны фәннәр атналыгында актив катнашырга чакырып калабыз! -
Изге гамәлләр 09.01.2025

Гимназиябез укучылары Арча, Буа, Лесхоз, Мөслим җирлекләрендә урнашкан өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен интернат- йортларда тәрбияләнүчеләргә бәйрәм открыткалары һәм күчтәнәчләр тапшырдылар. Укучылар, әти- әниләр һәм укытучылар тырышлыгы белән 301 открытка әзерләнде. Әби- бабайлар күңелен сөендерүгә үз өлешен кертүчеләргә изге гамәлләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239358%2F2420d3b09d891a1060%2Fpl_wall_-216931602
-
Яңа 2025 нче ел белән! 31.12.2024

Хөрмәтле укучылар, укытучылар һәм әти- әниләр!
Сезне барчагызны да якынлашып килүче Яңа 2025 нче ел белән тәбрик итәбез! Яңа ел яхшы хәбәрләр, яңа вакыйгалар, яңа сөенечләр алып килсен! Өегездә татулык һәм иминлек хуҗа булсын, бәйрәм кәефе ел дәвамында сезгә юлдаш булсын! Һәрберегезгә тынычлык, иминлек, сәламәтлек һәм уңышлар телибез!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239353%2F26451f5da5dd25c246%2Fpl_wall_-216931602
-
"Cats house" песиләр приютына ярдәм 30.12.2024

Гимназиянең волонтёрлык юнәлеше активистлары "Добро не уходит в каникулы" һәм "Движение Первых. Добро" проектлары кысаларында "Cats house" песиләр приютына ярдәм иттеләр. Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна җитәкчелегендә дүрт аяклы дусларыбызга шактый күләмдә ашамлыклар, медикаментлар һәм уенчыклар җыелды. Әлеге хәйрия акциясендә катнашкан һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез! Бергәләп игелекле эшләрне дәвам итик! Бер яхшылык мең яхшылыкка тора!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239354%2F514ac9acdaf1cf7cb0%2Fpl_wall_-216931602
-
Саф һава - тәнгә дәва! 29.12.2024

7А сыйныфы укучылары укытучылары Гөлчәчәк Әсхатовна белән берлектә рәхәтләнеп тимераякта шуып кайттылар. "Саф һава һәм хәрәкәт үзенчәлекле атмосфера булдыра, күтәренке кәеф бүләк итә!” - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты сыйныф җитәкчесе Гөлчәчәк Әсхатовна.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 28.12.2024

Гимназиябездә 1 - 4 нче сыйныф укучылары өчен түземсезлек белән көтеп алынган чыршы бәйрәме уздырылды. Бәйрәм җыр- бию, күңелле күренешләр белән үрелеп барды. Кыш Бабай белән Кар Кызы укучыларга Яңа ел бүләкләрен тараттылар!
-
"Сабантуй" журналы редакциясе тарафыннан бүләкләү тантанасы 27.12.2024

27 нче декабрь көнне "Татмедиа" брифинг залында "Сабантуй" журналы редакциясе тарафыннан оештырылган бәйгеләрдә җиңү яулаган мәктәпләрне һәм балаларны бүләкләү тантанасы булып узды.
- "Сабантуй"ның 100 дусты" бәйгесендә гимназиябез "Сабантуй" кубогына лаек булды!
- "Директорга 5 сорау" конкурсында оригиналь һәм креатив сорауларны мәктәп директорларына биргән укучылар арасында гимназиянең 7Б сыйныфы укучысы Кәримова Мәликә җиңүче дип табылды. Афәрин!
- Ике ел рәттән "Ихлас" мультимедиа мәктәбендә иҗатка тартылучы укучылар өчен журналистика юнәлешендә онлайн- дәресләр үткәрелде. Танылган журналист Зөлфия Гыйльметдинова уку елы дәвамында укучыларны журналистика серләренә төшендереп, дәресләр бирде. Гимназиянең 5В сыйныфы укучысы Кәримов Инсаф барлык биремнәрне дә үтәп, җиңүче дипломына лаек булды. Афәрин! -
"Туган авылым" милли комплекс буйлап сәяхәт 27.12.2024

27 нче декабрь көнне 7А сыйныфы укучылары укытучылары Гөлчәчәк Әсхатовна җитәкчелегендә "Туган батыр" әкияте геройлары белән "Туган авылым" милли үзәге буйлап сәяхәт кылдылар.
Укучылар татар халкының көнкүреше, һөнәрләре һәм милли киемнәре белән таныштылар. Күренекле җырчы Әлфия Авзалова исемен йөртүче үзәктә җырчының тормыш һәм иҗат юлы белән танышып үттеләр. Ахырдан татар халкының милли ризыклары белән чәй эчтеләр. -
Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча линейка 26.12.2024

Гимназиябездә беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча тантаналы рәвештә линейкалар уздырылды. Линейка барышында төрле бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда катнашкан укучылар бүләкләнделәр. Гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна кышкы каникул вакытында үз- үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, укучыларга күңелле һәм файдалы яллар теләде! Ял итеп, көч җыеп барлык укучыларны 9 нчы гыйнвар көнне гимназиядә көтеп калабыз!
-
"Дед Мороз проспал" музыкаль тамашада 25.12.2024

2Б сыйныфы укучылары укытучылары Рушания Мингазовна белән "Чулпан" мәдәният үзәгендә оештырылган "Дед Мороз проспал" музыкаль тамашаны карап кайттылар. Яңа ел тамашасын балалар хозурланып карадылар һәм рәхәтләнеп алкышладылар.










