МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Игелек кылырга вакыт 16.04.2016

Һәрбер кешегә яхшылык кылу мөмкинлеге тудырыла, язгы игелекле гамәлләр атналыгына бүгеннән старт бирелә. 16 нчы апрель "Яхшы башлангычлар көне" буларак үткәрелә. Әлеге акция турында укучылар белән әңгәмәләр үткәрелде.
-
Язгы өмә 14.04.2016

Апрель ае − язның аеруча кайнап торган чагы. Җир йокыдан уяна. Яз инде тулы хокук белән үз вазифаларына керешә. Зәңгәр күктә язгы кояш елмая. Тирә - як яшәрә, матурлана. Барлык халык тирә - ягын чүп - чардан арындыра. Без дә мәктәп тирәсен җыештыру белән мәшгуль. Әйдәгез, барыбыз да ӨМӘГӘ!
-
Космонавтика көне 12.04.2016

Укучыларның космос турындагы күзаллауларын киңәйтү; логик фикерләүләрен, хәтер һәм дикъкатьлекләрен үстерү; космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан мәктәптә төрле чаралар үткәрелде.
-
Без террорга каршы 06.04.2016

Әлеге тема соңгы вакытларда бик еш яңгырый башлады. Бу чыннан да шикләнү тудыра. Шуны истә тотып, мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре үткәрелә, үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге өйрәнелә.
-
Балалар китабы - сихри бер дөнья... 02.04.2016

Балачак әкиятләре һәрберебезнең хәтеренә уелып калгандыр, мөгаен. Гомер буе укыган китапларның күбесе онытыла барса да, кечкенә чактагылары үзләренең геройлары, җете сурәтләре белән олыгайгач та күз алдыннан китми. 2- апрель - Халыкара Балалар китабы көне барыбызны да балачакка кайтарды.
-
Ата-аналар җыелышы 01.04.2016

Мәктәптә чираттагы ата-аналар җыелышы үткәрелде. Анда төрле темага кагылган сораулар каралды.
-
Канатлы дусларыбыз! 01.04.2016

1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела. Россия моңа 1927 нче елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елның 1 нче апрелендә кошлар көнен үткәрү традициягә керә. Без дә ел саен бу бәйрәмгә ныклап әзерләнәбез.
-
Педагогик киңәшмә 28.03.2016

"ФДББС таләпләре кысаларында хәзерге дәрес һәм укытучы эшчәнлеге" темасына педагогик киңәшмә үтте. Киңәшмә алдагы педсоветның карарлары үтәлешен тикшерүдән башланды. Практик өлеш- түгәрәк өстәлне тарих укытучысы Хамидуллина Альбина Искандаровна заманча дәрес формасында планлаштырган иде.
-
Имтиханнарга әзерләнәбез 25.03.2016

Консультацияләр графигы нигезендә бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек эшләре каникул көннәрендә дә дәвам итә. 9-сыйныф укучысы Сөнгатов И. белән көндәлек индивидуаль эш алып барыла.
-
Бик яхшы әйдаман! 24.03.2016

"Бик яхшы әйдаман!" конкурсында мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Сафина Илсинә үзенең 3 нче сыйныф укучылары белән район күләмендә чыгыш ясады. Ул "Йомшак күңелле, ярдәмчел" номинациясендә җиңүче булды.












