Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | gim2_chelny@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
«Ак калфаклы татар кызы» 16.02.2024
«Ак калфаклы татар кызы» бәйгесендә гимназиянең иң милли җанлы гүзәл кызы Ганиева Таңсылу катнашты. Ул әлеге конкурсның бөтен таләпләренә җавап бирә: туган телендә матур итеп сөйләшә, кул эшләренә уңганлыгы бар, сәнгатьле сөйләм остасы, ә иң мөhим сыйфаты- зур мәрхәмәтле йөрәк иясе. Таңсылу беркайчан да кемнедер кабатламас, ул төрле төсләргә ия зөбәрҗәт кебек: зыялы, затлы, матурлык яратучы, камиллеккә омтылучы кыз. Ул иҗади чаралар үзәгендә кайнарга, кызыклы видеолар төшерергә, рәсем ясарга, тегәргә ярата. Шуңа өстәп Таңсылу - чын ватанпәрвәр . Бер ел эчендә ул СВО дагы хәрбиләргә ярдәм йөзеннән ике меңнән артык консерв җыеп тапшырды! Ә инде бәйгегә килгәндә, Таңсылуның бар күңел байлыгы аның үз эшләреннән торган күргәзмәдә куелган иде. Ә Сөембикә образында чыгышы күңелләрнең иң нечкә кылларын уятырлык дәрәҗәдә нәфис булуы белән сокландырды. Токмач басарга бәләкәйдән өйрәнгән булганга, ул сынауны җиңел узды. Таңсылу- таң җилләренең сафлыгын, татар кызларының сылулыгын үзенә туплаган , тәрбияле гаиләдә үскән кыз. Әлеге бәйге аның болай да көчле рухын чыныктырган, үз милләте белән горурлану хисен тагын да үстергәндер. Уңышлар сиңа, таңның сылу кызы!
Фотогалерея
-
Парламент дәресе 16.02.2024
Бүген гимназиядә Бердәм Парламент дәресе узды. Әлеге чарада 9-11 сыйныф укучылары катнашты. Җәмгыять белеме фәне укытучысы Габделвәлиева Гүзәлия Рафакъ кызы чараны ачып җибәрде . Аннан сүзне шәhәр советы депутаты Сергей Павел улы Хлебниковка бирде. Укучылар сайлау кануннары, гражданлык бурычлары, хокуклары хакында сорауларга җаваплар таптылар.
Фотогалерея
-
Хәрби-патриотик айлыгы 15.02.2024
Бүген хәрби-патриотик айлык кысаларында укучылар өчен гимназиядә hәм шәhәр күләмендә матур эчтәлекле чаралар узды: сафта йөреп хәрби җыр башкару, Герой-шагыйрь М. Җәлил туган көне уңаеннан «Ачык микрофон» акциясендә катнашу, шагыйрь hәйкәленә чәчәкләр салу, гуманитар ярдәм җыю, солдатларга хат язу. Гимназия укучыларының әлеге эшләрне ихлас башкаруларына читтән килгән ветеран хәрбиләр соклануларын белдерделәр. Муса Җәлил hәйкәленә чәчәкләр салган 8 б сыйныф укучылары, шагыйрьнең «Бер егет» шигырен яңгыраткан 5а сыйныф укучысы Насифуллин Кәримнең , Гибадуллина Камиләнең янәшәсендә гимназиянең татар теле укытучылары Валеева Суфия Васил кызы, Фатихова Назлия Гаян кызы да бар иде. Ә инде сафка тезелеп басып, хәрби әмерләрне үтәү буенча ярышта 6а, 8б сыйныф укучыларына тиңнәр булмады. «Ачык микрофон» аша 2а, 2б,3а,4а,4в,8а сыйныф укучылары М. Җәлилнең шигырьләрен яңгыраттылар. Гимназиядәге чараларга мәртәбәле жюри бәя бирде. Алар - Яр Чаллы шәhәре хәрби комиссариат хезмэткәре подполковник Минhаҗев Бари Гаптелкат улы, Чечнядагы хәрби хәрәкәт ветераны подполковник Гайниев Әхәт Заhир улы, подполковник Нәбиуллин Әхмәт Әлтәп улы, гимназиянең хөрмәтле укытучысы Могинов Фаик Фоат улы. Затлы кунаклар укучыларның тырышлыкларын югары бәяләп, яшь буынга патриотик тәрбия бирү эшен максатчан оештырган гимназия директоры Нәбиуллина Лиза Рихман кызына рәхмәтләрен белдерделәр.
