Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | gim2_chelny@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Ният -2024" 15.12.2024
Буа дәүләт драма театры оештырган "Ният -2024" региональ татар балалар театраль коллективлары фестиваль - конкурсында "Тылсым" театр студиясе икенче урын алды. Театр студиясе җитәкчеләре- тынгы белмәс иҗади шәхесләр Чулпан Әскарова белән Энҗе Шиһапова гимназия укучыларында театр сәнгатенә мәхәббәт уятуда, аларның осталыкларын чарлауда зур эш башкаралар. Укучылар, үз остазларының ышанычын акларга теләп, театр студиясендә дәртләнеп шөгыльләнәләр. Әлеге җиңү аларның чираттагысы. Тылсымчыларыбызга алга таба да уңышлар телибез!
Фотогалерея
-
Очрашу
14.12.2024
Яшүсмерләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, организмга зыян китерә торган начар гадәтләрне кисәтү максатыннан, шәһәрнең наркология диспансеры табиб- психологы Гүзәл Мортазина гимназиянең 5-11 нче сыйныф укучылары алдында чыгыш ясады. Замана чире булган вейпларның, алкогольле эчемлекләрнең, наркотикларның яшь организмга нинди зыян салуы турында сөйләнгән лекция мәгълүматлы, дәлилле булды. Бүгенге көндә сэламәт яшәү рәвешен сайлау үзеңнең киләчәгеңне билгеләүгә тиң. Әлеге очрашудан соң бу фикерне укучылар яхшы аңлаганнардыр, дип уйлыйбыз.
-
" Коррупциягә каршы көрәш көне"
13.12.2024
" Коррупциягә каршы көрәш көне" уңаеннан гимназиянең 8-11 нче сыйныф укучылары белән очрашуга Яр Чаллы шәһәр суды прокурор ярдәмчесе Рамил Каюмов килде. Ул укучыларга җәмгыять, аның төзелеше, коррупция сәбәпләре хакында сөйләде, бүгенге көндә киң таралган кибермошенничество белән бәйле җинаятьләр турында аңлатты. "Җиңел юл белән акча эшләргә теләп, закон каршында җаваплылыкка тартылган яшүсмерләрне күрү бик авыр, чөнки алар үз ата- аналарын нинди кайгыга салганнарын соңарып аңлыйлар", - диде Рамил Равилевич. Әңгәмә ахырында укучылар лекторга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Әлеге чара бик файдалы булды.
-
Билгесез солдат көне 04.12.2024
Күптән түгел гимназиядә бик мөһим чара узды. Ул 3 декабрь - Билгесез солдат көненә , 5 декабрь - Волонтерлар көненә , 9 декабрь- Ватан каһарманнары көненә дә карый торган зур масштаблы чара булды. Гимназия укучылары атна дәвамында ата- аналар белән берлектә кайнар нокталарда хәрби хезмәт узучы солдатлар өчен гуманитар ярдәм җыйдылар. Бу изге эштә һәркем үз өлешен кертте, хәтта бер ящик тутырып кофе җибәргән гаиләләр булды. Уртак көч белән 625 пар оекбаш, аннан кала 48 перчатки, гигиеник кирәк- ярвклар, чәй тәм- томнары тупланды. Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән солдатларга хатлар яздылар. Бүген шул гуманитар ярдәмне Комсомол районы хәрби комиссариатына, "Уңыш навигаторы" социаль үзәкләренә тапшыру чарасы узды. Укучылар белән очрашуга "ДШМГБарс"запастагы чик сакчылары регион оешмасы председателе Нисафетдинов Айрат үзенең оешма вәкилләре Нусратов Тимур, Тихомиров Владимир, Зиһаншин Гөлүс белән берлектә килгән иделәр. Кунаклар хәрби хезмәтнең җаваплылыгы, Ватан каршында вазифа үтәүнең әһәмияте хакында сөйләделәр. Чараны матур чыгышлары белән Ишалина Адилә, Солтанова Сафина, Гафуров Тамерлан, 4а сыйныфының кашыкчылар ансамбле бизәде. Әлеге чараны оештыруда көче кергән тәрбия эшләре ьуенча директор урынбасары Нурисламова Энҗе Әзһәм кызына, барлык сыйныф җитәкчеләренә, Яшь армиячеләр отряды җитәкчесе Могинов Фаик Фоат улына, волонтерлар отряды җитәкчесе Старовайтова Светлана Владимир кызына, кашыкчылар ансамбле җитәкчесе Хаматова Ләйсәния Бариевнага зур рәхмәт. Безнең татар халкында "Тамчыдан күл җыела", " Ил төкерсә күл була",- дигән мәкальләр бар. Чыннан да, зур эшне башкару өчен бердәм булу , бер идея белән яну кирәк. Икенче гимназия зур эш башкарды. Афәрин! Без булдырабыз!
Фотогалерея
-
Волейбол 30.11.2024
Волейбол буенча Татарстан беренчелегендә Яр Чаллы шәһәре кызлар командасы бронза призеры булды! Әлеге көчлe командада гимназиянең 6 нчы сыйныф укучысы Петрова Милена да бар. Милена " Иң яхшы саклаучы ( Самый лучший защитник) буларак билгеләп үтелде . Миленаны Зенит - Казан уенчылары Максим Михайлов белән Майка Кристенсон котлады. Милена , афәрин!
Фото
-
"КВН Юниор " 29.11.2024
Безнен гимназия укучылары : Рәсим Шәйхетдинов, Тимур Ахкямов, Раил Нуретдинов, Альмир Хафизов, Лилия Әхмәтова "КВН Юниор " республикакүләм ярымфинал уеннарында катнашып, 2 урынга лаек булдылар! " Когда- всегда" командасы капитаны Рәсим Шәйхетдинов тәжрибәле команда туплады, егетләр хактан да, шаяннар, тапкырлар, ә иң мөһиме бердәм. Гимназия командасы быелгы уку елында икенче тапкыр шәһәр данын яклап чыгыш ясады, без алар белән горурланабыз. Афәрин!
