МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Халык җыены 18.01.2016

Мөрәле мәдәният йортында халык җыены үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Зиннәтуллин Р.Р. узган ел башкарылган эшләр буенча халык алдында хисап тотты. Мәктәп эшчәнлегенең 2015 нче елына нәтиҗә ясап, мәктәп җитәкчесе Лилия Тәлгать кызы Минһаҗева чыгыш ясады.
-
Тәнәфесләр күңелле үтә 18.01.2016

Башлангыч сыйныф укучыларының тәнәфес, дәрестән тыш вакытлары кызыклы, күңелле үтә. Бу вакытларда аларның кайсыберләре сәламәтлекне ныгытуга корылган төрле хәрәкәтле уеннар уйнаса, икенче берләре фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән шашка, шахмат уеннарын якын күрә.
-
Олыларга ярдәм һәм изгелек итү бик саваплы эш-гамәл 16.01.2016

Картлар, ялгызларга һәрчак ярдәм итәргә кирәк. Аларны игътибарсыз калдырырга ярамый. Өлкәннәргә ярдәм итеп, үзебезнең киләчәгебез турында уйларга мәҗбүр булабыз, чөнки безнең дә картаер көннәребез алда. Әгәр без аларны кайгыртмасак, безне дә кайгыртмасалар, ни булыр? Татар халкының шундый мәкале бар бит, ”Үз изгелегең үзеңә кире кайтыр” дигән. Кемгә дә булса изгелек эшләсәң, күңелгә рәхәт булып китә. Дөрестән дә, шәфкатьлелек, олыларга ярдәм һәм изгелек итү бик саваплы эш - гамәл.
8-9 сыйныф укучылары Хисамиева Флюра апага һәм Әхмәтҗанова Сания апага барып карларын чистартып, хәлләрен белешеп кайттылар.
-
Районыбыз өчен тавыш бирәбез 15.01.2016

2015 елның 20 декабреннән 2016 елның 20 гыйнварына кадәр Татарстанның муниципаль районнары арасында “Иң матур бизәлгән үзәк Яңа ел чыршысы” республика бәйгесе үткәрелә. Без дә мәктәбебез укучылары белән шушы бәйгедән читтә калмаска тырышабыз. Тәнәфесләрдә районыбыз өчен тавыш бирәбез.
-
13 гыйнвар - Россия матбугаты көне 14.01.2016

13 гыйнварда Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә бу көнне 1703 елда Петр I указы буенча "Ведомости" газетасының беренче саны дөнья күргән.
Газета Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да нәшер ителгән, шул ук вакытта даими исеме булмаган диярлек - «Ведомости», «Российские ведомости», «Ведомости Московские» дип тә аталган. 1870 елның 1 гыйнварыннан почта учреждниеләрендә Россия һәм чит ил басмаларына язылу тәҗрибәсе кертелгән. Бу вакытлы матбугатка язылу үткәрү турында беренче карар булган. Ә 1914 елда илдә өч меңнән артык газета һәм журнал нәшер ителгән. 1917 елдан башлап Россия матбугат көне 5 майга - төп совет газетасы - "Правда" чыга башлаган көнгә күчерелгән һәм Совет матбугаты көне дип үзгәртелгән. Бары 1991 елда гына РФ Югары Советы Президиумының 28 декабрьдә кабул ителгән "Россия матбугаты көне турында"гы карары белән Россия матбугаты көне 13 гыйнварга күчерелгән.
Шул уңайдан мәктәптә сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Анда укучыларның гаиләләрендә нинди матбугат алдырулары һәм нинди рубрикаларны кызыксынып укулары турында сөйләшү алып барылды. Тәнәфесләрдә балалар даими яңа басмалар белән танышып баралар.
-
Бәйгеләргә әзерлек 13.01.2016

Хәзерге вакытта укучыларыбыз “Ачык балачак иле” иҗади сәнгать конкурсында катнашуга әзерлек белән мәшгуль. Әлеге конкурс балаларда зур кызыксыну уятты. Аларның максаты бәйгедә катнашып, призлы урыннар яулау.
-
Кошларга ярдәм 11.01.2016

Түбән сыйныф укучылары иртән иртүк мәктәпкә килгәндә өйләреннән кошлар өчен нинди дә булса җим алып киләләр.Кыш көне кошларны шулай кайгырту- аларны суыктан саклау чарасы. Шуның өстенә әлеге гамәлләр аша балаларда табигатькә , туган төбәккә, экологиягә караш формалаша һәм тулаем алганда, җитдирәк эшләргә этәргеч булып тора. Балалар бүгенге көндә канатлы дусларыбыз өчен сыерчык оялары ясау белән мәшгуль.
-
Педагогик киңәшмә 09.01.2016

"Укучылар арасында хокук бозуга каршы профилактик эш" дигән темага педагогик киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә "Мәгариф турындагы" закон үтәлеше каралды. Гарапова Г.М. "Хокук тәртибен бозуны кисәтүдә сыйныф җитәкчеләре эшчәнлегенең роле" дигән темага чыгыш ясады. Мәктәптә хокук тәртибен бозуны кисәтү буенча эшчәнлек торышы анализланды.
-
Активистлар чыршысы 08.01.2016

Районыбызда оештырылган "Район башлыгы чыршысы"нда мәктәбезнең актив укучылары катнашты. Алар - Сибгатов Булат, Зиннатуллин Илнар, Тимершин Алмаз һәм Мифтахов Айратлар. Укуда да, ярышларда да актив булган укучыларыбызны "Зәңгәр ут" каршында җыеп, Альберт Илгизәр улы Рәхматуллин аларны бәйрәм белән котлады. Бәйрәм укучыларыбызга бик ошады. Укучылар исеменнән барлык оештыручыларга рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Сәлам, "Салават күпере"! 06.01.2016

Лагеребызның соңгы көне тагын да күңелле үтте. Чөнки кыш уртасында да рәхәтләнеп су коену мөмкинлеге бар. Бу - районыбызның күрке булган "Салават күпере". Шунда атна саен тәннәребезне сихәтләндереп кайтабыз. Мондый мөмкинлек тагын кайда бар?! Барыгызны да шунда барырга өндибез. Рәхәтләнеп ял итегез!












