Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | gim2_chelny@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
«Бер булганнан бар да була!» 07.03.2024
Гимназия укучылары замана белән бергә атлыйлар. Үзе белем алган гимназияне яңа үрләргә күтәрүче Вәлиев Марат Минсабир улы - иң хөрмәтле остаз. Бер карасаң, нәни курайчыларны тезеп уйната, икенче карасаң, югары класс укучылары белән музыка коралларында уйный, өченче караганда, укытучыларга видеосюжет ясый. Бәяләп бетермәслек мәрхәмәтлелек, компетентлылык, тәрбиялелек бөркелеп торган Марат Минсабир улын хезмәттәшләре дә, укучылар да, ата-аналар да хөрмәт итә. Әле уку елы башында гына оешкан яңа төркем инде уңышлы чыгыш ясаган! Ничек моңа сокланмыйсын! «Бер булганнан бар да була!»- ди халык. Гимназия үзе тәрбияләгән укучысы, бүгенге көндә зыялы укытучысы белән чиксез горурлана.
Фото1 фото2
-
8 Март -Халыкара хатын -кызлар көне 07.03.2024
8 Март -Халыкара хатын -кызлар көне. Әлеге уңайдан бүген иртәдән гимназия Спикеры Закирова Әдилә Илһам кызы җитәкчелегендәге Укучылар советы яраткан укытучы апаларын изге теләкләр теләп, котлап каршыладылар, мактау сүзләре җиткерделәр, открытка бүләк иттеләр. Һәр елмаю сәдака, диләр. Мөгаллимә апаларның иртәдән елмаюларын күрү үзе зур бәхет. Бәйрәм кәефе һәрчак янәшәгездән атласын, бәхетле булыгыз, хөрмәтле укытучы апаларыбыз. Сез - иң зирәк, иң сабыр, иң уңган, иң кыю укытучылар. Озын гомерле, сау-сәламәт булыгыз. Ә без үз чиратыбызда яхшы укырга, тәртипле булырга тырышачакбыз, диде алар. Котлаулар 13.00 сәгатьтә Актлар залында дәвам итте. Бер сәгать дәвамында моңлы җырлар тыңладылар, дәртле биюләр карадылар. Бәйрәм кичәсен Вәлиев Марат Минсабирович җитәкләгән курайчылар ансамбле башлап җибәрде. 8 А сыйныфы укучысы - Имаметдинова Регина, 7В сыйныфы укучылары - Галимҗанова Милана, Ишалинә Әдилә, 5А сыйныфы укучысы Насифуллин Кәримнең моңлы җырлары, Гатина Лилия Вафировна җитәкләгән "Экспрессия" бию ансамбленең "Әнигә булышчылар", ("Мамины помощницы") , "Шәл бәйләдем" , "Пәрәвез" ("Паутина") һәм заманча биюләре, нәфис сүз остасы, 9В сыйныфы укучысы Ганиева Таңсылуның Фәнис Яруллинның "Хатлар яза алмыйм" дигән шигырен гаҗәеп осталык белән сөйләве, 3 кыздан торган акробатик күнегүләр - һәркемнең күңеленә хуш килгәндер. Матур кичәне алып баручылар - 7 В сыйныф укучысы - Ишалинә Әдилә, 8В сыйныфы укучысы - Гайнетдинов Айзат булды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нурисламова Энҗе Әзһәм кызы нәфис затларыбызна - әниләрне, апаларны, кызларны бәйрәм белән күңел түренә үтеп керә алырлык матур сүзләр табып котлады, бәйрәм кичәсен әзерләгән һәркемгә рәхмәтен җиткерде. Соңыннан профком рәисе Валеева Суфия Василовна бүләкләр тапшырды.
Фотогалерея
-
«Җанымнын җылысы» 06.03.2024
Гимназиянең 6а сыйныф укучылары - волонтёрлар. Быелгы уку елында сыйныф җитәкчеләре Светлана Старовойтова укучылар белән бик күп эшләр башкарды. Кулланудан чыккан батарейкалар, макулатура җыю булсынмы, 6а класс укучылары кырмыскалар кебек кайнашалар. Әле күптән түгел «Җанымнын җылысы» акциясе кысаларында гуманитар ярдәм күрсәттеләр. Кыш буе кошларга эленгән җимлекләрне чистартып, җим салып тордылар. Бүген "Азира" дигән этләр приютына юл тоттылар. Үзләре белән этләргә 4000 сумлык күчтәнәч алып бардылар. Балаларда мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләүче ата-аналарга, Светлана Владимировна кебек тынгысыз , олы йөрәкле укытучыларга, волонтер укучыларга карап сокланабыз! Чын гражданлык тәрбия үрнәге менэ шушы, дибез. Афәрин!
Фотогалерея
-
Язгы кәеф 02.03.2024
Гимназиядә укучыларга, укытучыларга язгы кәеф бүләк итәрлек кулдан ясалган открыткалар күргәзмәсе. Күңел җылысына матурлыкка соклану хисе өстәлгән гаҗәеп матур эшләр! Камиллеккә чикләр юк!
Фото1 Фото2
-
Олимпиада по финансовой грамотности и предпринимательству 01.03.2024
Дорогие ученики 1-9 классов!
