МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Лагеребыз дәвам итә 05.01.2016

Күптән көтелгән лагерьның соңгы көннәре якынлаша. Кыска гына вакыт аралыгында оештырылган ял тиз һәм файдалы үтте.
-
Күңелле ял 04.01.2016

Кышкы ял лагере ел саен оештырыла. Җәйге ял лагеренда җәйге табигать матурлыгына хозурланасың, ә кыш үзенчә матур. Менә шуңа да ял лагерьларын балалар көтеп алалар. Көн саен ниндидер яңалыкка омтыласың. Менә бүген укучылар матур открыткалар ясадылар.
-
Консультация 02.01.2016

Учитель русского языка и литературы Садриева А.З. провела консультацию по русскому языку в 9 классе. Особенно большое внимание было уделено работе над темами "Способы связи", "Выразительные средства речи" и "Сложные предложения и виды".
-
Уку елына йомгак... 28.12.2015

1 нче яртыеллык нәтиҗәләренә йомгакны мәктәп җитәкчесе Лилия Тәлгать кызы Минһаҗева ясады. 3 нче сыйныфта укучы кызларыбыз: Гөбәева Миләүшә, Зайнуллина Алия, Мадаминова Асияләр бу чиректә дә үзләренең булганлыкларын расладылар. Алар 2 нче чирекне "5"ле билгеләренә генә тәмамладылар. 10 укучы "4" һәм "5" билгеләренә өлгерә. Киләчәктә дә сынатмагыз, укучылар!
-
Яңа ел белән!!! 28.12.2015

Кадерле укытучылар, укучылар һәм ата - аналар! Менә бусагада 2016 ел. Һәр ел вакыйгаларга бай була. Яңа ел ул - үткән эшләргә йомгак ясау, киләчәккә план кору. Ә безгә бергәләп корган планнарны тормышка ашыруда сезнең ярдәм кирәк, кадерле укытучылар, укучылар һәм ата-аналар! Яңа елда да сынатмаска исәп. Яңа ел бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр, саулык-сәламәтлек алып килсен.
-
Ял лагерен ачу 28.12.2015

Кышкы ял лагерен ачу тантанасы Яңа ел бәйрәме белән тәңгәл килде. Моннан да матурырак бәйрәм бармы? Безнең кәефләр шәп, уку елын матур тәмамладык.
-
Конкурска әзерлек 26.12.2015

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, кардан төрле сыннар ясап, ишегалдын бизәү мәктәбебездә традициягә әйләнде. Ә районда исә, мәктәп һәм башка оешмаларны бизәү буенча конкурс ел саен игълан ителә. Бизәлешкә бәя бирү комиссиясе бездә дә булып китте.
-
Тренировка 24.12.2015

Укучылар иминлеген саклау, уяу булу максатыннан сыйныфларда класс сәгатьләре үткәрелсә, гомуммәктәп күләмендә гадәттән тыш хәлләр булган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә укучыларны өйрәтү эше еш башкарыла безнең мәктәптә. Шуңа да укучыларыбыз һәм хезмәткәрләр тиешле вакытта бина эченнән эвакуацияләнергә өлгерә.
-
Итоги недели русского языка и литертауры 21.12.2015
Проведение таких недель нацелено не только на повышение познавательного интереса учащихся к предмету, расширению кругозора, но и на повышение профессионального мастерства членов педагогического коллектива.Садриева А.З. наградила всех участников недели русского языка и литературы. -
Химия - балаларга! 19.12.2015

Башлангыч сыйныф укучылары химия кабинетына сәяхәт кылдылар.












