Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | SKurman.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 27/Бездә укыйлар 27 |
| У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Республикакүләм акция кысаларында тематик плакатлар конкурсы 10.09.2015

"Праздник трезвости" акциясе кысаларында тематик плакатлар конкурсы узды. Җиңүчеләрне тәбриклибез, һәрвакытта тормышка уңай карашта булыгыз, сәламәтлегегезне саклагыз, үзегездәге матурлыкка омтылышны әйләнә-тирәдәгеләр белән бүлешергә онытмагыз!
-
Республиканская акция "Праздник трезвости" 07.09.2015

Мәктәбебез укучылары бүгенге көннән Республикакүләм акциягә кушылды. Аның кысаларында агитбригадалар чыгышы, тематик плакатлар конкурсы, укучылар үзидарәсе оештыруында флэш-моб планлаштырыла. Уздырылган чаралар укучыларыбыз һәм авылдашлар арасында теләктәшлек табар дип өметләнәбез
-
"Флэш-моб "Сәламәт бул! Бие!" 26.06.2015

Мәктәбебезнең "Шатлык" отряды бүген "Сәламәт бул! Бие!" Республика акциясенә кушылды. Дәртле бию көйләренә авыл халкы да битараф калмады, яшь буынның сәламәт киләчәге яшьлекнең үз кулында! Сәламәт булыгыз! Биегез! Күзләрегездә шатлык очкыннары, йөрәгегездә яшәү дәрте бер дә сүнмәсен!
-
ГТО Фестивале 24.06.2015

Ял һәм сәламәтләндерү юнәлешендә эшләгән лагеребыз сменасының соңгы көнендә ГТО Фестивале узды. Кыска арага йөгерү- кызлар өчен, озын арага йөгерү-малайлар өчен; ә менә скакалкада барысы да теләп сикерде, озынлыкка сикерүдә дә актив булды балалар һәм матур нәтиҗәләргә ирештеләр. Шулай ук биеклеккә сикерү, турникта тартылу кебек спорт төрләрендә дә сынатмады безнең укучылар. Аларны спорттагы җиңүләре белән тәбриклибез, җәйләрне исән-имин, сау-сәламәт уздыруларын телибез.
-
Хәтер һәм кайгы көне 22.06.2015

"Тамчыкай" мәктәп яны сәламәтләндерү һәм ял лагеренда ял итүче укучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган мәгълүмати линейкада катнашты. Әлеге линейкага "Үлемсез полк солдатларын" да алып бардылар алар. Сугыш китергән авыр яралар әле бүген дә сыкрый, сугыш чорындагы югалтулар ачысыннан әле бүген дә күзләр яшьләнә. Үсеп килүче буын сугыш афәтләрен күрмәсен, күп корбаннар бәрабәренә яулап алынган матур көннәрнең кадерен белсен иде. Линейка ил-көннәребезгә тынычлык һәм бәрәкәт теләп, һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алып тәмамланды.
-
Һөнәр ияләрендә кунакта 18.06.2015

Һәркем үзен киләчәктә ниндидер һөнәр иясе, кайсы да булса эшнең остасы итеп күрергә тели. Кайсы һөнәр яхшырак икәнен ачыклау максатыннан, ял итүче дусларыбыз бүген авылыбыз кибетләрендә- сатучылар, элемтә бүлегендә -хат ташучы һәм почта мөдире, авыл китапханәсендә- китапханәче, медпунктта -шәфкать туташы, мәктәптә-укытучы, техник хезмәткәрләр белән аралаштылар. Әти-әниләренең һөнәрләре турында фикер алыштылар. Нәтиҗәдә, малайлар машина йөртүче, оператор, тән сакчысы; ә кызлар исә сатучы, укытучы һөнәрләренә өстенлек бирүе ачыкланды. Үз күңелләренә якын булган һөнәр серләренә төшенү өчен, аларга, әлбәттә, бүген бик тырышып укырга, белемнәрен арттырырга һәм сау-сәламәт булырга кирәк. Без балаларның барлык теләкләренең чынга ашуын телибез, барыбызга да бәхетле киләчәк насыйп булсын.
Сурәттә: балалар сатучы Рәсимә апаларының өреп тутырыла торган бассейн турында никадәр мәгълүматлы булуын ачыклыйлар.
-
Әдәплелек көне 03.06.2015

Лагеребызда әдәплелек көне. Бу көнне , бигрәк тә, ял итүче малайларыбызга үзләрен әдәпле тоту өчен күп көч куярга туры килде. Иң шук, иң шаяннарыбыз да әдәпле булуның кеше өчен иң матур һәм күркәм, кирәкле сыйфат икәнен төшенде бүген
-
КЫҢГЫРАУНЫҢ ЧЫҢЛАВЫ, ХУШЫГЫЗ, МӘКТӘП ЕЛЛАРЫ 22.05.2015

-
ХУШ, БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘП! 21.05.2015

-
Помоги своей школе 16.05.2015