С 1 по 31 марта 2024 года в рамках реализации Стратегии повышения финансовой грамотности и формирования финансовой культуры в Российской Федерации на 2024–2030 годы и в соответствии с задачами национального проекта «Малое и среднее предпринимательство и поддержка индивидуальной предпринимательской инициативы» образовательная онлайн-платформа Учи.ру (далее — платформа Учи.ру) совместно с Банком России, АНО «Национальные приоритеты», Минфином России и Минэкономразвития России реализуют ежегодную некоммерческую просветительскую инициативу — Всероссийскую онлайн-олимпиаду Учи.ру по финансовой грамотности и предпринимательству для учеников 1–9 классов (далее — олимпиада), которая входит в единый образовательный календарь Минпросвещения России. Сайт Олимпиады — http://finance.uchi.ru.
Олимпиада направлена на повышение финансовой грамотности учеников и проводится в онлайн-формате, школьникам достаточно иметь компьютер или планшет с современным браузером и выходом в интернет. Участие бесплатное. -
«Яз сулышы» 29.02.2024
«Яз сулышы» дигән концерт программасы белән «Энергетик» мәдәният йорты артистлары Лилия Мингазова, Алинә-Динә Гарифуллиналар, Лия Карамова, Лена Буханова, Илнур Фәйзуллин, Анна Катаева, Рөстәм Фаттахов, Илсөяр Зарипова гимназия укучыларына күтәренке кәеф, зәвыклы ял бүләк иттеләр. Концерт барышында укучылар шәhәр, республика тарихына кагылышлы кызыклы сорауларга җавап таптылар. Күнелле дә, файдалы да чара гимназия укучыларына бик ошады.
Фотогалерея
-
Очрашу кичәсе 29.02.2024
Бүген гимназиядә хөрмәтле әдәбият галиме , шагыйрь Әнвәр Шәрипов һәм прозаик Лира Ибраhимова белән очрашу кичәсе булды. Кунаклар «Тылсым» театр студиясе яшь артистлары башкаруында М.Кәримнең «Озын-озак балачак» әсәреннән тамаша карадылар. Әдипләр укучыларның уйнау осталыкларын югары бәяләделәр. Гимназия укучылары туган телнең кадере турында шигъри композиция әзерләгән иделәр. Ул да кунаклар күңеленә хуш килде. Гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Нурисламова әдипләр белән әдәбиятта әхлакый кыйммәтләр , сүзнең көче, әдәбиятның үткәне hәм киләчәге хакында әңгәмә корды. «Сездә башка жирдэ тоймаган жылылык бар, очрашудан күңел канәгатьлек алды»,- диде Лира Ибраhимова. Әлеге форматтагы әдәби әхлак дәресе укучыларга да ошады.
Фото1 Фото2 фото3 фото4
-
Укучы балага hөнәр сайлауда ата-ана йогынтысы 28.02.2024
Гимназиядә «Укучы балага hөнәр сайлауда ата-ана йогынтысы » дигән темага мәктәпкүләм ата- аналар җыелышы узды. Әлбәттә, иң беренче урында, балаларның тормыш иминлеге тора. «Электротехниклар» полиция бүлегеннән гимназиягә беркетелгән полиция хезмәткәре өлкән майор Милюкова Галина Ивановна яшүсмерләр арасында наркотиклар таратылу очракларына бәйле жинаять төре турында бик җентекләп аңлатты. Балаларны әлеге баләдән саклап калу юллары хакында киңәшләр бирде. Аннан сүз төрле hөнәр бирү уку йортларыннан килгән хезмәткәрләргә бирелде. Ата-аналар шәhәребездәге медицина көллияте, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетыты көллияте, КамТэк көллияте , Яр Чаллыда КФУ филиалы булган Яр Чаллы институты белән Тозелеш институты , педагогия университеты кебек уку йортларына укырга керү, аларда бирелә торган белгечлекләр, студентлар өчен тудырылган шартлар белән таныштылар, буклетлар алдылар. «Телим!Булдырам! Мөмкинлегем бар!» дигән кешегә туган шәhәребездә бер дигән hөнәр алырга була. Без җыелышта шушы фикерне ата- аналарга җит керергә теләдек.
Фотогалерея
-
Ватанның мәгърур уллары 27.02.2024
үген шәһәребезнең Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадетлар мәктәбендә юнармиялеләр арасында "Ватанның мәгърур уллары" дип аталган хәрбиләрчә атлап җыр башкару буенча шәһәркүләм финал ярышы булып узды. Анда гимназиябезнең 6А сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Старовайтова Светлана Владимировна, юнармия җитәкчесе Мугинов Фаик Фоатович) 2 нче урынга лаек булдылар. Тырышкан таш ярыр, дигәннәр борынгылар. Булдыра торган егет -кызларга карап, кем генә сокланмый икән! Афәрин, без сезнең белән горурланабыз!
Фотогалерея
-
Очрашу 26.02.2024
Бүген гимназиянең 4а сыйныф укучылары язучы Марс Ягудин белән очраштылар. «Әлеге очрашу укучылар күңелендә, матур истәлек булып, озак еллар сакланачак, чөнки Марс Ягудин балаларны бик яратып аралышты»,- диде сыйныф житәкчеләре Флузә Габдулла кызы Фәйзуллина.
Фото1 Фото2