Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | gim2_chelny@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Фатирник 08.05.2024
Гимназиябездә Марат Минсабирович җитәкләгән ансамбльләрнең "Фатирник" дип аталган йомгаклау концерты булып узды. "Фатирник"та Курайчылар, "Мизаж", Gimnazium", урта звено укучыларыннан оешкан яңа төркем чыгыш ясады. "Укучыларның сәләтләрен үстерүдә зур көч куеп искиткеч матур коцерт куйдыгыз", диде гимназия директоры Лиза Рихмановна Нәбиуллина. Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен теләде. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нурисламова Энҗе Әзһәмовна барлык укучыларның чыгышларына югары бәя бирде, Марат Минсабир улының алыштыргысыз шәхес икәнен әйтеп узды. 1-11 нче класс укучыларыннан торган концерт бик уңышлы узды. Концертка килүчеләрнең көчле алкышлары моның ачык мисалы. Афәрин, Марат Минсабирович, сез булдырасыз.Киләчәктә репертурларыгыз тагын да баетылып, яңадан-яңа иҗат казанышлары насыйп булсын!
Фотогалерея
-
«Рәсәйнең инженер кадрлары» 08.05.2024
Чиләбе каласында узган «Рәсәйнең инженер кадрлары» исемендәге Х Бөтенрәсәй профориентацион-технологик бәйгедә J-GET - Tatarstan робототехника hәм инженерия командасы «ИКаР-ДЕБЮТ» категориясен ең «Модель катлаулыгы» номинациясендә җиңү яулады. Команда составына 2, 14, 29, 39 мәктәп укучылары сайлап алынган иде. Гимназиядән 9 б сыйныф укучысы Закиров Алим hәм башка мәктәпләрдән Хамматов Раяз, Ентураев Дима, Галимов Булат, Бурганов Риназ, Гараев Юсуф катнашты. Укучыларның остазлары Гәрәев Айнур hәм Нургалеев Рамил. Бәйгене Мәскәү шәhәре Сколково инновацион үзәге оештырды. Ярыштан соң укучылар Чиләбе зоопаркында, Балалар тимерюлында, ГагаринПарк кинозалында, лазертагта күңел ачтылар. Афәрин, егетләр, Татарстан данын яклавыгыз белән горурланабыз!
Фотогалерея
-
Бөек Җиңү бәйрәме 07.05.2024
Бөек Җиңү бәйрәме якынлаша. Бу көннәрдә Батырлык дәресләре шәhәрдәге «Ватан-Ана» мемориаль комплексында hәм Орловка бистәсендәге Яуда ятып калган солдатларга куелган hәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Әлеге чараларда гимназиянең 8б, 8в сыйныф укучылары катнашты. «Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый. Илнең күкләре аяз, көннәр имин булсын, дигән теләк hәркемнең күңелендә»,- диде укучылар белән чарада катнашкан 8б сыйныф җитәкчесе Суфия Валеева. 8в сыйныф җитәкчесе Гөлшат Ризванова: «Мондый тәрбия дәресләре укучыларга нык тәэсир итә», - дип, үз фикерен белдерде.
Фотогалерея
-
Хушлашу 06.05.2024
2023-2024 нче уку елы ахырына якынлаша. Димәк, тиздән, 11 нче сыйныф укучылары унбер ел укыган гимназияләре белән хушлаша. Чыгарылыш сыйныф укучыларының истәлеккә агач утыртулары матур гадәткә әверелгән. Шуны истә тотып, бүген 11А сыйныфы (сыйныф җитәкчесе - Хаҗиева Альбина Мөдәрисовна), 11Б сыйныфы ( сыйныф җитәкчесе Сахбетдинова Раушания Робертовна) укучылары гимназия тирәсенә агач утырттылар. Гомер агышын искәртеп агачлар үсәр. Матур гамәлегезне киләчәк буыннар уңай бәяләп искә алырлар, афәрин укучылар!!!
