МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
| Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
| E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
| Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 141 |
| У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
20.02.2024

Чаңгы шуу - төрле яшьтә дә файдалы. Сәламәт булыйм дисәң, вакыт табып, чаңгыларны алып кышкы урманга килергә кирәк. Сәламәт тәндә, сәламәт рух булганын онытмыйк.
Саф һавада чаңгыда шуу - сәламәтлекне ныгыта, гомерне озынайта. Бездә коллектив белән "Кояшлы Ык" ка чаңгы шуарга төштек. -
19.02.2024

"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" атналыгы кысаларында мәктәпкә әзерлек төркемендә “Юлда булсаң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел” уен-викторина бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйге әти-әниләр өчен дә, балалар өчен дә зур сынау булды. Уенда катнашучылар юлларда очрый торган киеренке хәлләрдән чыгу юлларын эзләп табу, ситуациягә карап юл билгеләрен дөрес сайлап алып урнаштыру, башваткычлар чишү, пазл җыюлар ярдәмендә көч сынашты. Бәйгебез кунагы, хөкемдары Сарман районы “Юл иминлеге ” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Алсу Разиновна әти-әни һәм бала белән берлектә үтүче чарага уңай бәя бирде.
-
15.02.2024

15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә эчтәлекле матур чара узды. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштылар, сорауларга җавап бирделәр, аның шигырьләрен тыңладылар, Муса Җәлилнең үзләре ятлаган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, матур рәсемнәр ясадылар.
-
14.02.2024

Зурлар төркеме балалары тирә-юнь белән танышу шөгылендә суган утырттылар. Без балаларга һәрдаим хезмәткә хөрмәт тәрбияләү өстендә эшлибез. Бүген балалар үзләренә белем туплап, шөгыльдән канәгать калдылар.Киләчәктә дә, әти-әниләргә булышып, чын хезмәт сөюче булып үсүләрен расладылар. Мондый шөгыльләр балаларга бик ошый. Кечкенәдән хезмәт яратып үскән бала - киләчәк буынга чын шәхес!
-
12.02.2024

"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" атналыгы кысаларында уртанчылар төркемендә «Юл йөрү билгеләре иленә сәяхәт» дип исемләнгән чара узды. Балалар светофор һәм аның төсләрен ничек белүләрен күрсәттеләр. Юл кагыйдәләре турында белемнәрен тирәнәйттеләр. Урам хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең әһәмиятен искәртеп үттеләр, тәрбияче балаларны игътибарлы булырга өйрәтүне дәвам иттеп, сөйләм телләрен тулы җөмләләр белән җавап бирүләрен үстерде.
-
09.02.2024

Мөслимебездә "Җиз кыңгырау моңнары" фестивале өченче тапкыр үтте. Әлеге чарада безнең коллектив бик актив катнашты. Килгән кунакларны кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйлады.
-
05.02.2024

Зурлар төркеме балалары белән "Мин кече энемне, сеңлемне карап нәрсә эшли алам" темасы астында әңгәмә узды. Үзләренең кече энеләре,сеңелләренә ничек ярдәм итүләрен сөйләделәр. Әңгәмә аша балаларда кече әнеләре һәм сеңлеләренә карата игелекле мөнәсәбәт тәрбияләнә; кече энеләре һәм сеңлеләре турында кайгыртучанлык күрсәтергә омтылыш; балаларда тирә-юньдәге тормыш өчен җаваплылык хисе булдырылды, якын кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләнде.
-
30.01.2024

Серле йомгак проекты кысаларында уртанчылар төркеме туку станокларында эшләделәр. Бу шөгель вак моториканы гына түгел, ә фантазияны үстерергә, санарга өйрәнергә ярдәм итә.
В соответствии рамкамах проекта "Серле йомгак" средняя группа работала на ткацких станках, что помогает научиться считать, развивать мелкую моторику и фантазию. -
29.01.2024

Парын тап, уклар уены балаларның логик фикерләвен, хәтерләрен, игътибарлылыгын үстерә. Шулай ук әйләнә тирә дөнья турында күзаллауны киңәйтә. Төсле түгәрәкләр белән уйнау уң-сул, өс-ас төшенчәләрен ныгыта, төсләрне дөрес кабул итәргэ ярдәм итә. Карточка, түгәрәкләр белән эшләү балаларның вак моторикасына да уңай йогынты ясый.
Игры "Стрелочки", " Найди пару" развивают мышление, внимание, память детей. Также расширяют представления об обьектах окружающего мира. Игры со стрелками позволяют закрепить понятия вправо-влево,вверх-вниз, правильно воспринимать цвета. Также эти игры развивают мелкую моторику. -
26.01.2024

Зурлар төркеме балалары әти-әниләр белән берлектә "Кошларга ярдәм" акциясендә катнашып кышлаучы кошларга җимлекләр ясадылар. Җимлекләргә кошлар туклансын өчен җимнәр салдылар.






