Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | gim2_chelny@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Тылсым" театр студиясе 11.11.2024
"Тылсым" театр студиясе өчен ноябрь ае башы уңышлы яңгырларны коеп кына торды . Ун көн эчендә зур өч бәйгедә катнашып, өчесендә дә җиңүчеләр булдылар! "Бөркетләр очарга өйрәнә!" рәсәйкүләм патриотик конкурста беренче урын алдылар! Без тылсымчыларыбызны, остазларын котлыйбыз!!!Афәрин!
-
"Тылсым" театр студиясе 09.11.2024
Гимназиянең "Тылсым" театр студиясе яшь артистлары К.Тинчурин исемендәгө драма һәм комедия театры оештырган " Яшь чикләре булмаган театр" республикакүләм бөйге- фестиваленең сайлау турында катнашуы турында хәбәр иткән идек. Бүген алар әлеге бәйгенең гала-фестивалендә икенче урын яулап кайттылар! Р.Батулланың "Ана каргышы" драмасын тамашачылар бик яратып кабул иттеләр. Сәхнәгә чыккан яшь артистларның - Наилә Валеева, Кәрим Насифуллин, Дамир Вәлиевның - җаннарны тетрәндерерлек итеп уйнаулары , костюм- декорацияләрнең, ут-тавышның куелышы - болар театр сәнгатенә чын гашыйк остазлар Татарстанның атказанган артистлары Шиһапова Энҗе һәм Әскарова Чулпанның һәм алар җитәкләгән театр студиясе укучыларының бердәм зур казанышы. Афәрин, тылсымчылар!
Фото1
-
"Татарча диктант" 09.11.2024
Гимназия "Татарча диктант" акциясендә катнашу өчен, 230 кешелек мәйданчык булып теркәлде. Әлеге чараны уздыру гимназия традициясенә әйләнде. Бәйрәмчә кәеф, күтәренке күңелле ата-аналар һәм туган телен кадерләүче укучылар, диктант яздырырга килгән иҗади шәхесләр - болар әлеге чараның матур бизәкләре . Татарча диктант яздырырга җырчылардан Сәрия Набиуллина һәм Айгөл Шәйхетдинова, журналистлардан Резидә Ганиева белән Сәрия Гарипованың килүе акциягә зыялык, зәвыклык өстәде. Чарага килгән ата-аналар игьтибарына татарча белүнең әһәмияте турында видеосюжет, әлеге акция тарихы белән бәйле гимназия архивында булган фотосурәтләрдән торган презентация күрсәтелде. Акциядә катнашучыларны Сәрия Нәбиуллина, Айгөл Шәйхетдинова, Резидә Ганиева үзләренең моңлы, дәртле, гамьле җырлары белән сәламләделәр. Бәйрәм төсен алган чара, кабинетларга таралып, диктант язу белән дәвам итте. Татарча диктант акциясендә катнашкан ата- аналар чарадан туган тәэсирләре белән уртаклаштылар. "Без бүген шундый матур чарада - татарча диктант язуда катнаштык. Минем беренче генә килүем түгел, бер барган кеше гел бара. Башта шундый матур очрашу, кечкенә концерт була. Ул туган телдә аралашу, танылган кешелэр белән танышу аша оештырыла. Аннан, мәктәп елларын искә төшереп, диктант язу . Быел да чара югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Гимназия директоры Лиза Набиулллина белән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Нурисламова, татар теле укытучылары Суфия Валеева, Нәзлия Фатиха - сез милләт сагында торучы бердәм команда, рәхмәт, шундый матур итеп чара оештыргансыз, бик куңелле , файдалы чара булды. Әти-әниләр, киләсе елларда сезне акциядә катнашырга чакырам, килегез, куңел байлыгы алып кайтыгыз", - дип язды акциядә катнашкан Эльмира Нуретдинова. Мондый кайтавазлардан соң хактан да Татарча диктант акциясенең әһәмиятен аңлыйсың. Бу- үзеңне, туган телеңне хөрмәтләү, аны киң массаларга пропагандалауның бер юлы.
Фотогалерея
-
«Зур этнографик диктант» 08.11.2024
Халыклар бердәмлеге көне алдыннан «Зур этнографик диктант» мәгърифәтчелек акциясе старт алды. Гимназия укучылары Россиядә яшәүче халыкларның тарихын, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен ни дәрәҗәдә белүләрен тикшереп карый алдылар. Зур этнографик диктантта 23 укытучы һәм 137 укучы катнашты. 16 яшькә кадәрге катнашучылар 20 гомумфедераль сорауга җавап бирсә, 16 яшьтән өлкәнрәкләр 20 гомуми сорау һәм Россиянең һәр субъекты буенча уникаль 10 сорауга җавап бирделәр. Әлеге чара файдалы да, мәгълүматлы да, кызык та булды.
