МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
| Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
| E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
| Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 141 |
| У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
18.10.2023

Зурлар төркеменә йөрүче балалар әйләнә-тирә дөнья белән танышу һәм экологик тәрбия бирү максатыннан метеомәйданчыкта шөгыльләнделәр.Балалар приборлар белән таныштылар, һава торышын билгеләделәр.Метеомәйданчыкта шөгыльләнү процессында экологик фикерләү үсеш ала, белем активлыгы һәм кызыксынучанлыклары арта. Балалар эзлекле сөйләргә , анализларга һәм нәтиҗә ясарга өйрәнәләр, сүзлек запасларын баеталар.
-
17.10.2023

Кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү шөгыле. Тема: "Кунак каршылыйбыз"
Бурычлар: савыт сабаның аерым предметлары, аларның кулланылышы турында белемнәренә төгәллек кертү; тәрбияче белән бергә кыска хикэя төзергә өйрәнүне дәвам итү; балаларны әңгәмәгә тарту; балаларда сөйләм этикетына нигез салу (исәнләшү, танышу, саубуллашу ); өлкәннәргә булышу теләге уяту; савыт-сабага сакчыл караш тәрбияләү. -
16.10.2023

Кечкенәләр төркеменнән үк хезмәт тәрбиясен бик яратып башкаралар. Балалар апаларына участоктагы яфракларны җыярга булыштылар. Кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе алган балалар мөстәкыйльлекләре, активлыклары, үзләренә хезмәт күрсәтә белүләре белән аерылып торалар. Хезмәт дөрес оештырылганда бала шатлык хисләре кичерә, хезмәтнең тәмен тоя.
-
13.10.2023

Әтиләр гаилә өчен зур тырышлык куялар, бала тәрбиясендә зур роль уйныйлар. Шуңа күрә, Россия президенты тарафыннан бу хактагы указга кул куелды һәм октябрь аеның өченче якшәмбесе – Әтилэр көне итеп билгеләнде. Шушы уңайдан уртанчылар төркеме әтиләрен чакырып бик күңелле очрашу үткәрделәр.
Балаларга әтилэр белән очрашу, күңелле уеннар уйнау, самолёт ясау, кадак кагарга өйрәнү кебек мастер-класслар, әтиләр белән бергэ ясаган гимнастика бик ошады.Тагын да шундый күңелле очрашулар булып торсын. -
12.10.2023

Уен почмагы-баланың шәхси пространствосы,анда ул ирекле уйный һәм үз эшләре белән шөгыльләнә ала,монда бала рәсем ясый,әвәли,китаплар карый. Бу аның иреге,үз-үзен тормышка ашыру пространствосы,ә үз әйберләре белән идарә итү мөмкинлеге мөстәкыйльлек һәм җаваплылык формалаштыруга ярдәм итә. Зурлар төркеме әти-әниләре белән "Баланың өйдәге урыны"темасы астында фикер алышу узды. Әти-әниләр үз тәҗрибәләре,фикерләре белән уртаклаштылар.
-
11.10.2023

Кечкенәләр төркемендә "Минем йортым" тематик көн кысаларында "Мин яшәгән йорт" дигән әңгәмә үткәрелде. Балалар туган авыл, йорт, урам исемнәрен кабатладылар, әңгәмәдән соң матур йорт рәсемен буядылар.
-
05.10.2023

В рамках "Профсоюзной недели" обновили информации в профсоюзных уголках.
На современном этапе развития общества одним из ключевых факторов успешного развития, как личности, так и различного рода организаций, является обладание нужной информацией. -
04.10.2023

Кечкенәләребез бакча территориясе буйлап сәяхәт иттеләр. Табигатьтәге көзге үзгәрешләрне күзәттеләр
-
03.10.2023

В рамках акции "Профсоюзной недели" профактив ознакомился со свежим выпуском газеты "Мой профсоюз"
-
02.10.2023

«Кояшлы Ык» ял зонасында Укытучылар һәм өлкәннәр бәйрәме уңаеннан бик матур чара узды. Әлеге чарада районыбыз мәгариф хезмәткәрләре ел дәвамында узган бәйгеләр нәтиҗәләре буенча, тәрбиядә ирешкән уңышлары өчен Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Татарстан Республикасының халык артисты Рөстәм Закиров һәм аның гаиләсе концерты исә бәйрәм бүләге буларак һәр катнашучы күңелендә матур истәлекләр калдырды.






