Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 816 учащихся |
| У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Телефон доверия для подростков 19.12.2025

Телефон доверия для подростков — это единый общероссийский номер, который предоставляет психологическую поддержку и консультации.
Анонимность: Звонок на телефон доверия бесплатный и анонимный, что позволяет подросткам рассказать о своих проблемах без страха оскорбления.
Круглосуточная доступность: Телефон работает круглосуточно, что позволяет подросткам получить помощь в любое время.
Консультанты: На телефоне работают специально обученные психологи и подростки, что делает общение более комфортным.
Конфиденциальность: Все разговоры являются конфиденциальными, и звонящие не обязаны сообщать свои личные данные.
Телефон доверия открыт для всех, несмотря на возраст, и предлагает возможность получить поддержку от профессионалов
Фото
-
" Йөрәк хәтере" 02.12.2025

Гимназиядә "Йөрәк хәтере" дигән исем астында махсус сугыш операциясендә балалары һәлак булган аналар белән, шул сугышта катнашучы солдатлар белән, гуманитар ярдәм оештыру үзәге җитәкчеләре белән очрашу кичәсе булды. Әлеге чара беркемне дә битараф калдырмады, чөнки очрашуда сугыш афәтен үз күзләре белән күргән, йөрәкләре аша уздырган кешеләр катнашты. Чарада бер артык сүз, артык ишарә булмады. Айрат Насафутдинов, Марсель Хакимов, Илгиз Сагидуллин, Ольга Айдимирова исемнәре шәһәрдә күпләргә таныш. Гимназия инде өченче ел рәттән әлеге шәхесләр җитәкләгән үзәкләр аша Хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызга гуманитар ярдәм җыеп озата. Бу юлы гимназия укучыларыннан гуманитар ярдәм җыю эшен волонтерлар отряды җитәкчесе Светлана Старовайтова һәм тимурчылар отряды җитәкчесе Ясирә Газизова үз өсләренә алып, намус белән башкарып чыктылар. Без, сугыш кырыннан кайтмый калган солдатларның истәлекләрен саклап, аларның әниләренә хөрмәт күрсәтеп яшәргә тиеш, чөнки ул солдатлар безнең ил иминлеге өчен яу кырында ятып калганнар. Шул хакта Украинадагы сугышта һәлак булган укучылары хакында сыйныф җитәкчеләре Светлана Старовайтова белән Светлана Григорьевна сөйләде. Сугыш китергән кайгы-хәсрәтне укучыларга "Тылсым" театр студиясе Булат Сәләховның "Яратылмый калган" әсәрен сәхнәләштереп күрсәтеп дәлилләде. Ватан, туган ил төшенчәләренең газизлеген тамашачыларга җырчы кызлар Әдилә Ишалина белән Гүзәл Шәймуратова җиткерде. Кичәне Айзат Гайнетдинов алып барды, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Нурисламова һәм гимназиянең яшьармиячеләр отряды җитәкчесе Фаик Мугинов оештырды.
Фото1, фото2, фото3, фото4, фото5, фото6
-
Энилэр бэйрэме 01.12.2025

Гимназиядә матур чаралар еш уза. Якшәмбе ялына туры килгән бәйрәм котлауларын укучылар кадерле әни-укытучыларга дүшәмбе көнне матур чара аша житкерделәр. Бәйрәм концертында популяр җырчы Нияз Хаматшинның катнашуы күңелләрне сөендерде, бәйрәм рухын күтәрде. "Тылсым" театр студиясенен яшь артистлары М. Фәйзинең "Ак калфак" әсәреннән өзек күрсәттеләр. Концертта җырчы кызлар-Гүзәл Шәймуратова белән Адилә Ишалина башкарган җырлар тамашачы күңеленә хуш килде. Әниле-кызлы Алсу-Ясминә башкаруындагы бию- бәйрәм концертының зәвыклы бизәге булды. Инзилә Абдуллина, Ясминә Фатхетдинова, Камилла Гибадуллина башкаруында шигъри композиция тамашачыларны поэзия дулкыннарында тирбәтте. "Татар кызы" шәһәркүләм бәйге җиңүчесе Әхмәтшина Мәдинә, юмористик шигырь сөйләп, чыгышын алкышларга күмдерде. Кичәне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Нурисламова оештырды, Айзат Гайнетдинов белән Альзана Хаматшина алып барды.
-
Памятки по действиям при возникновении различных угроз 24.11.2025

Порядок действий населения по сигналу ГО при нахождении дома
Порядок действий населения по сигналу ГО при нахождении на работе
Как защитить себя при беспилотной, авиационной или ракетной атаке
-
Язучылар берлегенә 45 ел 21.11.2025

