МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
| Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
| E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
| Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 141 |
| У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
03.07.2023

Җәй-балалар өчен иң яхшы вакыт. Бу чорда алар ачык һавада актив вакыт үткәрә алалар. Бүген уртанчылар төркеме балалары паркта экскурсиядә булдылар. Экскурсия күзәтүчәнлекне үстерә, тирә-юнь турында күзаллауларны киңәйтә, балаларның фикерен һәм фантазиясен уята.
Лето – это самое прекрасное время для детей. В этот период они могут наслаждаться свободой и активно проводить время на свежем воздухе. Летние прогулки в саду могут быть не только развлекательными, но образовательными. Дети средней группы были на прогулке в парке.Прогулка развивает наблюдательность, расширяет представления об окружающем, будит мысль и воображение детей, а также решает вопросы нравственного воспитания. -
30.06.2023

Районыбызда "Китапханәләрнең һәм яшьләрнең туган якны өйрәнү эшчәнлеге-яңа парадигма” дип исемләнгән Татарстан Республикасы муниципаль модель китапханәләре белгечләре өчен семинар узды.
Әлеге семинарда зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балаларыбыз да бакчабызда эшләп килүче проектлар буенча чыгыш ясадылар. -
29.06.2023

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсында катнашып грант тоттык!
Грант оту ике этаптан торды. Беренче этапта югары балл җыеп, без икенче этапка үттек. Икенче этаптка балалар бакчасына бәйгенең комиссия әгъзалары килде. Алар игътибарына төрле эш алымнары, технологияләр кулланып ачык эшчәнлекләр, чаралар тәкъдим ителде.
Бәйге нәтиҗәләре буенча бакчабыз эшчәнлегенә югары бәя бирелеп, без - 2023 нче елның «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» ГРАНТын оттык! Бу- коллективның уртак тырыш хезмәте, әти-әниләрнең булышлыгы нәтиҗәсе. Алга таба да, бу бердәмлек тагы да ныгысын, югары үрләр яулауда ярдәм итсен иде. Уңышлар дәвамлы булсын! -
28.06.2023

Мәктәпкә әзерлек төркемендә Алсу Разиловна белән "Урамнарда һәм юлларда үзеңне хәвефсез тоту" дигән темага әңгәмә үтте, әңгәмәне йомгаклап балалар тәрбияви мультфильмнар карадылар, сорауларга җавап бирделәр.
-
22.06.2023

1941 елның 22 июнендә - Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн.
Уртанчылар төркемендә "22 июнь хәтер һәм кайгы көне" темасына балалар белэн тематик әңгәмә үткәрелде, балалар шул темага карата рэсемнэр ясадылар. -
15.06.2023

Рәсәй көне уңаеннан зурлар төркемендә бәйрәм белән танышу чарасы уздырылды. Балалар Рәсәй дәүләте, аның символикасы, нинди милләт вәкилләре яшәве турында сөйләштеләр, рәсемгә төшерделәр.
-
09.06.2023

Милли бәйрәм Сабантуйга әзерлек эшләре алдан башлана. Әзерләнүнең иң күңелле өлеше – ул бәйрәм үткәрү өчен яулык һәм бүләкләр җыю. Әлеге борынгыдан килгән матур гадәт, үзе бер зур бәйрәм чарасын хәтерләтә. Без коллектив белән әлеге чарада бик актив катнаштык, бүләкләр җыйдык.
-
08.06.2023

Кечкенәләр төркемендә балалар хәрәкәтле уеннар уйнарга яраталар. Саф һавада уйнау балаларга шатлык һәм сәламәтлеккә бәяләп бетергесез файда китерә. Урамда уйнаганда, күнегүләр ясаганда балаларның кыюлык, мөстәкыйльлек, җитезлек һәм осталык күрсәтергә мөмкинлекләре арта.
В младшей группе дети любят играть в подвижные игры. Подвижные игры на свежем воздухе доставляют детям радость и приносят неоценимую пользу здоровью. Играя и выполняя упражнения на улице, дети получают возможность проявлять смелость, самостоятельность, ловкость. Развивается сообразительность, внимательность, дисциплинированность. -
07.06.2023

Театр - ул һәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, могҗизалар… Сәхнәдә кечкенә генә булса да роль уйнарга теләмәгән кеше юктыр.
Уртанчылар төркеме балалары шәүлә театры ярдәмендә."Шалкан" русс халык әкиятен сәхнәләштерделәр.Үз геройлары мисалында да кыенлыклардан курыкмаска, кыюлык һәм үз-үзенә ышанычсызлыкны җиңәргә өйрәнделәр. -
06.06.2023

Зурлар төркемендә Пушкин көне узды.Тәрбияче балаларга бөек рус шагыйре тормышы турында сөйләде, Пушкин әкиятләрен укыды. Балалар әкият мотивлары буенча рәсем ясадылар, мультфильмнар карадылар. А.С. Пушкин көне безнең төркемдә Бөек рус шагыйре китапларыннан башланды. Балалар тәрбияче белән бергә китап иллюстрацияләрен карадылар, ә аннары әкиятләр укыдылар.
В старшей группе прошел Пушкинский день.Воспитатель рассказала детям о жизни великого русского поэта, читали пушкинские сказки. С большим удовольствием ребята рисовали по мотивам сказки, смотрели мультфильмы. Начался день А. С. Пушкина в нашей группе с книг великого русского поэта. Ребята вместе с воспитателем рассматривали иллюстрации книг, а потом читали сказки.






