Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Белем бәйрәме. Ачылыш. 01.09.2022

Гимназиям минем гимназиям,
Яшьлегемнең нурлы почмагы.
Син илтәсең безне киләчәккә,
Ышанычның кайнар кочагын!
Менә ниһаять күптән көтелгән яңартылган бинага тәүге аяк бастык. Аякларыбыз җиңел, укуларыбыз нәтиҗәле, бинабыз якты белем учагы булсын дигән теләктә калабыз! -
Таныклык алу кичәсе. 28.06.2022

Кадерле 9 нчы чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар, ата-аналар! Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иң дулкынландыргыч һәм шатлыклы бәйрәм - аттестатлар тапшыру белән ихлас котлауларымны кабул итегез!
Бу ел сезнең һәрберегез өчен үзенчәлекле булды. Сез үз тормышыгыздагы иң мөһим этапларның берсен үттегез - гимназияне тәмамладыгыз. Әмма алда-һөнәр сайлау һәм үз тормыш юлын билгеләү. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бүген һәркем үз алдына куелган максатларга ирешә, үз потенциалын тулысынча ача алсын өчен барлык шартлар да тудырылган. Ә уңыш бары тик шәхси инициативага, үз көчеңә ышанычка, алга бару теләгенә генә бәйле. Сез – Татарстаныбызның, Россиябезнең киләчәге һәм өмете. Үз көчегезгә ышаныгыз, үз алдыгызга амбициоз максатлар куегыз һәм теләгегезгә ирешегез – ул чакта сезне, һичшиксез, уңыш көтәр!” дип үз теләкләрен җиткерде гимназиябез директоры Равил Хасанович. -
Соңгы кыңгырау 24.05.2022

Соңгы кыңгырау яңгырый бүген
Яңа юл яра гомер агышы.
Соңгы кыңгырау — әнкәй догасы,
Изге юл тели аның тавышы.
Бүген гимназиябездә тантаналы рәвештә "Соңгы кыңгырау" кичәсе булып узды.
Укытучыларны да, бәйрәмгә килгән кунакларны да, күңелләре белән ерак балачак елларына алып киткән, күзләрне дымландырган бу тантанада күңелле һәм моңсу мизгелләр күп булды.
Вакыт сиздерми генә үтеп киткән. Балачак инде артта калды. Алда беренче сынаулар көтә. Ни генә булмасын, укучыларның имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләп, аларга дөньяның матурлыгын, тормышның асылын, яшәү ямен һәм мәгънәсен аңлап яшәүләрен теләп калабыз!



-
Игелекле булыйк! 21.05.2022

Җиребезгә якты кояш нуры
Килгән кебек ерак-ерактан,
Изге эш тә җан җылыта ала,
Чыкса әгәр кайнар йөрәктән.
1Б сыйныфы укучысы Галиева Ясминә игелекле эшләр акциясендә. -
Хәйрия ярминкәсе 21.05.2022

Бугенге Хәйрия ярминкәсендә 23780 сум акча җыелды. Барлык әти-әниләргә, укучыларга, укытучыларга зур рәхмәт. Эшләгән яхшылыклар меңләтә әйләнеп кайтсын



-
Вахта пямяти 20.05.2022

10 нчы сыйныф укучылары "Вахта Памяти" акциясендә.
-
"Җиңү дәресе" 19.05.2022

4А һәм 4Б сыйныфында 18 нче май көнне "Җиңү дәресе" булып узды. Дәрес вакытында укучыларга патриотизм, геройларга, ветераннарга карата хөрмәт һәм ярату хисләре аңлатылды. Укучылар Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабайлары турында горурланып сөйләделәр. Шулай ук Бөек Ватан геройлары турында презентация карау балалар күңелендә тирән эз калдырды.
-
"Всемирный урок Победы" 19.05.2022

В 5Б классе "Всемирный урок Победы". На этом уроке учащиеся получили и расширили знания о ВОВ, об истории своей страны. Ещё больше стали уважать и чтить защитников Родины. Учащиеся сами рассказали о юных героях Советского союза. В ходе боев дети-герои не щадили собственные жизни и шли с таким же мужеством и отвагой, как взрослые мужчины.
-
"Бергәләп үсәбез" 16.05.2022

Шәһәр күләмендә уздырылучы "Бергәләп үсәбез" дип исемләнгән акция астында, 2а сыйныф укучылары үзләренең өй яннарына, бакчаларына кечкенә чыршылар, наратлар утырттылар.
"Бу акция ,укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итәчәк" - дип белдерде сыйныф җитәкчеләре, Рәмзия Ралифовна. -
"Хәрәкәттә, бәрәкәт" 12.05.2022

Бүген 8, 10, 11 нче сыйныф укучылары Татар Дәүләт Филармониясенә барып, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор ансамбль башкаруындагы "Хәрәкәттә, бәрәкәт" дип исемләнгән концертын карап кайттылар.