Гимназиядә Язучылар берлегенә 45 ел уңаеннан әдипләрнең укучылар белән очрашу кичәсе булды, шул уңайдан гимназиягә затлы кунаклар килде: Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев — язучы, мәшһүр татар драматургы, Г. Тукай, Р. Төхфәтуллин һәм С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының халык язучысы; Алмаз Марс улы Гыймадиев ― язучы, журналист, Татарстанның 1995 елдан Журналистлар һәм 1998 елдан Язучылар берлекләре әгъзасы. 2025 елның 1 октябреннән «Казан утлары» журналының баш мөхәррире; Гөлназ Рафис кызы Нуриева - шагыйрә, журналист, “Мәйдан” журналының җаваплы секретаре, Республикакүләм әдәби бәйгеләр җиңүчесе. Кичәне гимназия директоры Лиза Нәбиуллина ачып җибәрде, ул әдипләр белән очрашуларның гимназиядә матур традициягә әйләнеп китүен ассызыклап узды. Очрашуда “Тылсым” театр студиясенең кечкенәләр группа артистлары остазлары Энҗе Шиһапова һәм Чулпан Әскарова режиссерлыгында Айгөл Әхмәтгалиеваның “Тыз-быз” әсәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Тамаша искиткеч матур булды, артистларның чыгышлары алкышларга күмелде. Кичәнең икенче өлешендә Ф.Садриевның “Таң җиле” әсәренең аналарга багышланган өзегеннән һәм Гөлназ Нуриеваның “Мин айдан коелам” шигыреннән төзелгән әдәби композиция яңгырады. Әдәби әсәрләрне сәнгатьле итеп нәфис сүз осталары Айзат Гайнетдинов, Альзана Хаматшина, Инзилә Абдуллина, Камилла Гобәйдуллина, Ясминә Фәтхетдиновалар яттан сөйләделәр. Ишалинә Әдилә башкаруында “Мәңгелек мәхәббәт” җыры беркемне дә битараф калдырмады, көчле алкышларга күмелде. Нәни җырчы Аяз Хафизовның чыгышын да тамашачы яратып кабул итте. Аннан тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Нурисламова “Мәңгелек гамь сагында” темасына чыгыш ясады, ул М.Вахитов исемендәге икенче гимназиядә укучылар белән очрашуларда булган әдипләрне барлады, мондый очрашуларның әһәмиятен аңлатты. Кичәнең өченче өлешендә кунакларга сүз бирелде. Алар киңәш-нәсыйхәтләр бирделәр, бүгенге очрашудан алган тойгылары белән уртаклаштылар. Алмаз Гыймадиев:”Бу гимназиянең башкалардан үзгә җылысы, нуры бар, сезнең укучыларыгыз тәрбияле”, -диде. Язучылар белән очрашуны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Нурисламова әзерләде һәм алып барды, аңа татар теле укытучылары Суфия Валеева, Нәзлия Гаяновна ярдәм итте.
Фото1, Фото2, фото3, фото4
-
"Татарча диктант -2025" 14.11.2025

Яр Чаллы шәһәре М. Вахитов исемендәге икенче гимназиянең 2-11 нче сыйныф укучылары, ата-аналары, киң җәмәгатьчелек вәкилләре тугызынчы тапкыр уздырыла торган"Татарча диктант -2025" Халыкара акциясендә катнаштылар. Гимназия мәйданынчында 700 артык кеше бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри хезмәтеннән алынган текст буенча диктант язды. Әлеге диктант текстының эчтәлегендә кешенең сөйләм куәте һөнәр дип бәяләнә, ир баланы татлы, мәгънәле, урынлы сөйләмгә өнди . Диктант яздырырга гимназиягә мәртәбәле җәмәгать эшлеклеләре: Яр Чаллы Язучылар берлеге рәисе Факил Сафин, журналистлардан Резидә Ганиева, Сәрия Гарипова, җырчылардан Сәрия Нәбиуллина, Илзирә Ибраһимова, А. Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар драма театрыннан Татарстанның Халык артисты Илфат Әскаров һәм театрның Әйдәп баручы артисты Лилия Минһаҗева катнашты. Акцияне ачу тантанасында әлеге мөхтәрәм затлар, матур җырлар, шигырьләр, тирән эчтәлекле мөрәҗәгатьләр белән чыгыш ясап, чарага бәйрәм төсе керттеләр. Гимназия укытучылары, нинди фән укытуларына карамастан, барысы да татарча диктант яздырдылар. Әлеге акцияне оештыруда башлап йөрүчеләр, әлбәттә,гимназия директоры Лиза Нәбиуллина, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Нурисламова, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Суфия Валеева белән Нәзлия Фатыйхова, тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Айсылу Мухаметова, педагог- организатор Ильмира Димерйел булды. Бүгенге чара безнең аңыбызда, кем генә булуыбызга карамастан " мин татар бит, телем - камил, бизәкле, матур тел" дигән фикерне тагын бер кат ныгытты.
Фото1, фото2, фото3, фото4, фото5, фото6, фото7, фото8
-
"Яшьләр сәламәт яшәү яклы" 13.11.2025

