Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | SKurman.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 27/Бездә укыйлар 27 |
| У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Файдалы каникуллар 24.03.2016

Бүген Нурлат аграр техникумында уздырылган ачык ишекләр көнендә (һөнәри сынап карау) безнең мәктәпнең 9 нчы сыйныф кызлары да катнашты. Алар "Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе" мәйданчыгында "Пешекче" , "Технологг " белгечлеге буенча һөнәрне тәкъдир итү, пешекче хезмәтендә язма документлар һәм технологик карта ярдәмендә ризык пешереп карау этапларында үзләрен кызыксындырган һөнәр турында күп яңалыклар белделәр. Махсус дисципланалар укытучысы Фәйзуллина Миләүшә Якуб кызы җитәкчелегендә бәрәңге зразылары пешереп карадылар.
Гомумән алганда, бүген оештырылган чара анда катнашучы һәркемне һөнәр сайлауга бик җаваплы карарга кирәк икәненә төшендерде. Мәктәптә алынган фәнни белемнәр җыелмасының, кем генә булырга теләсәң дә, нык булуы мөһим икәнен ассызыклады.
Һөнәр сайлау- язмыш сайлау икәнне исегездән чыгармагыз!
Сурәттә Фәйзуллин М.Я. пешекче булырга теләүчеләр белән кухняда.
-
"Балалар китабы" атналыгы 14.03.2016

Бүген мәктәбебездә "Балалар китабы" атналыгын ачу иртәсе оештырылды (китапханәче Мортазина Г.Р.). Китапны кадерләп тоту, әсәр геройларын тану алардан үрнәк яки гыйбрәт алу, укылган китап буенча фикер алышу турында Шапшак һәм Китапның (иртә геройлары) бәхәсе бик кызыклы оештырылган иде.
Әлеге чара балалар китабын таныту ягыннан бик әһәмиятле булды.
-
"Безнең гармун моңлы да ул, безнең гармун җырлы да" 04.03.2016

Әйт, авылым, кайда соң моң?
Моң кайда соң, әйт, урам?- сорауларына җавап өлкән буынны гына түгел, ә бүгенге яшүсмерләрне дә борчый. Шуңа җавап йөзеннән, бүген мәктәбебездә гармуннар тарихы һәм гармун турындагы җырларга багышланган "Безнең гармун моңлы да ул, безнең гармун җырлы да" исемле җыр конкурсы (телевезион "Җырлыйк әле" программасы үрнәгендә) уздырылды. Ярышта 7-8 нче сыйныф укучылары көч сынашты. Нәтиҗәдә, гармун уйнаучы егетләр, моңлы тавышлы җырчы кызларыбыз катнашындагы бу тамаша бик күңелле һәм файдалы булды. Уен этаплары арасында тамашачыларга гармун тарихы, Татарстанның атаклы гармунчылары турында мәгълүматлар җиткерелде.
Программаны җыр дәресләрен укытучы Курамшин Р.Х. , татар теле һәм әдәбияты укытучысы Колмөхәммәтова З.Э. оештырды.
-
Парламент дәресе 11.02.2016

Бүген мәктәбебез кунагы- Киекле җирле үзидарә башлыгы, Киекле Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Габбас улы Ганиев катнашында Парламент дәресе узды. Дәрестә "Дуслык" район газетасы хәбәрчесе дә катнашты.
-
"Рождественские чтения" -укучыларның фәнни-эзләнү конференциясенең сайлап алу туры тәмам 20.01.2016

"Рождественские чтения" - XIV республикакүләм укучыларның фәнни-эзләнү конференциясенең сайлап алу туры тәмам. Мәктәбебездән З.Колмөхәммәтовның эше әлеге турны уңышлы узды, укучыбыз бүген конференциянең 2 нче турына чакыру алды.
-
Алкалы хоккей буенча авыл мәктәпләре арасында район ярышы 16.01.2016

Егетләребез бүген үз көчләрен Киекле авылында уздырылган алкалы хоккей буенча район ярышларында сынады. Призлы урынга лаек булмасалар да, команданың әзерлеге турында мактау сүзләре генә ишеттек. Уенчыларыбыз ярыштан матур тәэсирләр белән кайтты. "Иң яхшы капкачы", "Иң шәп һөҗүмче" номинацияләрендә җиңүгә исә безнең мәктәп командасыннан М.Мортазин һәм Ф.Ганиев лаек дип табылган Афәрин! Без сезнең белән горурланабыз, егетләр.
Районкүләм спорт ярышын уздыруга күп көч куйган Киекле урта гомуми белем мәктәбе җитәкчелегенә һәм физик тәрбия укытучысы Рәфис Рәис улы Гыймалетдиновка, командабыз тренеры Әсләм Закирҗан улы Кәбировка, яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Глүс Нәфыйк улы Җәләлетдиновка, мәктәбебезнең алдагы елгы чыгарылыш укучылары Риназ Әхмәтов һәм Илмир Рәхимовка мәктәп җитәкчелеге һәм ата-аналар комитеты исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Бу ярыш- алдагы зур җиңүләр алдыннан реванш алу булсын!
-
Куркаклар хоккей уйнамый 10.01.2016

Мәктәп шугалагында бүген үзләренең улларына каршы әтиләр хоккей уйнады. Уен ахырында исәп әтиләр файдасына булды. Афәрин! Сезгә карап бүгенге егетләр, мәктәп укучылары сокланды, хөрмәтле әтиләр! Сез булдырасыз, уллары белән хоккей уйнарлык әтиләребез булу белән без бик горурланабыз. Уенны оештырган Әтиләр Советына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Нурлат шәһәре үзәк мәйданына- тау шуарга! 10.01.2016

Кышкы каникул чорында ата-аналар балаларның ялларын күңеллерәк итү өчен бар көчләрен куйды. Авылыбыздан күп гаиләләр район үзәгендә оештырылган бәйрәм чараларын тамаша кылды. Ә балалар өчен иң кызыгы- боз тауларыннан шуу! Үзәк мәйдандагы чыршы янын бизәгән боз таулары каникул чорында шомарып, үз яннарына көннән-көн күбрәк бала җыя алуларына куанычтан балкыдылар. Балалар көлүе, шатлыклы авазлар , бәйрәм котлаулары әле бүген дә дәвам итә.
-
Мәүлед бәйрәме 09.01.2016

Мәктәбебез укытучылары районыбыз күләмендә пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в) хөрмәтенә уздырылган Мәүлид ән-Нәби кичәсендә катнашты.
-
Күрше авыл шугалагына- көч сынашырга 09.01.2016

Кунак ашы-кара-каршы, ди татар халык мәкале. Бүген исә хоккей сөючеләр Киекле мәктәбе шугалагында көч сынашты. Үз өеңдә стеналар да булыша дигән әйтем дөрестер, мөгаен, уен хуҗалар файдасына тәмамланды. Егетләрнең алда торган зур хоккей ярышларына әзерлекләре менә шулай дәвам итә. Аларга чын егетләр уенында уңышлар, рух ныклыгы, максатчанлык һәм уңай һава торышы телибез. Укучыларны ярышларга әзерләгән тренерларга әти-әниләр һәм мәктәп җитәкчелеге исеменнән рәхмәт белдерәбез.