Фото1 Фото2
-
Чакыру 08.11.2024
Фото
-
«Экспрессия» бию ансамбле 04.11.2024
«Экспрессия» бию ансамбле “- Петербургта узган " Күңел тартуың - Артист булу" (« Призвание - Артист») халыкара бәйгедә икенче урын яулады! Гатина Лилия Вафир кызы җитәкләгән ансамбль төньяк кала тамашачысына татар халкының "Шәл бәйләдем" һәм "Яңгыр астында" заманча биюләрен тәкъдим итте. Афәрин! Татар халкының бию сәнгатен пропагандалауда күрсәткән тырышлыгыгыз, иҗади дәртегез һәм җиңүегез мактауга лаек!
Фотогалерея
-
"Тылсым" театр студиясе 02.11.2024
Гимназиянең "Тылсым" театр студиясе яшь артистлары К.Тинчурин исемендәгө драма һәм комедия театры оештырган " Яшь чикләре булмаган театр" республикакүләм бөйге- фестиваленең сайлау турында катнаштылар. Жюри хөкеменә тылсымчылар Р.Батулланың " Ана каргышы" драмасын тәкъдим иттеләр һәм уңай бәя алдылар. Тылсымчыларның остазлары- Татарстанның атказанган артистлары Шиһапова Энҗе һәм Әскарова Чулпан - укучыларның уңышлы чыгышларыннан канәгать. Театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләүче мондый чараларда катнашу укучыларга бик ошый. Афәрин, тылсымчылар!
Фотогалерея
-
Сөмбелә бәйрәме 25.10.2024
Көз уртасы җитте. Көннәр кыскаруын, һава торышынын салкынаюын тоярга да өлгердек. Соң булса да, уң булсын, дигән кебек,Көз сылуы укучыларны бәйрәмгә җыйды. Әлеге чарада Сөмбелә бәйрәме тарихы ачылды, көз турында мәкаләләрдә тупланган халык акылы һәм тәҗрибәсе шәрехләнде, табышмаклар әйтелде, агач яфракларын тану буенча бәйге булды. Сәхнәгә чыккан кызлар туган татар телләрендә үзләренең визиткаларын, сәләтләрен күрсәттеләр. Чарада дәртле биюләр, күңелле җырлар, рухланырлык шигырьләр яңгырады. Гимназия укучылары көз фасылының бөтен матурлыгын Сөмбелә кыз образында күрделәр, эстетик кыйммәтләр алдылар, туган тел хәзинәләрен барладылар, дип уйлыйбыз.
Фотогалерея
-
Профилактик чара 18.10.2024
Гимназия укучылары белән электрон сигаретларның (вейпларның) кеше организмына зыяны хакында профилактик чара узды. Укучылар белән әңгәмәдә табиб Илнар Сагиров катнашуы бик үтемле булды. Сәламәтлекне яшьтән сакларга, замана тудырган начар гадәтләргә өйрәнмәскә була, моның өчен кешенең сайлау мөмкинлеге бар. Чарадан һәркем үзе өчен кирәкле мәгълүмат алгандыр, дип уйлыйбыз.
Фото1, Фото2, Фото3
-
Солдат тормышы ничек? 06.10.2024
Солдат тормышы ничек? Бүген яшьләр Ватан каршындагы бурычларын үтәргә әзерме? Үзең яшәгән шәһәр тарихын беләсеңме? Чын дуслыкның сере нәрсәдә? Менә шушы сорауларга җавап таба торган урын - "Ватан-Ана" мемориаль комплексында урнашкан Мәңгелек ут каршындагы Беренче пост. Әлеге җаваплы хезмәт бер атнага каралган. Шушы вакыт аралыгында постчылар сугышта башларын салган шәһәрдәшләребезнең һәм яу кырыннан кайтмый калган солдатларның истәлегенә кабызылган утны күз карасыдай саклыйлар, хэрби чыныгу узалар, ил алдында үтәлергә тиешле бурыч барлыгына төшенәләр. Буген икенче гимназия укучыларыннан торган постчылар тантаналы рәвештә ант бирделәр, присяга кабул иттеләр. Гимназиянең 10 сыйныф укучылары тырышлыклары, бердәмлекләре белән аерылып торалар. Присяга кабул иткәндә, икеләтә житдилекләре йөзләренә чыккан иде. Гимназиядә гражданлык- патриотик тәрбия системага салынган булганга күрә, укучылар постта да сынатмыйлар. Яннарында остазлары Фаик Фоат улы Мөгинов аталарча кайгыртучанлык күрсәтә.
Фотогалерея