"Яшьләр сәламәт яшәү яклы" ("Молодежь за здоровый образ жизни") акциясе кысаларында гимназия укучылары каршында Яр Чаллы наркология диспансеры табиб- психологы Гүзәл Мортазина чыгыш ясады. Укучылар кеше сәламәтлегенә алкоголь, электрон сигаретлар зыяны турында видеороликлар карадылар, лектор һәр эпизодны тормыштан алынган мисаллар белән җентекләп аңлатып барды. "Сәламәтлекне яшьтән сакласаң, үзеңне начар гадәтләргә күнектермәсәң, киләчәгеңнең матур булачак, шуны аңласагыз иде. Җәмгыять аек акыллы, тәрбияле яшьләр кулында булырга тиеш",- дип чыгышын тәмамлады Гүзәл Мортазина. Әлеге профилактик чара яшүсмерләр өчен бик мөһим чараларның берсе булды.
Фото1, фото2
-
Көзге каникул 05.11.2025

Көзге каникул чорында 2"Б" сыйныфы "Шаги добра' тимурчылар отряды ЯһБИҮ оештырылган, Яр Чаллы шәһәренең 400 еллыгына багышланган "Будущее начинается здесь" кысаларында уен программасында уңышлы чыгыш ясады.
Фото
Көзге каникуллар вакытында 2 нче гимназиянең 2 нче В сыйныфы укучылары "Мастеровые " Рус драма театрында танылган әкият мотивлары буенча оригиналь куелыш карады. Анда агач малай Буратино, күп буыннарның яраткан әкият герое белән булган гаҗәеп вакыйга сурәтләнә. Шаян Буратино, чибәр Мальвина, тугрылыклы Артемон, көлкеле Дуремар һәм һич тә куркыныч булмаган Карабас белән таныштылар. Спектакльгә килгән яшь тамашачылар көтмәгәндә тылсымлы курчак дөньясына эләктеләр һәм бу мавыктыргыч тарихның катнашучылары булдылар. Матур декорацияләр һәм оста әкият геройларының искиткеч костюмнары бу спектакльне Дисней шедеврларыннан калышмый торган сәхнәләштерелгән тамаша итеп күрсәтте.
Фото
Көзге каникул чорында 5а сыйныф укучылары КАМАЗ автобильләр җыю заводына экскурсиягә бардылар. Укучылар өчен әлеге чара бик кызыклы булды.5а сыйныф җитәкчесе Шәйхаттарова Сәвия Өлфәт кызы 5а сыйныф ата -аналар комитеты белән берлектә оештырды. Укучыларның кече яшьтән һөнәри үзбилгеләнү юлын ачыклауда әлеге чара зур әһәмияткә ия.
Фото
Көзге каникул вакытында 8а сыйныф укучылары "Мастеровые" рус драма театрында спектакль карадылар. Чараны 8а сыйныф җитәкчесе Старовайтова Светлана Владимир кызы, ата -аналар комитеты оештырды. Укучылар өчен әлеге чара бик кызыклы булды. Балаларда сәнгатькә мәхәббәт уятуда әлеге чара зур әһәмияткә ия.
Фото
-
"Профессионаллар" 03.11.2025

Октябрьнең соңгы көнендә "Профессионаллар"төбәкара чемпионытының шәһәр этабы бәйгесенә старт бирелде. Ярышта 5-6 нчы сыйныф укучылары велосипед сүтеп-җыю буенча көч сынаштылар. Бәйгедә икенче гимназиянең 6 нчы сыйныф укучысы Шамсетдинов Азат катнашты, сынау этабын җиренә җиткереп башкарып чыкты. Аны әлеге ярышка гимназия базасында эшләп килүче " J-GET” клубы укытучы-тренеры Гараев Айнур Гафур улы әзерләде. Хәзер барыбыз да бераз дулкынланып нәтиҗәләр көтәбез, Азатка Һәм остазына уңышлар телибез.
Фото
-
Зур этнографик диктант 01.11.2025

Гимназиядә Зур этнографик диктант узды. Әлеге чарада актив катнашучыларның яшь аралыгы 12 яшьтән башлап 16 яшькә кадәр 165 укучы иде . Укучылар өчен каралган 20 сораудан бары берничәсе генә кыенлык тудырды. Сораулар кызыклы, төрле милләтләрнең тарихына, йолаларына, киемнәренә, көнкүрешенә караган иде. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан уздырылган чара Россиядә яшәүче халыкларны берләштерә, бер- берсенә игътибарын арттыра, үзара дуслык җепләре суза. Гимназия укучылары, әлеге чарада берничә ел рәттән катнашып, гражданлык позицияләрен күрсәтәләр.
Фото1, Фото2














