Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | gim2_chelny@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
-
Җиңү көне алдыннан
09.04.2025
Җиңү көне алдыннан 4А сыйныфы укучысы Абдулхаков Кәрим М.Җәлилнең "Бүреләр" шигырен сөйли. Рәхим итеп тыңлагыз. Видео
Мин 2 «В» сыйныфы укучысы Нурлыев Раян. Соңгы вакытта мине Бөек Ватан сугышы турында хикәяләр – кинолар бик кызыксындыра. Әнием белән Бөек җиңүнең 80 еллыгына багышлап, проект эшен башкарырга уйладык. Классташларымны да сугыш батырлары турында үзем укыган хикәяләр белән таныштырып үтәсем килде. Бу эшемне башкарганда мин батырлык турында бик күп мәкальләр белән дә таныштым, бу темага кагылышлы сүзлек тупладым. Эшемнең аерым бер игътибарга лаеклы өлеше - тарихта үзләренең эзен калдырган кечкенә герой-пионерлар турында белешмәләр. Болар барысы да дусларым өчен әзерләгән күрсәтмә материалда урын алдылар. Бөек Ватан сугышы һәр гаиләдә диярлек үз эзен – ярасын калдырган. Арабызда инде ул дәһшәтле елларны үз күзләре белән күргән ветераннарыбыз да бик сирәгәйде. Шунлыктан Бөек Ватан сугышының бар ачысын, аның тарихтагы эзен әдәби әсәрләрдән – повесть-хикәяләрдән, шигырьләрдән укып өйрәнсәк, әби-бабаларыбызның җиңү өчен нинди бәя түләгәннәрен яхшы аңларбыз! Авыр сугышны җиңеп, дөньяны зур афәттән коткарып, туган илебез бәхетле тормышка кайтарган әби-бабаларыбызга мәңге рәхмәтле булырбыз! Фото1, фото2
-
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы 05.04.2025
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан гимназиядә мәгълүмати почмаклар ясалды. Герой-шәһәрләр, батырлык күрсәткән солдатлар, укучыларның сугышта катнашкан бабалары турында язмалары әһәмиятле, чөнки алар - сугыш корбаннарын хөрмәт белән искә алу чарасының бер формасы.
Фотогалерея
-
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына
04.04.2025
Гимназия укучылары "Җиңү тәрәзәләре" шәһәркүләм акциясендә катнашалар. 10 А сыйныфы укучылары кабинет тәрәзәләрен менә ничек матур итеп бизәгәннәр! Видео
8 нче В сыйныф укучылары сугышчан поэзия әсәрләрен яратып башкаралар. Видео