Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | SKurman.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 27/Бездә укыйлар 27 |
| У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#НУРЛАТ#КУРМАНАЕВСКАЯООШ#ДонорТатарстана 20.04.2016

Донор көнендә укучылар үзидарәсе активы һәм 6-8 нче сыйныф укучылары ФАП мөдире Әхмәтова Р.Р. белән эш урыныда очрашуга барды. Әлеге чара авылдагы һөнәр ияләре белән танышу ягыннан да, медицина белгеченең донор, донорлык турында бай мәгълүмат бирүе ягыннан да әһәмиятле булды. Укучыларга очрашу ошады, игелек кылуның тагын бер ягы һәм аның өстенлекләре турында белү беркемгә дә артык түгел. Игелек җирдә ятмас, ди бит халык.
Белгеч белән истәлеккә фото
- Безнең "Алмаш" балалар иҗтимагый оешмасының ВК челтәрендә үз бите бар! id355832826 - рәхим итегез! 20.04.2016
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#НУРЛАТ#КУРМАНАЕВСКАЯООШ#Годкино 19.04.2016

"Мәрхәмәтле Татарстан-2016 " проектының бүгенге көне Кино елына багышланды. 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен "Игелекле кино" кысаларында А.Гайдарның "Тимур һәм аның командасы" исемле әсәре буенча төшерелгән нәфис фильмны карау оештырылды.
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#НУРЛАТ#КУРМАНАЕВСКАЯООШ#Годкино 19.04.2016

"Ел лидеры -2016" конкурсына "Без-Татарстан яшьләре" дип аталган видеофильм төшерелде һәм инстаграм челтәренә куелды. Карагыз, тавыш бирегез!
Роликны #молодежьтатарстана#лидергодарт#конкурсроликов#сдорт. Кульмухаметов Зульфат Ильнурович, "Лидер детского/ молодежного общественного объединения 14-17 лет" хэштегы буенча табарга мөмкин
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#НУРЛАТ#КУРМАНАЕВСКАЯООШ#ДружныйТатарстан 18.04.2016

1-2 нче сыйныф укучылары бу теманы А.Алишның "Чукмар белән Тукмар" әкияте буенча ачса, 3-4 нче сыйныфлар "Классное содружество" программасындагы материаллар белән эшләде.
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#НУРЛАТ#КУРМАНАЕВСКАЯООШ#Дружбанародов 18.04.2016

Озайтылган көн төркемендә шөгыльләнүче эзтабарларга отряд әйдаманнары "Дуслык көне" дигән уен-дәрес уздырды. Дәрес барышында дуслык төшенчәсенә билгеләмә, Интернет челтәрендәге дуслык символларына аңлатмалар эзләнде, җаваплар дәлилләнде. Дәрес ахырында төркемнең дуслык агачы бизәлде. Укучылар бик актив булдылар, дәресне оештыручылар да канәгать калды.
Дщрес "Бүген бездә дуслык көне! Дуслык белән көчле без!" дигән бердәм девиз белән тәмамланды.
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#НУРЛАТ#КУРМАНАЕВСКАЯООШ#Здороваянация 17.04.2016

<span lucida="" sans';="" font-size:="" 11px;="" line-height:="" 15.4px;" "Алмаш"="" балалар="" оешмасы="" варислары="" бу="" көнне="" тимурчылык="" ярдәме="" күрсәтте:="" Яруллина="" Мөслимә="" апа,="" Җамалетдинова="" Хәлимә="" апалар="" укучылар="" ярдәменнән="" бик="" канәгать="" калдылар.="" spanbr="" 15.4px;"="" span="">Эзтабарларыбыз исә әби-бабаларының хәлен белде, аларның балачаклары белән кызыксынды, озын гомер кичерү һәм сәламәт картлык формуласын белеште.
сурәттә: 7 нче сыйныф варислары Җамалетдинова Хәлимә апа янында.
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#НУРЛАТ#КУРМАНАЕВСКАЯООШ#ЗдорОвоЖивем 17.04.2016

"Мәрхәмәтле Татарстан -2016" проектының 2 көне сәламәт яшәү рәвешенә багышланды. Яман гадәтләрне кисәтү, озак яшәү серенә төшенү, өлкән яшьтәге авылдашларга ярдәм, әби-бабайларның хәлләрен белү, очраган кешеләр белән исәнләшү (исәнләшкән саен сәламәтлегең арта, ди әби-бабайлар!) - болар барысы да көн кадагында.
Бүген исә бездә минифутбол буенча мәктәп командалары арасында ярыш узды. Спорт-сәламәтлек нигезе икәнен бервакытта да онытырга ярамый. Сәламәт яшисе килгән һәркем спорт белән дус булырга тиеш. Без үз организмыбызга игелекле булсак, киләчәктә сәламәт һәм бәхетле булырбыз!
Сәламәтлек-бәхет юлдашы! Үз бәхетебез- үз кулыбызда! Әйдәгез, бергә, сәламәтлек иленә, куанычлы тормыш язсын гомер-гомергә!
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#НУРЛАТ#КУРМАНАЕВСКАЯООШ#Маршдобра 16.04.2016

Бүген мәктәбебез укучылары "Мәрхәмәтле Татарстан" проектына кушылды. ОППН "Форпост"-"Молния" утырышыннан соң, отряд әгъзалары проектның расписаниесен һәм көн хэштегларын чагылдырып, авылдашларны проектта катнашырга чакырып "Игелек кылырга вакыт" девизы астында белдерү ясады.
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#НУРЛАТ#КУРМАНАЕВСКАЯООШ#Маршдобра 16.04.2016

Мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары һәм урта сыйныф укучылары өчен "Игелекле идеяләр ярминкәсе" дигән психологик тренинг узды. Тренинг "Корабль" профилактик программасына нигезләп оештырылды. Катнашучыларга, бигрәк тә, "Минем кәефем нинди төстә?", "Мин игелекне ... (Нәрсәгә?)ошатам, чөнки ул..." һәм ассоциатив күнегүләр ошады. Тренингларны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Колмөхәммәтова З.Э. уздырды
Өстәмә фотоматериаллар белән тулырак мәктәбебезнең "Алмаш" балалар оешмасының ВК дагы битендә түбәндәге сылтама аша таныша аласыз https://vk.com/id355832826