Фото1 Фото2 Фото3 -
«Хәтер дивары» 03.05.2024
Гимназия укучылары Җиңү бәйрәме алдыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының истәлек фотосурәтләреннән «Хәтер дивары» ясадылар. Укучыларның әти-әниләр ярдәме белән кулдан ясалган открыткалары әлеге күргәзмәдә урын алды. 30 открытка «Чакматаш» балалар иҗат үзәгенә тапшырылды, ул открыткалар махсус зонада хәрби бурычларын үтәүче солдатларга озатылачак.
Фотогалерея
-
Информация о профилях обучения в 10 классе 26.04.2024
В 2024-2025 учебном году планируется открытие двух профильных 10 классов:
1) социально-экономический профиль (наполняемость - 25 человек)
2) технологический профиль (наполняемость - 25 человек)
-
Всероссийская неделя психологии 26.04.2024
В гимназии с 22 по 26 апреля прошла Всероссийская неделя психологии
Фото1 фото2
-
"Татар малае - 2024" 23.04.2024
Гимназиябезнең 6А сыйныфы укучысы Айбулат "Татар малае - 2024" бәйгесендә "Иң милли җанлы малай" номинациясендә җиңүче булды. Аны әлеге җиңүе белән котлыйбыз! Афәрин, Айбулат! Алга таба да унышлар телибез! Бәйгегә әзерләүдә күп көч куйган тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нурисламова Энҗе Әзһәм кызына, сыйныф җитәкчесе Старовайтова Светлана Владимировнага, педагог-оештыручы Билалова Гөлсинә Хөснулла кызына, шулай ук Хәбриевләр гаиләсенә - Айбулатның әнисе Светлана Ивановнага, әтисе Ринат Разиновичка, абыйсы Рөстәмгә администрация тарафыннан бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Фотогалерея
-
"Җиңү безнең йөрәкләрдә" 22.04.2024
"Нур" Яшьләр үзәгендә 9 май - Җиңү көненә карата "Җиңү безнең йөрәкләрдә" дип аталган бәйге булып узды. Анда гимназиябез укучылары да катнашты. "Театральләштерелгән куелышлар" бәйгесенең 1 нче дәрәҗә дипломы белән 6В сыйныфы укучылары: Гибадуллина Камилла, Кашапова Зилия, Фәтхетдинова Ясминәләр (Валеева Суфия Василовна әзерләде) бүләкләнде. Алар Муса Җәлилнең "Ана бәйрәме" дигән шигырен сәнгать югарылыгында сөйләделәр. 6А сыйныфы укучысы Әскәрова Ләйлә (Старовайтова Светлана Владмировна әзерләде) Муса Җәлилнең " Яшь ана" дигән шигырен сөйләп катнашучы дипломына лаек булды.
Фотогалерея
-
"Шаяннар һәм тапкырлар клубы" 16.04.2024
Шәһәребездә урнашкан 1 нче санлы балалар һәм яшьләр иҗат йортында "Шаяннар һәм тапкырлар клубы"ның финал уены булып узды. Гимназиябезнең 7Б сыйныфы укучыларыннан торган ШТК командасы: Шәйхетдинов Рәсим, Ахкиямов Тимур, Нуретдинов Раил, Хафизов Альмирлар рус телендә уйнап - 1 нче, татар телендә уйнап -2 нче урынны яуладылар. Аларның чыгышларын гимназия укучыларыннан торган җанатар дуслары көчле алкышларга күмде. Тавыш операторы - 8б сыйныфы укучысы Хәйретдинова Самира, үзләренең киңәшләре белән һәрвакыт ярдәм итеп торучы 9А сыйныфы укучылары - Хәкимуллина Кадрия, Әхмәтова Лилияләрне дә әйтеп узсаң, бик урынлы булыр. Шулай ук ярдәм кулы сузган, җиңүгә ышаныч уяткан сыйныф җитәкчеләренә, әти-әниләргә, укытучы абый - апаларга зур рәхмәт! Уенчылар Җиңүче дипломнары, бүләкләр һәм Алабуга шәһәренә сәяхәт сертификаты белән бүләкләнделәр. Афәрин егет-кызлар, сез булдырдыгыз!
Фотогалерея