Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
"Чулпан" мәдәният үзәгендә Каюм Насыйриның "Әбүгалисина" әсәре 18.01.2023

18 нче гыйнвар көнне "Апуш" балалар театр студиясенә йөрүче укучылар "Чулпан" мәдәният үзәгендә Каюм Насыйриның "Әбүгалисина" әсәрен мюзикл жанрында сәхнәләштерделәр. Әлеге чарада 4А сыйныф укучысы Насыйбуллина Нәсимә һәм 6А сыйныф укучысы Галиев Кәрим катнаштылар. Аларга алга таба да уңышлар теләп калабыз!!!
-
"Минем сыйныфым" проект 18.01.2023

1б сыйныфы укучыларының "Минем сыйныфым" дип исемләнгән проект эшләре.
-
"Математик парк" 17.01.2023

Бүген математика атналыгы кысаларында укучылар белән "Математик парк" уены, "Мавыктыргыч фигуралар" конкурсы үткәрелде. Укучылар бик актив катнаштылар.
-
Патриотлык рухы 16.01.2023

Гимназиябездә һәр дүшәмбе иртәсе Россия һәм Татарстан гимннарын җырлаудан, дәүләт флагларын күтәрүдән башланып китә. Патриотлык рухы тәрбияләү әлеге чараның төп максаты булып тора.
-
Мөһим сөйләшүләр - "Ленинград блокадасы" 16.01.2023

Бүгенге "Мөһим сөйләшүләрнең" темасы "Ленинград блокадасы- тарихның онытылмас бите" дип аталды. Укучылар Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштылар, батырларны искә алдылар, сугыш чоры балаларының каһарманлыклары белән таныштылар.
-
Математика атналыгы 16.01.2023

16 нчы гыйнвардан гимназиядә математика, физика һәм информатика атналыгы башланды. Укучылар өчен китап күргәзмәсе, "Саннар кем белән дус?" дип аталган рәсем конкурсы оештырылды.
-
Якынлашып килүче Яңа ел белән 29.12.2022

Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне!
Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп,
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез дуслар моңаеп!!!


-
5- 11 сыйныфлар белән беренче яртыеллыкка нәтиҗә 26.12.2022

26 декабрь көнне 5- 11 сыйныфлар белән беренче яртыеллыкка нәтиҗә ясап линейка уздырылды. Төрле конкурсларда, олимпиадаларда, ярышларда катнашкан укучылар бүләкләнде.
-
Беренче яртыеллыкка нәтиҗә 23.12.2022

23 нче декабрь көнне, башлангыч сыйныфлар буенча беренче яртыеллыкка нәтиҗә ясап, линейка уздырылды. Линейка барышында укучылар истәлекле бүләкләр һәм әлбәттә инде грамоталар белән бүләкләнделәр.
-
Яңа ел бәйрәмнәре 22.12.2022

Каршылыйк, дуслар, бергәләп:
Яңа ел килә безгә!
Әнә күпме кунак килгән
Әйләнә – тирәбезгә.
Йолдызлар төшеп кушылган
Чыршыдагы утларга.
Кыш бабай белән Кар кызы
Килгән безне котларга.
Бүген гимназиябездә 1-4 сыйныф укучылары өчен, яңа елга багышланган зур чара булып узды.












