Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
2024/2025 нче уку елы нәтиҗәләре буенча әти- әниләр җыелышы 16.05.2025

15 нче һәм 16 нчы май көннәрендә гимназиядә 2024/2025 нче уку елы нәтиҗәләре буенча әти- әниләр җыелышы булып узды. Җыелыш актлар залында башланып китте, аннан соң сыйныфларда дәвам итте.
Гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна әти- әниләрне уку елы нәтиҗәләре белән таныштырды, җәйге каникуллар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп үтте. Гимназия эшчәнлегендә актив катнашкан әти- әниләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.
Гомуми җыелыш барышында юл йөрү кагыйдәләре буенча Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Савин Михаил Александрович чыгыш ясады. Михаил Александрович әти- әниләрне питбайк, электр самокаты, скутерда йөрү кагыйдәләре һәм төп законнар белән таныштырды. -
Котлыйбыз! 15.05.2025

Гимназия базасында эшләп килүче каратэ түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз бәйгеләрдә зур нәтиҗәләргә ирештеләр:
- 3А сыйныфы укучысы Жданов Алмаз "Чемпионат и Первенство России" бәйгесендә II урынны яулады;
- "Кубок новичка" ачык турнирда Бадгиев Мөхәммәд- I, Салимов Рамазан II, Валиев Ислам III урыннарга лаек булдылар.
Укучыларыбызны һәм тренерлары Илсур Илгизовичны зур җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез! -
"Кожаный мяч - Школьная футбольная лига" район бәйгесе 10.05.2025

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына карата гимназиянең 4 нче һәм 5 нче сыйныф кызлары арасында футбол уеннары оештырылды. Һәр команда үзләренең иң җитез һәм көчле булуларын исбатларга тырыштылар.
Җиңү көне уңаеннан үткәрелгән "Кожаный мяч - Школьная футбольная лига" район бәйгесендә кызлар командасы III урын яуладылар. Укучыларыбызны һәм физик тәрбия укытучысы Рәнис Раисовичны чын күңелдән котлыйбыз! -
"Үлемсез полк- 2025" акциясе 09.05.2025

Гимназиябез укучылары, укытучылары һәм әти- әниләре "Үлемсез полк- 2025" ("Бессмертный полк- 2025") Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
"Үлемсез полк" хәтернең мәңгелек булуын дәлилли. Яшь буын вәкилләре безгә бүгенге матур тормышны бүләк иткән геройларыбызны белергә, аларның якты истәлеген сакларга тиеш.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239411%2F652df47a08bc632660%2Fpl_wall_-216931602
-
Патриотик чаралар 09.05.2025

Җиңү көне - олы бәйрәм бүген!
Җиңүчене данлый илебез!
Канын коеп, гомерен биргәннәрне,
Онытырга тиеш түгелбез!
Җиңү көне- илебезнең һәр кешесе өчен иң изге бәйрәмнәрнең берсе. Үз эченә шатлык- сөенечләрне дә, борчу- кайгыларны да, горурлык хисләрен салган бөек Җиңү бу.
Гимназиядә оештырылган барлык патриотик чараларның максатлары:
- укучылар күңелендә Бөек Җиңүгә карата ихтирам хисләре тәрбияләү;
- тарихи хәтерне саклау;
- халкыбызның үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген барлау.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239410%2F96925c48d6cc9f2d2a%2Fpl_wall_-216931602
-
"Җиңү безнең күңел җырларында" квартирник 07.05.2025

Гимназиядә укучылар белән берлектә сугыш чоры җырларына багышланган "Җиңү безнең күңел җырларында" дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә- квартирник оештырылды. Иҗади кичәдә хәтердә мәңгегә уелып калган җырлар башкарылды. Балалар тәмле чәй эчеп үзара күңелле генә аралаштылар. Очрашу патриотик рухта һәм җылы атмосферада үтте.
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239401%2Fa4b4d3ed1cb714decb%2Fpl_post_-216931602_1814
-
Җиңү килә җирне нурга күмеп! 07.05.2025

Гимназиядә Бөек Җиңүгә карата әдәби- музыкаль чаралар үткәрелде. Укучыларыбыз тыныч күк йөзе өчен көрәшкән батырларыбызга рәхмәт йөзеннән үзләренең талантларын күрсәттеләр: патриотик җырлар һәм биюләр башкардылар, уен коралларында уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр.
8 нче сыйныф укучылары "Чемоданда Музей" ("Музей в чемодане") проектында катнаштылар. Алар үзләренең әби- бабайларының, туганнарының батырлыклары турында сөйләделәр һәм тематик экпозицияләре белән уртаклаштылар.
5Б сыйныфы укучысы Махмутова Набилә гаиләсе белән "Сад памяти- 2025" акциясендә катнаштылар. Афәрин!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239404%2F0714e3bee592e72d55%2Fpl_post_-216931602_1817
https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239405%2Fb2afc44b45bd0a37ef%2Fpl_post_-216931602_1817
-
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы линейка 06.05.2025

Рәхмәт Сезгә, батыр ветераннар,
Саклап калган өчен илебез.
Мәңгелек дан Сезгә, каһарманнар,
Тыныч булсын җир һәм күгебез!
Гимназиядә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы линейка уздырылды. Линейка барышында укучылар һәм укытучылар әби- бабайларының батырлыклары турында сөйләделәр, гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна бәйрәм белән котлау сүзләрен җиткерде, 6В сыйныфы укучысы Нотфуллин Солтан башкаруында патриотик җыр яңгырады. Җиңү өчен гомерләрен биргән батырлар бер минут тынлык белән искә алынды.
Җиңү көне- ул буынны берләштерүче бәйрәм. Безнең бурыч- Ватанга карата мәхәббәт белән тынычлык һәм азатлык тәэмин иткән халыкның батырлыгы турында хәтерне саклап калу.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239407%2F327dacae12811b75f8%2Fpl_wall_-216931602
-
Патриотик җырлар бәйгесе 05.05.2025

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары арасында патриотик җырлар бәйгесе үткәрелде. Һәр сыйныфның чыгышы горурлык белән күңелгә үтеп керерлек итеп башкарылды.
Әлеге чараның максатлары:
- Укучыларда туган илгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү;
- Илебез тынычлыгы өчен көрәшкән әби- бабайларыбызның батырлыкларын искә төшерү һәм онытмау.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239402%2F30538b6b33fa2c78d1%2Fpl_post_-216931602_1816
-
"Нәрсә? Кайда? Кайчан? брейн- ринг уены 04.05.2025

Гимназиянең 9А, 9Б һәм 10 нчы сыйныф укучылары арасында "Нәрсә? Кайда? Кайчан? брейн- ринг уены оештырылды. Интеллектуаль чара Бөек Ватан сугышы тарихына багышланды.
Уенның сораулары төп вакыйгаларны, хәрби операцияләрне, фронттагы һәм тылдагы тормышны, ул чорның күренекле шәхесләре һәм сугыш чоры җырлары турында мәгьлүматларны үз эченә алды. Укучылар Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен яңарттылар һәм киңәйттеләр. Ә җиңүче исеменә 9Б сыйныфы лаек булды.
Әлеге эчтәлекле һәм патриотик чараны югары дәрәҗәдә үткәргәне өчен Гөлназ Мазитовнага зур рәхмәтебезне белдерәбез!