Фото
-
Хәйрия ярминкәләре 28.11.2024
Бу көннәрдә гимназиядә хәйрия ярминкәләре гөрләп узды. Әлеге чара укучыларның сәүдә эшенә сәләтләрен, логик фикерләүләрен, җитезлекләрен генә сынап калмады, ә аларның никадәр гадел, мәрхәмәтле булуларын күрсәтте. Ярминкәдән җыелган акчага ятим балаларга, инвалидларга ярдәм оештыру карала. Халыкта: " Изгелек эшлә дә суга сал, кеше күрмәсә, балык күрер ",- дигән мәкаль бар. Әлеге чарада катнашкан укучылар, укытучылар, зур йөрәкле, кешелекле булулары белән матур, чөнки алар яныбыздагы ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә битараф тугелләр.
Фотолар
-
Баскетбол 27.11.2024
Гимназиянең баскетбол кызлар командасы Шәһәр Мэры кубогына оештырылган ярышларда 3 урын алды . Остазлары физкультура укытучысы Хайруллин Нәзфәт Ашрафулла улы кызлар командасын системалы рәвештә бишенче сыйныфтан бирле тәрбияли. Әйдәгез, спортсмен кызларны котлыйк! Алар: 9-10 нчы сыйныф укучылары Азалия Камалова, Рания Давләтшина, Айсылу Шаехова, Гүзәл Галимова, Әминә Халилова, Зәринә Салахова, Зилә Зәйнуллина, Зәринә Сәхәбетдинова. Афәрин, кызлар, сез булдырасыз!
-
Әниләр көне 22.11.2024
Тиздән Әниләр көне җитә. Әлеге бәйрәм уңаеннан гимназиядә матур чаралар уза. "Гаилә- бәхет ачкычы" дигән концерт программасы белән "Энергетик" мәдәният йорты артистлары югары сыйныф укучыларына, укытучыларга концерт куйдылар. Чараның төп тематикасына туры китереп, ата-ана хакы, гаилә бәхете, туган нигез турында җырлар сайланган иде. Яшь тамашачылар концертны яратып кабул итте.
Әниләр көне уңаеннан кулдан ясалган открыткалардан күргәзмә ясау матур традициягә керде. Никадәр иҗади , сәләтле, матурлык тудыра белүче укучылар икән бездә! Ул открыткаларга салынган әниләрне ярату хисе искиткеч нәфис чәчәкләргә күчкән! Ул открыткаларда күзләрне иркәли, җаннарны дәвалый торган көч бар! Безнең күргәзмәгә рәхим итегез!
Фото1 Фото2 Фото3
-
Сак-Сок канатларының сере нәрсәдә? 18.11.2024
Чаллы филармониясе һәм “Мизгел” театр студиясе яшь артистлары катнашында С. Хафизованың "Сак-Сок канатларының сере" балалар мюзиклын гимназия укучылары яратып карадылар. Мюзикл мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә милли эчтәлектәге иҗади проектларны тормышка ашыру өчен каралган Россия Президенты гранты ярдәме белән оештырылган. Бу мюзикл — балаларның иҗади сәләтләрен үстерү белән бергә милли татар традицияләрен саклауга юнәлтелгән проект. «Мюзиклның нигезенә «Сак-Сок» бәете салынган, ләкин ул тәрбияви аспектны яхшылык җиңүе белән тәмамлана торган өметле йомгак белән алыштырган, гаиләдәге иминлекнең һәркемгә тигез бүленеп бирелгәнлеген ассызыклый торган итеп үзгәртелгән. Моннан тыш та мюзикл эчтәлегендә әдәби ачышлар күп яшеренгән, барысын да ачып салсаң, карауның тәме бетәр дип,бар нечкәлекләргә тукталмыйбыз. Мюзиклның режиссеры – Леонид Скороходов - гаҗәеп матур сәхнә әсәре тудырган. Текст, куелыш, сюжет, киемнәр – барысы да энәсеннән җебенә кадәр уйланган, яшь тамашачы зәвыгына туры килерлек итеп сайланган. Композиторлар Ильяс Камалов һәм Лилия Тарханова язган көй милли калоритларга бай, матур яңгырашлы. Мюзикл Бронислав Семичов җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры башкаруында яңгыраган музыка астында бара. Филармония артистлары Нурислам Яхин, Рэм Кәримов, Гөлназ Каюмова, Миләүшә Фазылҗанова башкарган җыр партияләре тамашачыны хис-кичереш дулкынында йөздерә, вакыйганың чынбарлыгына ышандыра. Әлеге остазлар янында ”Мизгел” театр студиясендә тәрбияләнүче яшь артистлар Илназ Кадыров, Әмирхан Йосыпов, Артур Тукранов сәхнәдә үзләрен иркен тоталар, рольләрен искиткеч оста башкаралар. Яр Чаллы филармония директоры Нәфисә Әхмәтшина җитәкләгән иҗади коллективка, 4 санлы музыка мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Раилә Тулуповага үсеп килүче буында милли зәвык тәрбияләү өчен куйган тырышлыклары өчен рәхмәт белдерәбез. Әлеге проект бик күп иҗади шәхесләрнең хыял-теләкләрен тормышка ашырып, татар милли сәнгатен заманча пропогандалауга юл ача. Сак-Сок канатларының сере менә шунда! (Энҗе Нурисламова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары).
Фотогалерея