МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
| Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
| E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
| Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 141 |
| У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
29.11.2023

"Инглизчә өйрәнәбез" проекты кысаларында балалар җыр аша төсләрне әйтергә өйрәнделәр.
В рамках проекта "Говорим по английский" дети научились произносить цвета на английском языке. Пели песни. -
28.11.2023

Уртанчылар төркемендә "Әтием, әнием һөнәре" дигэн темага ижади эшчәнлек үткәрелде. Балалар әти әнилэре ярдәме белэн бергэ аларның һөнәрләре белән танышытылар, иптәшләренә әти әнилэренен һөнәрләре турында сөйләделәр. Әти әниләр белән берлектә "Әти әнием һөнәре" дип исемләнгән матур альбом ясадылар.
-
27.11.2023

Мөслимебез кунаклар кабул итте: бездә Бөтенроссия "Каз өмәсе” фестивале узды. Мондый дәрәҗәдәге фестиваль быел өченче тапкыр үткәрелә.
Фестивальгә республикабыз районнарыннан гына түгел, ә башка күрше республика һәм өлкәләрдән дә кунаклар килде.IIl Бөтенроссия "Каз өмәсе" фестиваленең икенче көнендә бәйрәм ярминкәсендә коллектив белән актив катнаштык. Килгән кунакларны тәмле коймак, кайнар чәй белән сыйладык. -
24.11.2023

23 ноябрь көнне Иске Карамалы "Кояшкай" балалар бакчасында "Балалар бакчасында әхлакый - патриотик тәрбия" темасы астында үткәрелгән семинар - практикумда катнаштык. Семинарда шөгыльләр, мастер-класс, эш тәҗрибәсеннән чыгып чыгышлар ясалды, патриотик тәрбия темасына кагылышлы эшлекле уен белән тәмамланды.
23 ноября на базе МБДОУ Старокарамалинский детский сад "Кояшкай" прошел семинар-практикум для воспитателей ДОУ по теме "Духовно-нравственное и патриотическое воспитание в дошкольном образовательном учреждении". На семинаре были просмотрены занятия, мастер-классы, прослушаны выступления педагогов из опыта работы. Завершился семинар Деловой игрой по нравственно-патриотическому воспитанию дошкольников. -
23.11.2023

20 ноябрьдә бөтен дөньяда Халыкара балалар хокукларын яклау көне. Балалар – җәмгыятебезнең иң саклауга һәм яклауга мохтаҗ әгъзалары. Алар ныклы тәрбиягә, яхшы тормыш шартларына лаек.
Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Минем хокукларым" дигән темага әңгәмә уздырылды. Балалар үзләренең хокукларын, бурычларын "Кечкенә балаларның хокуклары" дигән модуль аша таныштылар, бар да бертигез һәм дус булырга тиешлегенә төшенделәр. Үзләре буяган рәсемнәргә карап,хокуклар турында үзләре сөйләделәр. -
22.11.2023

"Мин һәм Кызыл китап" Республика күләм үткәрелгән конкурсының муниципаль этабында җиңгән катнашучыларыбызны "Чатыр Тау" ГПКЗ Начальнигы Сарваров Ильнур Абузарович котлады. Балаларга һәм аларны әзерләгән тәрбиячеләргә диплом белән истәлекле бүләкләр тапшырды.
Начальник ГПКЗ" Чатыр Тау" Сарваров Ильнур Абузарович поздравил победителей муниципального этапа Республиканского конкурса "Я и Красная книга" и выручил им дипломы, подарки. -
21.11.2023

Кечкенәдә үк балаларның вак моторикасын үстерү буенча даими эш алып барабыз. Тәрбиячеләр көн дәвамында төрле эшчәнлекләр, дидактик уеннар (әвәләү, рәсем ясау, , пазлар, конструкторлар белән уеннар) оештыралар. Даими оештырылган эшчәнлекләр балаларның кул моторикасын гына үстереп калмый, шулай ук сөйләмнәрен, төсләрне тоемлау сәләтләрен дә үстерергә ярдәм итә.
-
20.11.2023

Зурлар төркемендә Халыкара балалар хокукларын яклау көне уңаеннан "Бурыч, хокукларны әкиятләр аша таныйбыз" дип аталган чара узды. Әлеге чара балаларга "бурыч", "хокук", закон төшенчәләре белән танышу, хокук һәм бурычларны аера белергә өйрәтү, законга хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан оештырылды. Балалар хокуклар турында презентация карадылар;"Көлкәй", "Ике кыз" мультфильмы карадылар, хокуклар ясалган таҗлардан чәчәк ясадылар.
-
17.11.2023

20 ноябрьдә бөтен дөньяда Халыкара балалар хокукларын яклау көне билгеләнә. Бу дата шунысы белән әһәмиятле, 1989 елның шушы көнендә Бала хокуклары турында Конвенция кабул ителде, ул барлык илләрдә балаларны яхшы тормыш белән тәэмин итү бурычын куя.
Шушы максаттан бакчабызда зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән берлектә чаралар, әңгәмәләр, "Нәрсә яхшы, нәрсә начар", "Яныңда синең дустың", "Без төрле, әмма хокукларыбыз бер" темасына уеннар үткәрелде.
Полиция майоры Вахитова Э.Н. белән очрашу оештырылды. Эльза Наилевна балаларны үзләренең хокуклары белән таныштрды. Әлеге очрашу балаларда зур кызыксыну уятты. Балалар үзләренең хокуклары белән таныштылар, кызыксындырган сорауларга җавап таптылар. "Сорау-җавап" уены очрашуны тагын да тулыландырып, җанландырып җибәрде. -
16.11.2023

Курчак театрын белеп куллану балалар бакчасының көндәлек эшчәнлегендә зур ярдәм булып тора. Курчак театры балаларга зур шатлык биреп кенә калмый, эстетик тәрбия дә бирә, сөйләмне дә үстерә, тирә-юньне аңларга да өйрәтә. Театр төрләре белән таныштыру һәм театральләшкән эшчәнлек балаларның сөйләмен активлаштыра, аларның эчке дөньясын баета. Балада сүзлек формалаша – сүзлек яңа сүзләр белән баетыла, тулылана; бәйләнешле һәм монологик сөйләм үстерелә; сөйләмнең аваз культурасы үсә; авазларның дөрес әйтелеше эшкәртелә; фонематик ишетү үсеше башкарыла; артикуляцион аппарат камилләшә. Тавыш көче һәм дикция үсә. Балалар сүзләрне ачык, аңлаешлы итеп ишетелсен өчен әйтергә өйрәнәләр. Театральләшкән эшчәнлек психотерапевтик максатларда да киң кулланыла: аралашу кыенлыгын үтү, неврозлар һәм куркулар терапиясе, кайгы күргән, якыннарын югалтуны кичергән һ.б. балаларга ярдәм итү.
Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә балалар марионетка курчакларын хәрәкәтләндереп үзләре белгән әкиятләрне сөйләп күрсәттеләр.






