Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | SKurman.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 27/Бездә укыйлар 27 |
| У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Башкалага- Илбашы Чыршы бәйрәменә 25.12.2015

Республикабыздагы иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе- Илбашы Чыршы бәйрәмен карарга җыелган Республикабыз уку алдынгылары арасында мәктәбебездән Әхмәтова Ә. дә бар иде. Бәйрәм тантанасы барлык укучыларны укуда, спортта, җәмәгать эшләрендә яңа җиңүләргә, яңа үрләргә рухландырсын, балачакның иң истәлекле мизгелләреннән берсе булып, хәтерләрендә озак саклансын.
-
СМС балалар акция уздыра 24.12.2015

Бүген мәктәбебзнең СМС балалары- "Шатлык" отряды әгъзалары башлангыч сыйныф укучылары өчен һәм алар катнашында "Яркая, здоровая зимушка, зима!" акциясен уздырды. Күңелле стартлар, мәктәп шугалагында ярышлар, куышлы, байрак алышлы... уеннарда укучылар бик теләп катнашты. Әлеге чара Яңа елның 1 нче гыйнварында дәвам итәчәк.Уеннарда катнашырга рәхим итегез!
-
Шәфкатьлелек бизи кешене 24.12.2015

Атна дәвамында мәктәптә шәфкатьлелек дәресләре узды. Алар кысасында укучыларга видеофильнар күрсәтелде, әдәби әсәрләрдән өзекләр буенча фикер алышулар уздырылды. Иң мөһиме, сәламәтлекләре чикле кешеләргә карата уңай мөнәсәбәт булдыру, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә карата игелеклелекнең мөһимлеген һәр бала үзләштерерлек итеп узды бу дәресләр.
-
"Яктылык бүләк ит" 21.12.2015

Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары Кырым Республикасы Бакчасарай районы халкына ярдәм йөзеннән уздырылгын Республикакүләм "Подари свет" акциясендә катнашты. Без алып килгән шәмнәр Бакчасарай халкына якты һәм тыныч тормыш, муллык, бәрәкәт символы булып янсын. Яңа ел илләргә тынычлык бирсен, гадәттән тыш хәлләр булмасын.
-
Час кода 2015 09.12.2015

В период с 4 по 13 декабря 2015 года в рамках международной акции «Всемирный час кода» проводилась акция «Час кода 2015», направленная на повышение интереса учащихся 1-9 классов к информационным технологиям и поддержку интереса к изучению информатики и программирования, повышение престижа ИТ-специальностей.
-
Яңа ел белән! Республика хәйрия акциясе 05.12.2015

Мәктәбебезнең "Шатлык"-СМС-балалар отряды җитәкчелегендә Украинаның Донецк, Луганск өлкәләрендә яшәүче балаларга Яңа ел бүләкләре җыю буенча хәйрия акциясе узды. Чит кеше кайгысына битараф булмаган һәм шушы чарада катнашкан, аны оештырган укучыларга рәхмәт белдерәбез. Үз изгелегегез яхшылык булып әйләнеп кайтсын!
Сурәттә җыелган әйберләрне барлау һәм опись төзү вакыты
-
Шәфкатьлелек бизи кешене 03.12.2015

Бүген мәктәптә Инвалидлар көненә багышланган тематик сыйныф сәгатьләре узды.
Үтә даннар, бетә маллар,
Күп эш кала күмелеп.
Күп эш калса да күмелеп,
Күмелеп калмый Игелек.
Укучыларыбызның киләчәк гомерен игелекле гамәлләр бизәсен иде. Әйләнә-тирәдәге кешеләргә карата битарафлык, гамьсезлек кебек сыйфатлар аларга чит булсын.
-
Билгесез солдат көненә багышланган чаралар 03.12.2015

Мәктәптә Билгесез солдат көненә багышланган чаралар узды. Әдәбият, тарих дәресләрендә укучылар әлеге датаның килеп чыгуы һәм әһәмияте турында махсус чыгышлар ясады. Тәнәфесләрдә сугыш чоры, фронт җырлары яңгырады. Укучылар өчен "Хәтер маршы-2015" видеоматериалларын карау оештырылды.
-
Әниләрен котлый бүген җирдә барлык балалар 30.11.2015

Җир шарының ак бәхете өчен
Яратылган җәүһәр, алтын сез.
Кешелекнең иң зур зиннәте-сез,
Тормыш яме- Әнкәй, хатын-кыз!
Бүген мәктәбебездә "Әниләрен котлый бүген Җирдә барлык балалар" дип исемләнгән кичә узды. Бәйрәм кичәсен әниләр тамаша кылды. Аларга бәйрәм бүләге итеп укучылар көче белән әзерләнгән концерт программасы күрсәтелде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
"Кайда хаклык, кайда дөреслек?" 27.11.2015

Бүген мәктәбебез укучылары катнашында Т.Миңнуллинның "Кайда хаклык, кайда дөреслек?" пьесасы сәхнәгә куелды. Спектакль татар теле һәм әдәбияты атналыгын йомгаклау чарасы буларак тәкъдим ителде.






