Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Сәламәт булыйк! 15.12.2022

Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы һәм дөрес тукланырга кирәк. Витаминлы ризыклар ашау бик файдалы. Шуңа күрә безгә ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга кирәк. Һәр кеше үз сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.
Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле: иртән физик күнегүләр ясарга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга, өс һәм аяк киемнәренең чисталыгын сакларга, бүлмәне даими чиста тотарга һәм җилләтергә, атнага 2-3 тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада күбрәк булырга кирәк. Физик күнегүләр кешенең тәнен дә, ихтыяр көчен дә чыныктыра. Атнага берничә тапкыр салкын су белән коенырга була. Үзеңне чыныктыру мөһим эш булып санала. Шулай ук яшәү тәртибен - хезмәтне (укуны) һәм ялны дөрес оештыру мөһим. -
Сак булыгыз: грипп! 15.12.2022

-
Татарстан Республикасы Конституция судында экскурсиядә 15.12.2022

15 нче декабрь көнне 10 сыйныф укучылары Татарстан Республикасы Конституция судында экскурсиядә булып кайттылар. Укучылар әлеге юнәлешнең барлыкка килүе, эш барышы, Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары белән таныштылар.
-
"Что? Где? Когда?" 14.12.2022

Бүген 10-11 нче сыйныф укучылары "Что? Где? Когда?" дип исемләнгән шәһәр туры бәйгесендә катнашып, Республика күләменә уздылар. Афәрин, укучылар!

Алга таба да уңышлар юлдаш булсын сезгә!

-
Э. Н. Успенскийга багышланган әдәби уен 14.12.2022

14 нче декабрь көнне Үзәк балалар китапханә хезмәткәрләре 3б һәм 3в сыйныф укучылары өчен танылган язучы Э. Н. Успенскийга багышланган әдәби уен үткәрделәр. Укучылар Эдуард Николаевичның биографиясе белән таныштылар, әсәрләре буенча сәяхәт кылдылар, Крокодил Гена һәм Чебурашка, Простоквашино геройларын искә төшерделәр, «Про Сидорова Вова» мультфильмын карадылар. Әлеге чара укучыларга бик ошады.
-
"Сихри кыш" 13.12.2022

Кыш – һәрберебезгә могҗизалар, шатлыклар китерә торган ел фасылы. Тәрәзәләрдәге бизәкләр дә, тимераякта шуу да һәм, әлбәттә, кышкы табигать күренешләре: чиксез ак киңлекләр, кар белән капланган агачлар, кар көртләре – барысы да шатланырга сәбәп була ала. Бары тик тирә-ягыбыздагы матурлыкны күрә белергә генә кирәк!
Нәкъ менә шуның өчен без дә, үзебезнең гимназиябездә "Сихри кыш" дип исемләнгән бәйге уздырырга булдык. Бу бәйгенең үзенчәлеге шунда, һәрбер сыйныф үзенең кулдан эшләнгән композициясен тәкъдим итәргә тиеш була, әлбәттә инде ул кышкы тематикага кагылышлы булырга тиеш. Әле бит бәйге ахырында призлы урыннар да каралган.
Сез әзерме? Әзер булсак, әйдәгез киттек...!
-
Фотозона 13.12.2022

Игътибар! Игътибар! Барыгызны да гимназиябезнең 4 нче катында урнашкан атриумда , фотозона янында көтеп калабыз!
Кышкы фотозоналарны үз кулларың белән бизәү - очрашуның иң истәлекле, иң кызыклы мизгелләрен фотога төшерү өчен менә дигән мөмкинлек. Әлбәттә, матур җиһазланган фонда фото яки видеода төшү һәм фото яхшырак килеп чыга. Рәхим итегез!
-
“Россия – минем тарихым” 13.12.2022

13 нче декабрь көнне 7Б сыйныфы укучылары тарих укытучысы Гөлчәчәк Әсхәтовна белән Казан ярминкәсенең “Россия – минем тарихым” мультимедиа паркында Петр I 350 еллыгына багышланган «А о Петре ведайте…» дип исемләнгән күргәзмәгә бардылар. Укучыларга илебез тарихы буенча дәрестән тыш өстәмә яңа кызыклы мәгълүмат зур кызыксыну уятты.
-
Сандугач теле кирәк! 12.12.2022

"Җырла, җырла дип әйтәсез,
Сезгә нинди җыр кирәк?
Сезнең алда җыр җырларга
Сандугач теле кирәк!" - дип өздереп җырлаучы 2б сыйныфында белем алучы егетебез Замилов Вильдан "Рождественское сияние" дип исемләнгән конкурста катнашып, район турында 1 нче дәрәҗәле лауреат булды һәм шәһәргә үтте . Афәрин Вильдан
Алга таба да зур уңышлар сиңа

-
Имтиханнар 12.12.2022

Бүген гимназиябездә 9 нчы сыйныф укучылары математика фәненнән имтихан тотты.










