Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | SKurman.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 27/Бездә укыйлар 27 |
| У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Чаңгы юллары чакыра! 08.01.2016

Каникул дәвамында 5-9 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән чаңгыларга басты. Чаңгылы сәяхәтләр басу-кырлар, калкулыклар, гомумән, туган як табигате белән танышу, кышкы күренешләргә соклану, сәламәтлекне ныгыту өчен бер дигән чара.
-
Хәтер маршының чираттагы тукталышы- Нурлат 08.01.2016

Бүген мәктәбебездән бер төркем укытучылар һәм укучылар Нурлат шәһәрендә Хәтер маршы "тукталышында" булды. Очрашуда казан шәһәренең 101 нче мәктәбе укучыларыннан торган эзләнү отряды, районыбызның "Легион" эзләнү отряды һәм Бөек Ватан сугышы мемориал музее директоры М.В. Черепанов катнашты. Әлеге тәэсирле чара күңелләрне нечкәртте, сугыш афәтенең кайтавазлары булып, сугыш чорында районыбызда хәбәрсез югалган дип исәпләнеп, бүгенге көндә эзләнү отрядларының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә табылган райондашларыбызның сугыш кырларында вафат булуын раслаган документлар сугышчыларның балаларына, туганнарына тапшырылды.
-
Шугалакта дусларча очрашу 07.01.2016

Бүген мәктәп яны шугалагында Кизләү һәм Киекле авылы мәктәп командаларының хоккей буенча иптәшләрчә уены уздырылды.Уенны карарга әти-әниләр, мәктәп дуслары да килгән иде. Яңа ел ялларын күңелле һәм файдалы итеп уздыру өчен кышкы спорт төрләре- менә дигән мөмкинлек! Уен шугалак хуҗалары файдасына тәмамланды. Афәрин, егетләр, булдырасыз!
-
Кышкы саф һава, йомшак кар ява! 04.01.2016

Каникул чоры - мәктәптә балаларның аеруча шатлыклы авазлары яңгырый торган чор. Уен-көлке, шаян сүз, ярыш, узышлар һәркем күңеленә хуш килә. Мәктәп шугалагы - бөтен вакыйгаларның үзәге. Бүген исә шугалак мәйданын 1-5 нче сыйныф укучылары биләде. Алар өчен сыйныф җитәкчеләре шугалакта күңелле стартлар уздырды.
-
Каникуллар. Ур-р-ра! 01.01.2016

Яңа елның беренче көне башлангыч һәм урта звено укучыларының күңелле очрашулары, хәрәкәтле уеннар белән узды. Яңа елыбыз күңелле вакыйгаларга бай булсын!
-
Республикакүләм "Киләчәккә билет" конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү 30.12.2015

Республикакүләм "Киләчәккә билет" конкурсы җиңүчеләре арасында мәктәбебез укучысы Колмөхәммәтов З. тә бар. Ул "Киләчәк һөнәре" номинациясендә 2 нче урынга лаек булды. Афәрин!
-
Рус теленнән "чирканчык" ГИА 26.12.2015

Бүген чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз рус теленнән ДЙА форматында сынау тапшырды. Аларның эш нәтиҗәләренең уңышлы булуын телибез.
-
Яңа ел могҗизасы 26.12.2015

Башлангыч сыйныф укучылары өчен "Яңа ел могҗизасы" исемле бәйрәм тамашасы узды. Кыш бабай бүләкләреннән авыз итү өчен һәрчкемгә үз һөнәрен күрсәтергә, җырларга, биергә, елмаерга-көләргә рөхсәт ителде. Катнашучылардан бөркелгән уңай кәеф Яңа ел чыршысы утларында да чагылыш тапты. Маймыл елы һәрберебезгә уңай кәеф, укуда һәм эштә уңай нәтиҗәләр, эзләнү эшләрендә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек алып килсен.
-
"Кыш бабай килә безгә" 26.12.2015

5-9 нчы сыйныф укучылары өчен бәйрәм тамашасы алар үзләре катнашында төшерелгән "Кыш бабай килә безгә" исемле фильмны карау белән башланды. Бәйрәм тамашасы җыр, бию, уен-көлке белән үрелеп барды.
-
Нурлат МР Башлыгы Чыршы бәйрәме 25.12.2015

Мәктәбебезнең уку алдынгылары, спорт, дәрестән тыш эшчәнлек, балалар хәрәкәте лидерлары Нурлат МР башлыгы Чыршы бәйрәмен тамаша кылдылар. Бәйрәм тәэсирләре укучыларыбыз күңелендә матур хатирә булып озак сакланыр.






