Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Татарстан Республикасы Конституция судында экскурсиядә 15.12.2022

15 нче декабрь көнне 10 сыйныф укучылары Татарстан Республикасы Конституция судында экскурсиядә булып кайттылар. Укучылар әлеге юнәлешнең барлыкка килүе, эш барышы, Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары белән таныштылар.
-
"Что? Где? Когда?" 14.12.2022

Бүген 10-11 нче сыйныф укучылары "Что? Где? Когда?" дип исемләнгән шәһәр туры бәйгесендә катнашып, Республика күләменә уздылар. Афәрин, укучылар!

Алга таба да уңышлар юлдаш булсын сезгә!

-
Э. Н. Успенскийга багышланган әдәби уен 14.12.2022

14 нче декабрь көнне Үзәк балалар китапханә хезмәткәрләре 3б һәм 3в сыйныф укучылары өчен танылган язучы Э. Н. Успенскийга багышланган әдәби уен үткәрделәр. Укучылар Эдуард Николаевичның биографиясе белән таныштылар, әсәрләре буенча сәяхәт кылдылар, Крокодил Гена һәм Чебурашка, Простоквашино геройларын искә төшерделәр, «Про Сидорова Вова» мультфильмын карадылар. Әлеге чара укучыларга бик ошады.
-
"Сихри кыш" 13.12.2022

Кыш – һәрберебезгә могҗизалар, шатлыклар китерә торган ел фасылы. Тәрәзәләрдәге бизәкләр дә, тимераякта шуу да һәм, әлбәттә, кышкы табигать күренешләре: чиксез ак киңлекләр, кар белән капланган агачлар, кар көртләре – барысы да шатланырга сәбәп була ала. Бары тик тирә-ягыбыздагы матурлыкны күрә белергә генә кирәк!
Нәкъ менә шуның өчен без дә, үзебезнең гимназиябездә "Сихри кыш" дип исемләнгән бәйге уздырырга булдык. Бу бәйгенең үзенчәлеге шунда, һәрбер сыйныф үзенең кулдан эшләнгән композициясен тәкъдим итәргә тиеш була, әлбәттә инде ул кышкы тематикага кагылышлы булырга тиеш. Әле бит бәйге ахырында призлы урыннар да каралган.
Сез әзерме? Әзер булсак, әйдәгез киттек...!
-
Фотозона 13.12.2022

Игътибар! Игътибар! Барыгызны да гимназиябезнең 4 нче катында урнашкан атриумда , фотозона янында көтеп калабыз!
Кышкы фотозоналарны үз кулларың белән бизәү - очрашуның иң истәлекле, иң кызыклы мизгелләрен фотога төшерү өчен менә дигән мөмкинлек. Әлбәттә, матур җиһазланган фонда фото яки видеода төшү һәм фото яхшырак килеп чыга. Рәхим итегез!
-
“Россия – минем тарихым” 13.12.2022

13 нче декабрь көнне 7Б сыйныфы укучылары тарих укытучысы Гөлчәчәк Әсхәтовна белән Казан ярминкәсенең “Россия – минем тарихым” мультимедиа паркында Петр I 350 еллыгына багышланган «А о Петре ведайте…» дип исемләнгән күргәзмәгә бардылар. Укучыларга илебез тарихы буенча дәрестән тыш өстәмә яңа кызыклы мәгълүмат зур кызыксыну уятты.
-
Сандугач теле кирәк! 12.12.2022

"Җырла, җырла дип әйтәсез,
Сезгә нинди җыр кирәк?
Сезнең алда җыр җырларга
Сандугач теле кирәк!" - дип өздереп җырлаучы 2б сыйныфында белем алучы егетебез Замилов Вильдан "Рождественское сияние" дип исемләнгән конкурста катнашып, район турында 1 нче дәрәҗәле лауреат булды һәм шәһәргә үтте . Афәрин Вильдан
Алга таба да зур уңышлар сиңа

-
Имтиханнар 12.12.2022

Бүген гимназиябездә 9 нчы сыйныф укучылары математика фәненнән имтихан тотты.
-
"Татар кызы -2022" 11.12.2022

Татар кызы нинди була диләр,
Татар кызы ул - үзенчәлек.
Тәрбияле дә ул , оялчан да,
Шул вакытта тулы серлелек.
Милләт анасы исемен йөртәчәк татар кызы иң матур, иң саф, иң әдәпле, иң тырыш, иң акыллы, иң белемле, һәм иң миһербанлы булырга тиеш.
Ә менә безнең Сиринәбезгә килгәндә, шушы татар кызына булган хас сыйфатларны ул, үз эченә ала. Әле шулай гына да түгел, авыр чакта иң беренче булып ярдәмгә килүче дә - ул. Гимназиябез ишеген ачып керүгә үк "Хәерле иртә барчабызга да" - дип елмаеп, нур чәчеп керүе генә ни тора аның.
Каендай төз, нәфис гәүдә, өзелеп чыгардай нәзек билле бу сылу кызыбызның янып торган, зәңгәрсу күзләрендә ниндидер серлелек тә бар әле аның.
11 нче декабрь көнне Пирамида күңел ачу үзәгендә "Татар кызы -2022" бәйгесенең финалы булып узды. Бу бәйгедә 1в сыйныфы җитәкчесе Насибуллина Сиринә Ринатовна да катнашты һәм "Иң кыю кыз" номинациясендә җиңү яулады.

Афәрин Сиринә Ринатовна!
Йомгаклап, шуны әйтәсебез килә , Сиринә Ринатовна ул беркем белән дә алыштыргысыз, табигать тарафыннан тәрбияләнгән чын татар, авыл кызы.
Без анарга үз чиратыбызда киләчәктә дә уңышлар телибез! Киләчәгегез якты, өметле булсын дигән теләктә калабыз! -
Халыкара фәнни-гамәли конференция 10.12.2022

10 нчы декабрь көнне 4а сыйныфы укучысы Сабитова Дилия Ч.Т.Айтматов исемендәге 8 нче Халыкара фәнни-гамәли конференциядә "И.А.Крылов иҗаты" буенча төзелгән проекты белән "Виртуаль экскурсия" секциясендә катнашты.












