МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
| Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
| E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
| Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 141 |
| У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
05.06.2023

5 июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне.Шул уңайдан, зурлар төркемендә табигатькә сакчыл караш булдыру максатыннан "Табигатьне саклыйк" дип аталган чара уздырылды. Балалар, табигатьне ничек сакларга? дигән сорауга җавап эзләделәр, агачлар утырту, су сибү; чишмәләрне саклау, чистартып тору, үлән, чәчәкләрне өзмәү кебек кагыйдәләрне өйрәнделәр.
-
02.06.2023

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан "Яшьлек" спорт һәм сәламәтләндерү комплексы территориясендә уздырылган чарада зурлар төркеме балалары белән катнаштык.
-
01.06.2023

1 ИЮНЬ – ХАЛЫКАРА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ!
Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм – Балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтә. Балалар-безнең тормышыбыз чәчкәләре! Балачак – иң бәхетле һәм мәшәкатьсез вакыт ул, күңелдә җылы хисләр генә калдыра. Без һәр баланың әти-әнисе кочагында үсүен, һәр сабыйның үз бәхете белән туып, олыларның игътибарын кайгыртуын һәм мәхәббәтен тоеп яшәвен телибез. Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын. Сез - безнең киләчәгебез! Барлык балаларга да яхшы ял, ныклы сәламәтлек һәм күңелле тәэсирләр телибез.
Бәйрәм белән сезне! -
30.05.2023

Бакчабызда чыгарылыш кичәсе гөрләп узды. Күңелдәге хис-тойгыларны, рәхмәт, моңсулык, шатлык сүзләрен балалар искиткеч матур эчтәлекле шигырь һәм җырлар аша белдерде. Сабыйлар җырлаганда, биегәндә күңел тагын да йомшара, күзләргә шатлык яшьләре тула. Чыгарылыш кичәсе ата-ана өчен дә, балалар өчен дә бик мөһим матур бәйрәм чарасы. Әлеге бәйрәм сабыйларыбыз өчен зур вакыйга. Зур тормышка аяк басуның беренче баскычы. Әлеге баскычлар алар тормышында әле күп булачак!
Ә без, үз чиратыбызда, сабыйларга иң-иңнәре булуларын, белем дөньясында югалып калмыйча алга баруларын теләп саубуллашабыз! -
29.05.2023

Район мәдәният йортында эшләп килүче Асылташ балалар театры бездә кунакта булды. Алар балаларыбызга куян кызы әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
23.05.2023

Комлык. Балаларның яраткан урыны. Ком белән уйнаганда балалар төрле уенчыклар кулланалар, шул ук вакытта аларның күзаллаулары үсә, уен күнекмәләре, сөйләм камилләшә. Моннан тыш, ком фикерләүне бик яхшы үстерә: аны бүлеп, үлчәп, төрле сыйлар ясап, кисәкләргә формалаштырып була.
-
22.05.2023

22 майда Казанда Татарстанның Мөслим районы мәдәният көне узды. Чара «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында оештырылды. Кунакларны бай программа каршы алды. Мөслимлеләрнең милли ризыклары, уникаль сәнгать эшләре, табигать фотокүргәзмәләре, туган якны өйрәнү музее фондыннан җирле халыкның көнкүреш әйберләре, күп санлы мастер-класслар кунакларны үзләренә дәшеп торды. Әлеге чарада бакчабызда тәрбияләнүче Гарипова Алия үзенең нәсел шәҗәрәсен тәгъдим итте. Үзенең чыгышы белән кунакларны таң калдырды.
-
19.05.2023

Чәчәкләр шатлык һәм матурлык чыганагы. Алар безнең тормышыбызны бизи, рухыбызны күтәрә, кешеләр арасында эчкерсез дуслык билгесе булып та хезмәт итә.
Бакчабыз территориясен матурлап, җәйгә әзерләү максатыннан төрледән - төрле чәчәкләр утырттык. -
18.05.2023

Бүген Мөслим гимназиясендә "Милли мәдәни мираслар һәм гореф-гадәтләр елы" кысаларында "Мин - милләтемнең киләчәге, горурлыгы" дип исемләнгән район бәйгесенең финалы узды.
Мәктәпкә әзерлек төркеменнән Баширова Азалия җиңүче
, зурлар төркеменнән Мухаметзянов Аяз "Милләтебезнең горурлыгы" номинациясендә җиңүче булдылар. Котлыйбыз
Балаларны әзерләгән тәрбиячеләргә, әти-әниләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. -
16.05.2023

Зурлар төркеме Халыкара гаилә көне уңаеннан "Гаилә-бәхет ачкычы" дип исемләнгән түгәрәк өстәл артына җыелды. Әлеге чарага кунак итеп әти-әниләр һәм ЗАГС бүлеге мөдире Язилә Шәрипҗан кызын чакырдык. Бу очрашу балалар өчен бик кызыклы, файдалы һәм тәрбияви булды. Чара күңелле әңгәмә, сорау-җавап, җыр, матур шигырьләр белән үрелеп барды. Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, балаларда үз милләтенә, аның теленә, гаиләсенә, иленә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, горурлык хисе тәрбияләү безнең максатыбыз.