Фотогалерея
-
Котлыйбыз 15.02.2024
Гимназиянең башлангыч сыйныф укытучылары булачак беренче сыйныфка укучылар туплау буенча максатчан эш алып баралар. Бүгенге көн ата-анасының мәктәпкә таләпләре, әлбәттә, зур. Аларны үз фикеренә инандыру өчен , мөгаллимнең тирән белемле укытучы, зыялы шэхес булуы кирәк. Газизова Ясирә Габдулла кызы, нэкъ шушы таләпләргә җавап бирүче мөгаллим. Ул «Балалар мәктәп алды стартында- укытучыларның да, ата-аналарның да кайгыртуында» конференциясендә уңышлы чыгыш ясады. Мәгарифнең киләчәге укучылар өчен тырышкан ышанычлы мөгаллимнәр кулында!
-
Олимпиада по окружающему миру и экологии 10.02.2024
Дорогие ученики и их родители!
В период с 6 февраля по 4 марта 2024 года на образовательной платформе Учи.ру реализуется некоммерческая инициатива - Всероссийская онлайн-олимпиада по окружающему миру и экологии (https://ecomir.uchi.ru) для учеников 1–9 классов (далее – олимпиада). Организаторами выступают АНО «Национальные приоритеты» и образовательная онлайн-платформа Учи.ру при поддержке Министерства природных ресурсов и экологии Российской Федерации и Агентства стратегических инициатив по продвижению новых проектов в рамках национального проекта «Экология». Олимпиада направлена на повышение уровня экологической осознанности и вовлечение школьников в актуальную экологическую повестку. Соревнование проводится в онлайн-формате, участие бесплатное, ученикам достаточно иметь компьютер или планшет с современным браузером и выходом в интернет. На следующий день после завершения соревнования в личные кабинеты учеников направляются дипломы, грамоты или сертификаты.
-
"Ачык ишекләр" 09.02.2024
Гимназия укучылары белән профориентацион юнәлештә максатчан эш алып барыла. Шушы көннәрдә 8-9 сыйныф укучылары В.Д. Поташов исемендәге көллияттә укучы hөнәри бәйге жиңүчеләре белән очрашуда катнаштылар. Җиңүчеләр арасында безнең гимназиянең элекке укучысы -Александров Зөфәрнең дә булуы безгә зур шатлык. Әлеге чарадан канәгать калган студентлар безгә үз видеосюжетларын тәкъдим иттеләр. Рәхим итеп, сез дэ карагыз!
Фото1 Фото2
-
"Ачык ишекләр" 09.02.2024
Гимназиянең 8б сыйныф укучылары Яр Чаллы медицина көллиятендә "Ачык ишек"ләр көнендә булып кайттылар.
Фото
-
Шаяннар һәм тапкырлар 09.02.2024
Бүген шәһәребездә эшләп килүче 1 нче санлы балалар һәм яшүсмерләр иҗат йортында Шаяннар һәм тапкырлар клубы мәктәп лигасының “Без төрле, тик без бергә” дип аталган беренче ярымфиналы уены булып узды. Анда барлыгы шәһәр мәктәпләреннән 7 команда катнашты. Гимназиянең “Komedi куб» ШТК командасы 3нче урынны яулады һәм март аенда узачак икенче ярымфинал уенында катнашу хокукына ия булды. Бары уңышлар юлдаш булсын, кадерле укучыларыбыз, сез булдырасыз!
Фото1 Фото2
-
«Әтиләр парады» 08.02.2024
Гимназиядә «Әтиләр парады» мәктәпкүләм чарасы узды. Ул гаилә кыйммәтләрен саклау, ир балаларга ата тәрбиясе үрнәген күрсәтү , физик әзерлекне пропагандалау максатыннан уздырылды. Әлеге чарада 5-6 сыйныфта укучы малайлар әтиләре белән бергәләп җитезлектә, бердәмлектә көч сынаштылар. Ярышта җиңеп чыккан Ситдиковлар гаиләсе 17 нче февральдэ шәhәркүләм бәйгедә гимназия данын яклаячаклар. Без аларга уңышлы чыгышлар телибез. Чараны оештыручы физкультура укытучылары Хәйруллин Нәсфәт Әшрәфулла улы белән Мөгинов Фаик Фоат улы укучыларның яшь үзенчәлеген, әтиләрнең психологиясен аңлап , кызыклы ярыш программасы төзегәннәр иде. Әлеге чарадан укучылар да, әтиләр дә канәгать калдылар.
Фотогалерея
-
Котлыйбыз 05.02.2024
Зур бүләк үз хуҗасын тапкан, хезмәтен зурлап бәяләгәннәр, безнең укучылар белән шөгыльләнүче шундый тренерны без дә котлыйбыз!